Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Россия көне уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итә.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме - Россия көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Бу датаны билгеләп үткәндә, Россия дәүләтчелеге тарихына мөрәҗәгать итәбез. Соңгы дистә еллар гаять мөһим һәм уңышлы эшчәнлек чоры булды. Бүген без ватанпәрвәрлек бөтен җәмгыятьтә иң әһәмиятле идея буларак танылган бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз.

Шуның белән бергә, күп гасырлык тәҗрибәгә таянып, Россиянең этник һәм конфессиональ төрлелеген, төбәкләренең уникальлеген без рухи маяк һәм ил үсешенең мөһим факторлары дип саныйбыз.

Татарстанның динамикалы төстә алга баруы һәм илнең куәтен ныгытуга көннән-көн зуррак өлеш кертүе Россиянең көче аның төбәкләрендә булуын дәлилли.

Безнең барлык казанышларыбыз татарстанлыларның тырыш хезмәтенә, федераль үзәкнең, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның олы ярдәменә нигезләнгән.

Татарстанның югары үсеш дәрәҗәсе социаль әһәмияткә ия булган күп кенә бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Халыкның тормышын яхшырту мәсьәләләре бүген бигрәк тә игътибар үзәгендә. Барлык үзгәртеп корулар нигездә кеше капиталын күздә тотып башкарыла. Яхшы белем алуга һәм заманча медицина ярдәменнән файдалануга күпләр өчен юл ачылу, мәдәният, массакүләм спорт һәм туризм үсеше, уңайлы яшәү тирәлеге булдыру - болар барысы да иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә катнашучы шәхеснең күркәм сыйфатлары артуга, республика белән кызыксыну көчәюгә китерә.

Җәмгыятебездәге алгарышның төп шартларыннан берсе - сәяси тотрыклылык. Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтлары эшчәнлеге, күп гасырлар дәвамында ирешелә килгән милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу һәм ныгыту өчен бәрәкәтле җирлек булдырылган.

Игелекле хезмәт куеп киләчәктә дә республикабызның һәм күпмилләтле Ватаныбыз - бөек Россиянең гөрләп алга баруын тәэмин итә алырбыз дип ышанам.

Кадерле дуслар!

Россия көнендә сезгә нык сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә һәм иҗатыгызда зур уңышлар, барлык изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телим", - диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X