Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ике арада дуслык ныгый

Чаллыда ял көннәрендә авыл хуҗалыгы продуктларын сату буенча ярминкәләр оештыру традициягә әйләнде. Дүшәмбе көнне Азатлык мәйданында Белоруссия товарын сату буенча ярминкә эшли башлады. Төрле төстәге палаткаларда кием-салым, азык-төлек товарлары урын алган. Халык иртәдән кичкә кадәр шунда агыла. Белоруссиядә хезмәт хаклары безнекенә караганда күпкә югары, күрәсең, шуңадыр инде товарларның да бәясендә...

Чаллыда ял көннәрендә авыл хуҗалыгы продуктларын сату буенча ярминкәләр оештыру традициягә әйләнде.

Дүшәмбе көнне Азатлык мәйданында Белоруссия товарын сату буенча ярминкә эшли башлады. Төрле төстәге палаткаларда кием-салым, азык-төлек товарлары урын алган. Халык иртәдән кичкә кадәр шунда агыла. Белоруссиядә хезмәт хаклары безнекенә караганда күпкә югары, күрәсең, шуңадыр инде товарларның да бәясендә зур аерма сизелә. Әйтик, колбасаның "Тещино угощение" дигәненең килосы - 850, сардельканыкы 400 сум тора. Могилев шәһәреннән килгән Ирина Кузина (рәсемдә) сөт продукцияләре сата. Әйтик, "кобринский" сыры - 450, каймак - 165, сөтнең бер литры - 65, атланмайның 200 граммы 120 сум тора.

Ярминкә 16 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев