Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң зур балалар бакчасы – Чаллыда

2014 ел шәһәр мәгарифенең мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия тармагы өчен иң бәрәкәтле ел булды: ак калабызда сигез балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. "Батыр" дип аталган 111нче санлысы - республиканың иң зур балалар бакчасы - үткән шимбәдә ишекләрен ачты. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шәһәр башкарма...

2014 ел шәһәр мәгарифенең мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия тармагы өчен иң бәрәкәтле ел булды: ак калабызда сигез балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. "Батыр" дип аталган 111нче санлысы - республиканың иң зур балалар бакчасы - үткән шимбәдә ишекләрен ачты. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тә катнашты.

Шәһәрнең яңа бистәләреннән саналган 36нчы комплекста күбесенчә яшь гаиләләр яши. Биредә балалар бакчасына ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, мәгариф учреждениесе үткән яз көне төзелә башлаган иде.

Яңа бакча 340 урынга исәпләнгән. Биредә 17 төркемнең 7се - татар, 6сы ясле төркемнәре. Монда балаларның фикерләү сәләтен, акыл-фигылен үстерүгә юнәлдерелгән заманча мәгълүматка бай белем бирү мохите булдырылган. Төркем һәм кабинетларда мультимедия җиһазлары - 15 интерактив такта, 15 ноутбук, 16 проектор урнаштырылган. Бакчада ике бассейн, сенсор, татар телен өйрәнү кабинетлары, музыка, хореография, физкультура заллары бар. Нәниләрнең вокал һәм рәсем сәнгате буенча сәләтләрен үстерү, шахмат уйнарга өйрәтү юнәлешендә өстәмә хезмәтләр оештыру күздә тотыла. Бакча бинасының гомуми мәйданы 8 мең квадрат метр. Биек түшәмнәре, иркен бүлмәләре белән дә бакча бинасы игътибарны җәлеп итә.

Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен тышкы видеокүзәтү урнаштырылган. Бакча мини-АТС, "Стрелец-мониторинг" системасы, хәвефле сигнализация төймәсе белән җиһазландырылган.

2015 елда Чаллыда тагын 6 балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Наил Мәһдиев хәбәр итте. "Төзелеш өчен мәйданчыклар әзерли башларга вакыт. Программа бар, төзүчеләр бу хакта белергә һәм әлеге объектларны үз вакытында куллануга тапшырырга тиешләр", - диде ул.

Шунысын да әйтергә кирәк, 2007-2014 елларда шәһәрдә 24 мәктәпкәчә белем учреждениесе сафка кертелгән. Балалар өчен 8 188 өстәмә урын булдырылган. Бу максатларга 1 млрд 675 млн 712 мең 640 сум акча сарыф ителгән.

Балалар бакчаларына 30 134 нәни чаллылы йөри. Ике яшь ярымнан алып 7 яшькәчә балалар барысы да урыннар белән тәэмин ителгән.

И.ӘХТӘМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев