Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы яр буйлары яңара

ГЭС бистәсендәге яр буен төзекләндерүне шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзенең шәхси контролендә тота. Ул биредә даими күчмә киңәшмәләр уздыра. Аның чираттагысы узган шимбәдә үтте. Наил Гамбәр улы "Тәүбә" мәчетенән башлап төзелеш барышы белән танышты. Биредә тиздән җәяүлеләр юлына брусчатка салыначак. Мәчет янына җир китереп, чәчәкләр утыртачаклар. Агачларга су сибү системасы...

Төзүчеләр пляжга төшү юлын да ясый башлаганнар. Тиздән диварларына үзенчәлекле 10 эскәмия урнаштырылачак. Велосипед һәм җәяүлеләр юллары күпер астына кадәр үк сузылган. Күпернең түбәсен төзекләндерү эшләре дә дәвам итә. Яңартылган яр буенда 15 предприятие үзенең эшчәнлеген алып барырга теләк белдергән. Аның берсе 80 урынга исәпләнгән кафе. Шәһәр җитәкчесе аның янына машина кую урыны ясарга тәкъдим итте. "Сентябрь аена кадәр яр буендагы барлык капиталь корылмаларга документлар әзерләргә кирәк", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев