Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәлил һәйкәленә – чәчәкләр

Милләтебезнең данын бөтен дөньяга таныткан шәхесләр бар. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Ул Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Яраланып, әсирлеккә төшә. Ләкин монда да югалып калмый. Үзенең ялкынлы сүзе, шигырьләре белән тоткынлыктагы солдатларны туган илне яратырга, Бөек Җиңүгә өлеш кертергә...

Милләтебезнең данын бөтен дөньяга таныткан шәхесләр бар. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлил әнә шундыйлардан.

Ул Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Яраланып, әсирлеккә төшә. Ләкин монда да югалып калмый. Үзенең ялкынлы сүзе, шигырьләре белән тоткынлыктагы солдатларны туган илне яратырга, Бөек Җиңүгә өлеш кертергә чакыра. Муса яшерен оешма оештыручыларның берсе дә була.

Немец фашистлары Җәлил һәм аның көрәштәшләрен кулга алып, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерәләр. Бүген Татарстан, Россиядә генә түгел, Азия, Европа илләрендә дә Мусаның батырлыгына баш ияләр.

Чаллыбызда да Муса Җәлил исемен йөрткән проспектка куелган һәйкәлгә дүшәмбе көнне йөзләрчә кеше митингка җыелды. Искә алу чарасын шәһәребезнең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева ачып, сүзне шәһәр хакиме урынбасары Рамил Хәлимовка бирде:

- Мин Җәлилнең якташы, Ырынбур өлкәсеннән. Без мәктәптә укыган чакларда Мостафа авылына килеп, аның һәйкәленә чәчәкләр куя идек. Муса үрнәгендә меңәрләгән, миллионлаган кеше тәрбияләнде. Аның исеме мәңгелек.

Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов Муса Җәлил көрәштәшләре исемен атап, аларның истәлеге алдында баш иде. Лаеклы ялдагы укытучы Зәбир Хәлимов исә яшь буынны киләчәктә дә җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә чакырды. Комсомол районы башкарма комитеты башлыгы Ильяс Мөхәммәтов, Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина чыгышы да күтәренке рухта иде.

Соңыннан укучылар, татар дәүләт драма театры артистлары бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Митинг Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев