Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән! Мөхтәрәм дин кардәшләр! Сезне, гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән мөбарәк Корбан бәйрәмебез - Гыйдүл-Әдха белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме - олуг хаҗның тәмамлану көне. Бу көнне миллионлаган хаҗилар корбан чалалар, таш...

Рәхимле,

Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Сезне, гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән мөбарәк Корбан бәйрәмебез - Гыйдүл-Әдха белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме - олуг хаҗның тәмамлану көне. Бу көнне миллионлаган хаҗилар корбан чалалар, таш ату гыйбадәтен үтиләр, Кәгъбәтуллаһ тирәсендә тәваф кылалар. Коръәндә әйтелә ки: "Кешеләргә Аллаһ тарафыннан Өйгә (Кәгбәтуллаһ) хаҗ кылу йөкләтелде, юлга көче җиткәннәргә (мөмкинлеге булганнарга)" (3:97). Хаҗ күптөрле гыйбадәтләрне үз эченә ала. Аларны үтәүнең мәгънәсе - күңелне һәм малны чистарту, гөнаһларга тәүбә итү, кылган изгелекләр белән Аллаһы Тәгаләгә тагын да ныграк якынаю. Хаҗга киткән дин кардәшләребез (Чаллыдан 150 кеше хаҗ сәфәренә китте) үзләренә, туганнарына гына түгел, ә бәлки безнең тынычлыгыбыз, муллыгыбыз өчен дә догалар кылалар. Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телик.

Бу көнне, хаҗилар кебек, без дә корбаннар чалабыз. Ул мәзһәбебез буенча нисабы җиткән кешеләргә ваҗиб, ягъни тиешле гамәл. Әмма Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, каны да кирәк түгел. Ул фәкать ошбу гыйбадәт белән тәкъвалыгыбызны, үзебезгә бирелгән нигъмәтләргә шөкер итә белү-белмәвебезне сыный. Аллаһы ризалыгы өчен корбан иткән малларыбыз итләрен, башка садакаларыбызны өләшеп без мескен-ярлыларның күңеленә бәйрәм шатлыгы салабыз, җәмгыятьне тотрыкландыруга өлеш кертәбез. Аллаһы Тәгалә безнең бер-беребезгә карата кече күңелле, юмарт, ә тирә-ягыбыздагыларга мәрхәмәтле булуыбызны, күршеләребез белән дус-тату яшәвебезне тели. Корбан итләребез белән аларны да сөендерик.

Корбан чалу бәйрәмнең өч көнендә дә башкарыла. Өченче көннең ахшам намазыннан соң аны чалу ярамый. Корбанга чалынучы сарык, кәҗә 1 яшьтән, сыер исә ике яшьтән ким булмаска тиеш. Корбанлык өчен физик яктан сәламәт һәм көр булган мал гына сайлап алына. Сыер малын 7 кеше исеменнән чалырга мөмкин. Бер кеше исеменнән генә чалынса да дөрес. Корбан ите гадәттә өчкә бүленә. Аларның бер өлеше фәкыйрь-мескеннәргә, ятимнәргә, балалар йортларына, мәдрәсәләргә, икенче өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенә. Ә өченче өлешен хуҗа үз гаиләсе өчен калдыра. Үзе хәлле булып, тулаем мохтаҗларга бирсә, әҗере күбрәк була. Мохтаҗ гаилә корбан чалып, аны тулысынча үзе өчен тотса да дөрес була.

Корбан бәйрәме шатлыгы һәр гаиләгә керсен.

Корбан гаетен бәйрәм итү шәһәребез мәчетләрендә 4 октябрьдә иртәнге 7 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башлана. Вәгазьдән соң гает намазы укыла, намаздан соң корбан чалына. Корбанлык сату һәм чалу - Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында ("Мясокомбинат" тукталышы). Мәчетләр янында корбан чалулар рөхсәт ителми.

Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны һәм дә Үз ризалыгы өчен кылган барча изгелекләребезне кабул итеп, алар өчен әҗер-савапларны арттырып бирсә иде! Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Олы хөрмәт һәм изге догалар белән, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе, ҮДО-ТҖМ ДН Президиумы әгъзасы Әлфәс хәзрәт

Гайфулла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев