Киләчәгебезгә битараф булмыйк!.
18 сентябрьдә елның төп сәяси вакыйгасы Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була. Аны республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан командасын парламентка җибәрү дип бәяләде. Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгытырга кирәк. Моның өчен республиканың һәр кешесе, дөресрәге сайлау хокукына ия булганнар, 18 сентябрьдә сайлау участогына килеп тавыш бирергә тиеш. Күп кеше...
Дәүләт Думасында күп санлы көчле команданың булуы, беренче чиратта, федераль дәрәҗәдә республика һәм халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен кирәк. Бу - республиканың эре федераль программаларда катнашуын тәэмин итү, республикага федераль бюджет акчаларын җәлеп итү һәм перспектив проектларны тормышка ашыру өчен кануннар базасын камилләштерү дигән сүз.
Думада Татарстан командасының тагын бер миссиясе - республика тәҗрибәсен илебезнең башка төбәкләренә тарату. Безнең тәҗрибәбез башка төбәкләргә дә кирәк, карарларыбыз илебез өчен дә файдалы. Шуның өчен 18 сентябрьдә һәр кешенең тавышы мөһим. Думага үзебезнең вәкилләребезне күбрәк сайласак, алар Татарстан һәм Россия өчен күбрәк эшли алачаклар.
Шөкер, әлеге мөһим вакыйгага шәһәрдәшләребез дә битараф түгел. Сайлауга барыргамы, юкмы дип икеләнүчеләргә аларның фикерләре ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Гөлнар ӘХМӘТОВА, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе:
- Үзенең киләчәге өчен битараф булмаган кешеләр, 18 сентябрьдә сайлау участокларына барып, тавыш бирерләр дип уйлыйм. Чөнки безнең тавышка Чаллының, республиканың, илебезнең язмышы бәйле. Думага конкрет эшләр күрсәткән кандидатлар һәм партияләрне сайласак һәр кеше отачак кына. Күпсанлы көчле команда белән социаль- икътисадый мәсьәләләрне хәл итү җиңел булачак.
- Хәния ФӘРХИ-БИКТАҺИРОВА, Татарстанның халык артисты:
- Гастрольләрдә күп йөрибез. Төрле төбәкләрдә булабыз. Шөкер, Татарстан халкы мул, тыныч тормышта яши. Киләчәктә дә балаларыбыз, оныкларыбыз шундый матур, бай илдә яшәсен дисәк, сайлауга барып, тавыш бирергә тиешбез. Чөнки безнең тавышка Татарстаныбызның, илебезнең киләчәге бәйле. Республикабыз, милләтбез язмышына битараф булмыйк, дуслар.
Айгөл ГАТАУЛЛИНА, ЧДПУ студенты:
- Миңа август аенда гына 18 яшь тулды. Шуңа күрә дә бу сайлауны бик дулкынланып көтәм. Кемгә тавыш бирәчәгемне хәл иттем инде. Халык тормышын яхшыртырга мөмкинлекләре булган кандидатларны сайласак беркем дә оттырмас дип уйлыйм. Яшьтәшләремне дә сайлауда актив катнашырга чакырам.
Рәшит ХӘМЗИН, шофер:
- Мин "Мин Татарстанны яратам! Сайлауга барам!" программасына кушылам, алла боерса, 18 сентябрьдә үз тавышымны бирәчәкмен. Сайлауларда катнашкан кешеләргә 30га якын предприятие һәм оешма (ягулык станцияләре, кинотеатрлар һәм башкалар) ташламалы ярдәм күрсәтә икән дип ишеттем. Моның өчен сайлау участогына барып, тавыш биреп, браслет алып, фотога төшәргә генә кирәк ди. Шуңа күрә мин, илебезнең якты киләчәге өчен тавыш биреп, ташламалардан да файдаланырга җыенам. Кыскасы, бу көнне берьюлы ике куянны тоту мөмкинлеге бар. Файдаланып калыйк.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр. Исегезгә төшерәбез: 18 сентябрьдә сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Үзегез белән паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ алырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев