Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юл төзелешендә кимчелекләр юк

Мәс­кәү­дә "Мо­но­шә­һәр­ләр үсе­ше фон­ды" ком­мер­ци­я­ле бул­ма­ган оеш­ма­ның кү­зә­тү со­ве­ты уты­ры­шы бул­ды. Аны Рос­сия хө­кү­мә­те ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се­нең бе­рен­че урын­ба­са­ры Мак­сим Аки­мов алып бар­ды. Әле­ге уты­рыш­та шә­һә­ре­без­нең сә­нә­гать зо­на­сын­да­гы юл­лар­ны тө­зек­лән­де­рү мәсь­ә­лә­се ка­рал­ды. Про­ект­ны шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев тәкъ­дим ит­те.

Ул үзе­нең чы­гы­шын­да 2015-2016 ел­лар­да баш­ка­рыл­ган эш­ләр бе­лән та­ныш­тыр­ды. Яңа про­ект­ның мө­һим­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды. Фи­кер алыш­кан­нан соң про­ект хуп­лан­ды. "Яр Чал­лы бар­лык бу­рыч­лар­ны ту­лы­сын­ча, ким­че­лек­ләр­сез баш­кар­ды", - ди­де Мак­сим Аки­мов.

Сә­нә­гать зо­на­сын­да юл­лар­ны тө­зек­лән­де­рү 133,2 млн сум тәш­кил итә. Аның 98,4 млн су­мын "Мо­но­шә­һәр­ләр үсе­ше фон­ды", ә 34,8 млн. су­мын рес­пуб­ли­ка бюд­же­ты би­рә. Әзер­лек эш­лә­ре агым­да­гы ел­ның IV квар­та­лын­да баш­ла­на. Про­ект бу­ен­ча 1,5 км дан ар­тык юл тө­зек­лән­де­ре­лер­гә ти­еш. Хлеб­ный һәм Трид­ца­тый про­ездъ­ла­ры як­тыр­ты­ла­чак, су агу юл­ла­ры, җә­яү­ле­ләр юлы тө­зек­лән­де­ре­лә­чәк. Мо­ңа бәй­ле рә­веш­тә "Чал­лы ик­мә­ге", "Чал­лы-Су­ык" һәм "Бол­гар­сы­ра" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­ять­лә­рен­дә 652,1 млн сум­лык өч про­ект тор­мыш­ка ашы­ры­ла­чак. Нә­ти­җә­дә 105 яңа эш уры­ны бу­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев