Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һава торышы куандыра

Та­тар­стан­да җы­лы һа­ва то­ры­шы, ким ди­гән­дә, си­шәм­бе­гә ка­дәр сак­ла­на­чак. Бу хак­та КФУ­ның Ме­те­о­ро­ло­гия, кли­ма­то­ло­гия һәм эко­ло­гия ат­мос­фе­ра­сы ка­фед­ра­сы җи­тәк­че­се, про­фес­сор Юрий Пе­ре­ве­ден­цев җит­ке­рә. Юрий Пе­ре­ве­ден­цев сүз­лә­рен­чә, әле­ге җы­лы һа­ва то­ры­шын шарт­лы­ча гы­на "әби­ләр чу­а­гы" дип атар­га бу­ла.

"Клас­сик "әби­ләр чу­а­гы" - ул на­чар һа­ва то­ры­шын­нан соң, ко­ры һәм ко­яш­лы һа­ва то­ры­шы ур­на­шу. Ул сен­тябрь­нең бе­рен­че яр­ты­сын­да ки­лә, тем­пе­ра­ту­ра +20 гра­дус­тан юга­ры­рак кү­тә­ре­лә. Хә­зер исә һа­ва то­ры­шы тот­рык­сыз, яң­гыр­лар бе­лән үре­леп ба­ра",- дип аң­ла­та экс­перт.

Шу­лай ук ул сен­тябрь­нең кли­ма­тик ур­та­ча тә­ү­лек тем­пе­ра­ту­ра­сы 11,5 гра­дус җы­лы тәш­кил итү­ен җит­кер­гән. Хә­зер исә тем­пе­ра­ту­ра 4-5 гра­дус­ка юга­ры. Ре­корд 2001 ел­ның 13 сен­тяб­рен­дә ку­ел­ган бул­ган - ул ва­кыт­та 26,8 гра­дус җы­лы кү­зә­тел­гән.

Бүген явым-тө­шем­сез һәм 23 гра­дус җы­лы һа­ва то­ры­шы фа­раз­ла­на. Ял көн­нә­рен­дә 20 гра­дус җы­лы, явым-тө­шем­нәр бу­ла­чак, ди ме­те­о­ро­лог­лар.Әле­ге дул­кын си­шәм­бе­гә - 19 сен­тябрь­гә ка­дәр сак­ла­ныр, дип фа­раз­ла­на.

"Әби­ләр чу­а­гы" исә, экс­перт фи­ке­рен­чә, тө­бәк­кә сен­тябрь­нең өчен­че де­ка­да­сын­да ки­лә­чәк. Ту­ла­ем ал­ган­да, бы­ел­гы сен­тябрь нор­ма­дан тыш җы­лы бу­лыр­га ох­шап то­ра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев