Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көннәр суыта, фатир кайчан җылына. Чаллыда ягып-җылыту сезоны кайчан башланыр?

"Кайчан җылы булыр микән" - дип шаулый шәһәр халкы.

Көннәр суыта башлады. Фатирлар да суык. Күп кеше авырый да башлады. “Балалар, өлкәннәрнең салкын тидереп чирләгенен көтмичә, фатиларга, социаль объектларга җылы бирә башласыннар иде”,  - дип шалтыраткан иде газета укучыбыз Сания Таһирова. Гадәттә тышкы һава температурасы биш көн дәвамында +8 градус чикләрендә торганда, үзәкләштерелгән җылылык челтәренә ялганган йортларга-биналарга җылы җибәрелә. Ләкин шәһәр хакиме Наил Мәһдиев узган атнада ук социаль әһәмияткә ия булган объекталарга җылылыкны  бирә башлау зарурлыгын әйткән иде.

Шушы көннәрдә мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылы бирү турында хәбәр таралды. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев бу эшне 17 сентябрьдә башларга кушкан. Димәк, бу атнада җылына башлыйбыз. “Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе җитәкчесе Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, шәһәрнең барлык предприятие, оешмалары җылылыкны кабул итәргә әзер. “Без шәһәр хакимиятенең карарын һәм предприятие, оешмаларның заявкаларын көтәбез. Шушы документлар булуга шһәрдәшләребезгә җылы бирәбез”, -диде ул.

“Наил Гамбәрович - сүзендә тора торган җитәкче. Әйткән сүзләрен даими эш белән раслый. Әйткән икән, димәк бу атнада балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек һәм социаль объектлар, аннары әкренләп фатирларыбыз да җылыначак”, - ди шәһәрдәшебез Гөлзар Фәхретдинова.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация