Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Узып баручы елның блогерлары - "Шәһри Чаллы" газетасы версиясе буенча

Башка елларны декабрь ае башлануга «Яңа елны кайда каршы аласыз? Кая барасыз?Нәрсә бүләк итәсез?” кебек сорауларны адым саен ишетергә туры килә иде. Быел бәйрәм рухы күпләрдә бераз икенче планга күчкән шикелле, бу илдәге вәзгыять һәм чикләүләр белән бәйле.

Шулай да үзебезнең газета укучыларыннан без Яңа елны кайда һәм ничек каршы алулары турында сорамый булдыра алмадык. Ә сораштыруны шәһәребез блогерларыннан башладык.

Айдар Гыйлметдинов:


Әле Яңа ел бәйрәмен кайда үткәрү турында уйлаган юк, дөресен генә әйткәндә. Гадәттә, я дуслар, я гаилә белән үткәрәм инде. Быел да шуларның берәрсен сайлармын дип уйлыйм.

Гөлназ Дунаева:


Миңа калса, иң яхшы вариант өйдә, гаилә белән Яңа елны каршылау. Без дә нәкъ шулай бәйрәм итергә планлаштырабыз. Тәмле ризыклар белән гаиләмне сыйлап, якты, матур хәтирәләрне барлап, үткән елга нәтиҗәләр ясап, киләсе елга планнар корып каршы алырга планлаштырабыз.

Илсия Борис:


Мин Яңа елны өйдә гаиләм һәм туганнарым белән каршы алырга җыенам. Мондый катлаулы чорда, миңа калса, бу иң яхшы вариантларның берсе. Бик күпләрнең каядыр бара алмаганга кәефләр төшә, ләкин бу гаиләң, якын кешеләрең белән бер генә көн булса да бергә булыр өчен менә дигән мөмкинлек!

 

Чулпан Гиниятуллина:


Яңа ел минем өчен кечкенәдән гаилә бәйрәме. Быел да ирем, балаларым белән сеңлем Энҗегә кунакка барабыз. Күчтәнәчкә бәлешләр, казлар пешереп барырга исәп, Аллаһ теләсә.

 

Автор: Эльвира Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X