Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фатир өчен түләмәсәң – машинасыз калырсың

"Паритет" идарә итү компаниясе фатир өчен бурычлары булган кешеләр белән көрәшнең яңа ысулын гамәлгә кертте. Башкарма комитет каршысында барлыкка килгән яңа бүлекчә, заманча җиһаз белән, әҗәтле кешенең счетына керә һәм фатир хуҗасыннан бурычны "түләтә". Шундый эчтәлектәге белдерүләр "Паритет" карамагындагы йортларның подъездларында элеп куелган инде.

Яңа бүлекчәне "Ремжилстрой" компаниясенең элеккеге юридик бүлек башлыгы Валерий Исаев җитәкли. Аның әйтүенчә, бу бүлек коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерүдә идарә компанияләренә ярдәм йөзеннән оештырылган. Ул юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары, суд приставлары һәм идарә компанияләре эшен берләштерә. "Хәзер без "Юл приставы" комплексын кулланабыз. Урамнарга чыгабыз, бурычлы кешеләрнең машиналарын туктатабыз",- ди ул.

"Юл приставы" белән юл хәрәкте иминлеге инспекторлары һәм суд приставлары элек тә, салымнар кайтару буенча эшлиләр иде. "Хәзер без территорияләр буенча да рейдлар оештырабыз. Миннән һәм суд приставларыннан тыш, әлеге чараларда идарә компаниясе белгечләре дә катнаша.

Канун буенча, һәр бурычлыга әҗәтен түләү өчен вакыт бирелә. Аңа сыешмаган затларның автомобильләре идарә компаниясе карамагына сакка куела. Бурычны берничек тә кайтарып ала алмаган очракта, аны сатып җибәрергә дә мөмкиннәр", - ди Валерий Алексеевич. Әлеге яңалыкка шәһәрдәшләребез дә битараф түгел.

Гөлфия ГАФИЯТОВА, лаеклы ялда:

- Мин беренче төркем инвалид. Җиде мең сум пенсия алам һәм шунда ук фатир өчен түләргә чабам. Безнең яшьтәге кешеләр бик җаваплы инде алар. Без эшләгән кешеләрнең бурыч җыеп ятуына шаккатабыз. Вакытында түләсәң җыелмый бит инде ул.

Илдар ГАРИПОВ, шофер:

- Бурычлылар белән көрәшнең яңа ысулын хуплыйм мин. Чөнки алар аркасында, гадәттә, фатир өчен һәрвакыт түләп барган гөнаһсыз кешеләр зыян күрә. Әҗәте йөзәр меңгә җиткән кешеләрнең кыйммәтле чит ил машиналарында йөрүен аңламыйм.

Алсу ХӘБИРОВА, шәфкать туташы:

- Еш кына, бурычлылар исемлегендә эшли торган яки бай кешеләрне күрәсең. Мөгаен, вакытлары җитмидер инде. Юкса хәзер чиратта да торасы юк, түләүләрне компьютер аша өйдән дә башкарырга була. Машиналарын алалар икән, бик әйбәт. Җәяү йөри башлагач түләрләр. Алар аркасында башкалар зыян күрергә тиеш түгел.

Шәһәрдәшләребез белән килешми мөмкин түгел. Бүгенге көнгә Чаллыда торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурыч күләме инде 700 миллион сумнан артып киткән. Бу сан әле дә үсә бара.

Киләчәктә күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, идарә итү компанияләре, хезмәтләр күрсәтүче оешмалар шәһәр халкын фатир өчен вакытында түләп барырга өнди.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев