Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәфкатьлек кимеми!

2012 елда шәһәребездә "Эчебездә кояш" проектына старт бирелгән иде. Шуннан бирле әлеге проект авторлары төрле хәйрия чаралары уздыралар. Узган елның сентябрендә "Эчебездә кояш" проекты кысаларында Чаллыда беренче хәйрия кибете ачылды. Моннан тыш, 5 базар, 20 мастер-класс һәм башка чаралар оештырылды. ДЦПлы балаларга мультфильм күрсәтелде. Беренче кибеттәге товар сатудан 50 мең...

2012 елда шәһәребездә "Эчебездә кояш" проектына старт бирелгән иде. Шуннан бирле әлеге проект авторлары төрле хәйрия чаралары уздыралар. Узган елның сентябрендә "Эчебездә кояш" проекты кысаларында Чаллыда беренче хәйрия кибете ачылды. Моннан тыш, 5 базар, 20 мастер-класс һәм башка чаралар оештырылды. ДЦПлы балаларга мультфильм күрсәтелде. Беренче кибеттәге товар сатудан 50 мең сум, физик мөмкинлекләре чикле рәссамнар ясаган картиналардан 60 мең сумнан артык акча җыелды.

11 апрельдә 110нчы универсамның икенче катында, "Октябрьское" сәүдә үзәге директоры Кинжекуль Жалакшаеваның ярдәме белән, икенче кибет шәһәрдәшләрне кабул итә башлый. Сатудан кергән акча хәйрия чарараларына тотыла. "Тормыш авыр булуга карамастан Чаллы халкы арасында шәфкатьлелек кебек матур сыйфат кимеми. Кемгә дә булса ярдәм итеп, аның күзләрендә очкын күрү - зур бәхет. Мин үзебездә игелеклелек почмагы ачарга күптән хыяллана идем. Теләгем тормышка ашты. Иманым камил, бу кибеттән сатып алучылар кимемәс. Шулай итеп без бергәләп мохтаҗларга ярдәм итәрбез", - диде Кинжекул Бековна.

Яңа кибет ачылган көнне биредә хәйрия лотереясы уйнатыла. Теләгән һәр кеше 50 сумга номер сатып алып, бәхетен сынап карый. Отышка ия булган кешегә сертификат бүләк ителә. Шулай итеп шәһәрдәшләр хәйриячелеккә үзләреннән өлеш кертә алалар. Бу акчага мохтаҗларга ярдәм оештырылачак. Проектның координаторы Юлия Әхмәтҗанова әйтүенчә, "Эчебездә кояш" җитәкчеләрне, рәссамнарны, дизайнерларны, тегүчеләрне, социаль яктан якланмаган гражданнарны берләштерә. Хәйриячелеккә өлеш кертергә теләүчеләр 8-965-626-01-86 телефонына шалтырата алалар.

Зөлфия ФОАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X