Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурычлыларны юлда “аулыйлар”

Халык суд приставларыннан курка иде элек. Хәзер курыкмый, ә фәкать яратмый гына. Курыкмый, чөнки кануннарны укыган, үз хокукларын яклый белә. Яратмыйлар, чөнки... Өеңә кереп телевизор, кер юу машиналарын күтәреп алып чыгып киткән кешеләрне кем яратсын ди? Сүз дә юк, кеше аңлый, приставлар ул мәхкәмә чыгарган карарны үтәүчеләр, башкаручылар гына. Әмма...

Бурычлы кешеләр арасында да төрлеләр бар бит. Кемдер өеп-өеп бурыч җыя да, бөлгән кыяфәт чыгарып, тупланган милкен берәр якын туганы исеменә рәсмиләштереп, кыйммәтле машинада утырып, типтереп яшәвен дәвам итә. Андыйлар кызганыч түгел. Бар булган акчасын эчеп, туздырып, муеннан бурычка батып яшәүче гамьсезләр дә кызгану уятмый. Ә тормыш таягы тарафыннан кыйналганнар, җәберләнгәннәрнең соңгы көнкүреш җиһазын алып китүләре күңелне елата. Суд приставлары бурычлыларны төрлечә каравыллый. Акчасы булып та, аңлы рәвештә бурычын түләмәгән кешене каравыллап тотып алып түләттерми башка чара да юк, ди алар. Шуның бер ысулы - автоинспекторлар белән бергә шәһәр урамнарында кизү тору. 21 нче сентябрьдә булды бу хәл. Сөембикә проспектында машиналар юл буйлап чылбыр-чылбыр тезелделәр. ЮХИДИ хезмәткәре машиналарны туктата, суд приставлары вәкиле бурычларын тикшерә. Янәшәдә генә салым идарәсе инспекторы да басып тора. Алар нишләп йөриләр? - Халык салымнарын үз ирке белән вакытында түләмәү сәбәпле, салым идарәсе суд приставлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, бурычлары булган кешеләрнең бурычларын мәҗбүри түләттерү максатыннан, даими рәвештә рейдлар уздыра, - ди салым идарәсе инспекторы Эльза Кашипова. Баксаң исә, чаллылыларның нәкъ менә салым буенча бурычлары күп җыелган. Моны Чаллының Беренче суд приставы башкаручысы Юлия Латинскас та ассызыклады. - Күп кешене туктаталар бүген. Төрле бурычлылар бар. Кемдер салымын түләмәгән, кемнеңдер банкка бурычлары бар. Әлегә менә 15ләп бурычлыны туктаттык. Күбесендә - салым бурычлары. - Нинди чаралар күрәсез? - Йә урында ук түлиләр, әгәр бурычлары күп булса милкен кулга алабыз, машинага арест салабыз. - Бүген ничә машинага арест салдыгыз соң әле? - Әлегә түләүләр генә кабул иттек, машиналарга арестлар салмадык. Димәк, бүген кармакларына "зур балык" лар капмаган әле. Бурычлары саллы булганнарны шулай атыйлар. Ә машиналар күп җыелган. Кайберләренә инде туктарга урын юк, йөз, ике йөз метр үтеп туктыйлар. Юл уртасында туктаучылар да бар. ЮХИДИ хезмәткәре килеп, кагыйдә бозмаслык итеп туктавын сорагач, ераккарак барып туктарга мәҗбүр булалар. Бер ир-егетне бик озак җибәрми азапладылар. Килеп кызыксындык. Виталий исемле икән. Вакытлыча эшсез. Акча түләмәгәч, эшеннән китеп барган. - Ни булды? Бурычлар бармы әллә? (Бер уйласаң, минем кеше бурычында нинди эшем бар инде?) - Минемчә, Россиядә яшәүче һәр кешенең бурычы бардыр инде ул. - Сезнең нинди бурыч? - Банкка түлисе бар. Кредит. - Нинди чара күрергә җыеналар инде хәзер сезгә? - Мин, гомумән, шуны аңламыйм, - дип юл иминлеге хезмәткәрләренең суд приставлары белән берлектә эшләүләренә карата канәгатьсезлек белдерергә тотынды Виталий. - Ни өчен ЮХИДИ хезмәткәре минем таныклыкларны суд приставларына тапшыра? Белүемчә, канун буенча, юл иминлеге хезмәткәре ул кеше таныкламаларын өченче затка бирергә тиеш түгел. Мине бу бик нык гаҗәпләндерә. Виталий бик үк хаклы түгел үзе. Өченче зат шулай ук әлеге кешенең шәхесен ачыклаучы документлары белән танышырга, тикшерергә хокуклы. Шул ук вакытта салым тикшерүчеләре дә. Алар кешедән моны таләп итә ала хәтта. Шуңа күрә суд приставлары мондый очракта өченче зат булып саналмый икән. Белгечләр шулай аңлатты. Мине бер сорау кызыксындырды: юл иминлеге сакчылары рәттән бөтен кешене дә туктатамы, әллә сайлап кынамы? Тәртибе ничек? Сорауга суд приставы вәкиле Юлия Латинскас җавап бирә. - Без Шәһәр исәп-хисап хезмәте үзәге урнаштырган камералар белән эшлибез. Аларда безнең мәгълүмәт базасы бар. Машинаның номерына карап бурычлыларны ачыклыйлар, монда рация аша хәбәр ителә, юл иминлеге хезмәткәрләре шул машинаны туктата. - Менә ничек икән... Шәһәр исәп-хисап үзәгенең "кем" икәнен генә ачыклыйсы калды. Монысы торак түләүләре буенча "кизү торучы" оешма икән. Алар да мондамы? Монда! Үзәкнең директор урынбасарына кадәр килгән - Валерий Исаев исемле. Коммуналь түләүләр буенча җыелган бурычларны җыялар. Сорауны урынбасарга бүтәнчәрәк бирдек. Үз бурычлары турында белмәүче кешеләр бар. Милекләренә арест салынгач кына бурычлары булуы ачыклана. Шушы четрекле мәсәлә, буталчыкка ачыклык кертүен сорадык. - Халык үз бурычлары турында белмәүдән зарлана. Мин сезне ышандырып әйтә алам, бу алай түгел. Чөнки без торак идарә компанияләре, шәһәр суд приставлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Халык үз бурычлары хакында белә. Идарә компанияләре бурычы булган кешеләргә белдерү хаты җибәрә. Аннары мәхкәмәдән шундый ук хат килә. Карар чыккач, суд приставлары "карарны башкару эше кузгатылды" дип белдерү хаты юллый... Торак түләүләре буенча анысы шулайдыр. Ә менә юл-йөрү кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафлар буенча буталчыклар чыкканда ничек? Әнә, безнең алда ук моңа бер мисал табылды. Озак еллар автобус йөртүчесе булып эшләгән Владимир Маяковның 2014 елдагы штрафын актарып чыгардылар. Владимир әфәнденең күзе маңгаенда: нинди штраф ул, каян килгән? - "Сәлам хатлары"н вакытында җибәрергә кирәк. Шуннан соң вакытында түләрбез штрафларны. Хәзер бит вакытында түләү отышлы да. Ташламалар тәкъдим ителә. 500 сум түләгәнче, 250 сум түлим мин. Аерма бир бит. - Ә бу штраф турында белә идегезме? - Юк, белмәдем. Мин штарфларны һәрвакыт вакытында түлим. Яңа штрафлар юк бит берсе дә. Мин бит ЮХИДИ идарәсенә бардым, анда тикшереп карадылар, бернинди штраф та чыкмады. Ә монда 2014 елдагысын казып чыгарганнар. Могҗиза ниндидер. Валерий әфәнде түләргә мәҗбүр булды. Бар бит, чыккан бит, түләми нишлисең, ди. Әнә, шәхси эшмәкәр яшь кенә егет - Марсель Гайнуллинны да туктатканнар. Ул да шулай, ди. - Мең ярым штрафым бар икән. Онытканмын мин аның турында. Искә төшерделәр. Түлим инде хәзер, башка чара юк. Мондый рейдлар даими уздырылачак, диде канун сакчылары. Бурычлыларны юлга чыгып ауламыйча, бүтәнчә түләттереп булмый диләр. Шуңа мөмкинлегең булса, үз иркең белән түләү яхшырак дип искәртәләр. Канун сакчыларына каршы килеп булмый. Дөрес әйтәләр бит. Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев