Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укучылар өчен 1 сентябрь сюпризлы булачак

Кайбер мәктәпләрдә хәттә җыештыручылар эшен мәктәп укучылары һәм укытучылар башкара.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгариф оешмалары эшен оештыру таләпләрен бастырып чыгарды. Төп максат-укучыларны максималь рәвештә бер-берсе белән элемтәләрен киметү. Бу таләпләрне укыгач, коронавирус белән хәлнең ни дәрәҗәдә җитди булуы һәм аның бөтен тормышыбызга ничек кардиналь йогынты ясавы аңлашыла.

Әлеге таләпләр күп кенә укучылар һәм аларның ата-аналары өчен артык катгый буларга мөмкин, тик, кызганычка каршы, вәзгыять шундый ки, эпидемияне кабатлау перспективасы белән карантинга ябылганчы, ныклык запасы күбрәк булу яхшырак.

Роспотребнадзорның белем бирү процессын оештыруга карата төп таләпләре түбәндәгечә:

-Һәр сыйныфның үз расписаниесе буенча укырга тиеш.

-Дәресләрнең һәм тәнәфесләрнең вакыты үзгәрәчәк.

-Сыйныфта укучылар 15 кешедән дә артмаска тиеш.

Үзгәрешләр әле моның белән генә чикләнми, өстәвенә һәр сыйныф өчен аерым үткәрелә.

Һәр сыйныф үз кабинетында укыячак, укучылар санын 15 кешегә кадәр киметергә һәм тәнәфесләрдә төрле сыйныфлар арасында аралашуны тыярга тәкъдим ителде.

Шулай ук озынайтылган көннең барлык төркемнәре һәм теләсә нинди массакүләм чаралар тыелачак. Балаларның урамда булуын мөмкин кадәр еш оештырырга, ә барлык хезмәткәрләргә һәм укучыларга дәрес башланыр алдыннан температураны үлчәргә киңәш ителде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәктәп укучыларының һәм аларның ата-аналарының сәламәтлеген саклау максатыннан үтәлергә тиешле җайланмаларны бирә. Әмма бу рекомендацияләр нигезендә уку процессын оештыру өчен финанс һәм техник мөмкинлекләре булмаган мәгариф министрлыгына әлеге эшчәнлекне ничек төгәл итеп үтәргә соң?

Баксаң, хәзерге вакытта мәктәпләрнең күпчелегендә укытучылар составы белән дә проблемалар күзәтелә икән. Шул рәвешле сыйныфларны 15 әр укучыга бүлгәч, укытучылар саны җитми дә җитми инде.

Билгеле ки, мәктәптә җыештыру эшләре дә 3 тапкырга арттырылырга тиеш була, тик көн саен бәдрәфләр, ишекләр юуны оештыру өчен җыештыручылар да аз булмаска тиеш.

Кайбер мәктәпләрдә хәттә җыештыручылар эшен мәктәп укучылары һәм укытучылар башкара, гәрчә бу закон белән тыелган булсада.

Әйе, хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп әле... Тик шулай да, 1 сентябрьдә мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә нәрсәгә әзерләнергә кирәк булулары турында да сөйләшик.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләрен үтәү җиңел булмаса да, күпчелек мәктәпләр моны эшли.

Барыннан да элек, мәктәпләр сменалы эш режимына күчәчәк, шул исәптән өлкән сыйныф укучылары өчен өченче смена да каралган.

Кыскасы, яңа уку елы башлану гадәти булмаган булыр дип көтелә. Һәм, әлбәттә, беренче сыйныф укучыларының «Беренче кыңгырау» бәйрәме дә үзгә булачак.

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X