Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов - Чаллыда

7 июль­дә Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов Чал­лы шә­һә­ре­нә эш сә­фә­ре кы­са­ла­рын­да «ТЭМ­ПО» Ка­ма ме­тал­лур­гия ком­би­на­тын­да бул­ды. За­вод сорт­лы про­кат һәм тө­зе­леш ар­ма­ту­ра­сы җи­теш­те­рә­чәк. Бу масш­таб­лы һәм Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә бер­дән­бер ин­вес­ти­ци­он про­ек­ка 2012 ел­да ни­гез са­лын­ган иде.

Ин­вес­ти­ци­я­ләр­нең го­му­ми сум­ма­сы 5,5 млрд. сум­нан ар­тып ки­тә. Бү­ген­ге көн­дә җи­теш­те­рү­не экс­плу­а­та­ци­я­гә кер­тер­гә әзер­ли­ләр.

Про­ект­ны га­мәл­гә ашы­ру өчен 23 гек­тар җир ки­шәр­ле­ге бү­леп би­рел­гән. За­вод тер­ри­то­ри­я­сен­дә про­кат һәм электр бе­лән ко­рыч эре­тү цех­ла­ры, су әзер­ләү, ти­мер ва­тык­ла­рын әзер­ләү бү­ле­ге, ко­е­лу­чан ма­те­ри­ал­лар скла­ды, уг­ле­род­лы ма­те­ри­ал­лар скла­ды һәм газ чис­тар­ту ки­шәр­ле­ге бар.

Җи­теш­те­рү ли­ни­я­лә­рен ка­рау ба­ры­шын­да Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты­на хә­бәр ител­гән­чә, за­вод ту­лы­сын­ча ав­то­мат­лаш­ты­рыл­ган һәм юга­ры эко­ло­гик нор­ма­лар­га ту­ры ки­лә.

Ком­па­ния вә­кил­лә­ре әйт­кән­чә, ике юнә­леш бу­ен­ча за­вод эш­лә­теп җи­бә­ре­лә­чәк. Бе­рен­че­се - электр бе­лән ко­рыч эре­тү­не, ин­фрас­т­рук­ту­ра объ­ект­ла­ры бе­лән бер­гә, экс­плу­а­та­ци­я­гә кер­тү, шу­лай ук җи­теш­те­рү­гә хез­мәт күр­сә­тү­че яр­дәм­че цех­лар (ти­мер юл, энер­ге­ти­ка, электр һәм баш­ка­лар).

Бе­рен­че юнә­леш га­мәл­гә ашы­рыл­ган­нан соң за­вод 150х150мм ки­се­леш­ле өз­лек­сез квад­рат эш­лән­мә­не елы­на 500 мең тон­на җи­теш­те­рә­чәк.

Икен­че юнә­леш - NoNo 10-32 мм вак сорт­лы ар­ма­ту­ра җи­теш­те­рү бу­ен­ча про­кат ста­нын га­мәл­гә кер­тү шу­лай ук елы­на яр­ты мил­ли­он тон­на бу­ла­чак.

«ТЭМ­ПО» Ка­ма ме­тал­лур­гия ком­би­на­тын ачу 1500гә ка­дәр ке­ше­не эш урын­на­ры бе­лән тә­э­мин итә­чәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев