Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Суда батучыны коткару  - суда батучының үз эше...

    Бу хәлдән соң адвокат танышымны кисәтеп куя: урамда яки  подъездда берәр исерек бәйләнә башласа да сугышып китә күрмә, кайтканда, төрле юллардан кайт, шикле әйберләр  күрсәң, якын бара күрмә!..

    Сакланганны саклармын дигән Аллаһ Тәгалә. Шулай диләр. Безнең “көчле” (!) дәүләтебез бар, шул дәүләтнең хокук саклау, тәртип саклау органнары бар, без аларны тотар өчен ничәмә -ничә төрле  салым түлибез. Гомумән, кешенең иң беренчел ихтыяҗларыннан  саналган  куркынычсызлык ихтыяҗы аны гомере буе кымтырыклап тора.Үз түбәсе астында буласы килү кредитлар алырга мәҗбүр итә, авырулардан куркуы төрле вакциналар ясатуга этәрә,  мәгълүмати куркынычсызлык теләге чит-ят сайтларга керүдән тыя яки вирусларга каршы программалар уйлап таптыра... Кеше гомеренең, милкенең, сәламәтлегенең, гаилә иминлегенең тотрыклы булуын тели. Бу –аның табигатьтән   салынган теләге-ихтыяҗы.

    Мин тасвирлаячак очрак тормышта әле күптән  түгел  генә булды. Хокук саклау системасының  ни рәвешле эшләвен үз башында кичерергә өлгергән бер танышым барлык маддәләр буенча судта гаепсез дип табылса да, тикшерү комитетының   үткен “тырнагы”ннан  айга якын ычкына алмый йөри (“Невыездной”). Җиде ай буена тикшерү астында булганга, (ачыкланганча, бер гаепсезгә)  аны иреккә чыгарып җибәрү тикшерүчеләрнең шактыена кыен ашатачак: кемдер урыныннан, кемдер погоннарыннан, кемдер исә  ирегеннән үк мәхрүм калырга мөмкин. Айга якын компромисс эзлиләр: бүре дә тук, сарык та исән калырга тиеш. Тәкъдимнең берсе  кешелексезлеге белән гаҗәпкә калдырырлык: танышым үзен психиатрда тикшерүгә ризалык бирә  һәм аны өлешчә хокукка сәләтсез (частично недееспособный) итеп чыгаралар. Бу  сине моннан чыгарып җибәрү өчен генә кирәк дип аңлатсалар да,  адвокаты аның элек ирешкән бөтен казанышлары (дипломнары, мөлкәте, асрамага алган балалары һ.б.)  һәм киләчәге сызып ташланачак дип моңа юл куймады.

    Берәр атна вак-төяк кәгазьләр таптырып маташулардан соң, психиатр белешмәсе мәҗбүри дип, моны хастаханәгә  җибәрделәр. Авызы бер тапкыр  гына пешмәгән, керәсеннән алда чыгасын уйларга өйрәнгән (өйрәтелгән!) кеше буларак, ул монда ниндидер астыртын куркыныч юк микән дигән шиген адвокатына белдергән. Шуннан соң аның белән бергә гадәттән тыш хәлләр министрлыгында адвокат булып эшләүче берәүнең баруына ирешәләр. Психиатр кабинетына адвокатны кертмиләр. Шулай да, берәр шикле хәл була калса белгертергә, дип үзара аңлашып алалар болар.

    Кабинетта табиб үзен бик иркен тота, ачыктан-ачык ахмак сораулар бирә. Кәгазь йомарлап битенә ыргыткач, “ой извини, ялгыш очты, алып бир әле” дип көлемсери... “Ә бәлки,  тиешенчә тикшерүгә күчәрсез?” ди танышым, сабыр булырга тырышып, чөнки  психиатрның аны чыгырыннан  чыгарырга маташуын аңлый. Мне виднее, ди табиб. Син хәзер минем кулда, ди, кулына нәрсәләрдер язылган кәгазне алып.Сиңа дигән приговор әзер инде, “смирительный” белән  психушкага озаткач,  бер-ике уколдан соң ук “безнең” кешегә әйләнәчәксең, ди. Шуннан соң танышым коридорда утырган МЧС адвокатын чакыра. Ул    рәсми документын күрсәтеп,  язылган белешмә белән таныштыруны таләп иткәч, психиатр кулындагы кәгазьне йомарлый да бәрелә-сугыла кабинеттан чыгып китә. Шуннан соң ул психиатрны күпме генә эзләсәләр дә таба алмыйлар. Хастаханәнең баш табибы теге психиатрның ике көн инде “больничный”да булуын әйтә. Диктофонга яздырылган әңгәмәне тыңлаткач, мин бер сүз дә әйтә алмыйм, ул бүген эшләми диюдән узмый. Бу көнне бер генә табиб та танышымны кабул итми. “Сарафан радиосы” инде үз эшен эшләгән: кайсыныңдыр бик ашыгыч эше килеп чыга, кемгәдер “авыр” пациент янына барасы  була. Үз юллары белән  “теге” психиатрның телефонын  табып алалар.Сөйләшү мондыйрак тәртиптә бара:

    - Син бит минем авыру булмавымны күрдең, минем язмышны пыран-заран китереп ничек яшәмәкче идең инде алга таба? Вөҗданың газапламас идеме?

    - Меня “попросили”...

    - Зыян салмам дип ант эчүчеләр бит сез...

    - Әйтмә ул сүзне. Итак тошно.

    - Күпме кешенең башына җиттең инде шулай?

    Бу хәлдән соң адвокат танышымны кисәтеп куя: урамда   яки  подъездда берәр исерек бәйләнә башласа да сугышып китә күрмә, кайтканда, төрле юллардан кайт, шикле әйберләр  күрсәң, якын бара күрмә!..Сакланганны саклармын дигән бит...Сакларга тиешлеләрдән дә сакланырга кирәк икән әле ул.

     Лилия Фәттахова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: