Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • «Бер бәхетең булмаса…»

    Барысы да ирен югалткан көннән башланды. Юкса, әлегә кадәр Мәдинәнең ир ягындагы бер туганыннан да караңгы йөз, канәгатьсезлек күргәне-сизгәне юк иде. Тормышларына кызыгучылар, астыртын гына көнләшүчеләр булган икән бит. Мәдинәнең тәмле чәен эчеп киткән чакта моны сиздермәделәр. Ә менә сыңар канатлы калу белән…. куендагы еланнар берәм-берәм тышка шуыша башлады.

    Икешәр катлы хан сарайларында яшәмәсәләр дә, барысы да җитеш иде аларның. Ишегалды тулы мал-туар, кош-корт. Бик күп хезмәт таләп итсә дә, зарланмадылар. Чөнки, шулай тырышмасаң-тырмашмасаң, авыл җирендә әллә ни алга китеп булмый.

    Мәдинәнең тормыш иптәше Галимҗан – гаиләдә төпчек бала. Шуңа күрә дә, аларга кайда яшәү, кая барып урнашу турында гәп куертып, уйлап торырга кирәк булмады. Чөнки, ата-баба гореф-гадәтләрен саклап, төпчек ул туган нигездә калырга тиеш иде. Мәдинәгә күрше районнан Галимҗаннар авылына кайтып төпләнде. Бу вакытта инде Галимҗанның әтисе вафат, әнисе урта яшьләрдә, ә калган балалары үз гаиләләрен корып,  кайсы-кая урнашып беткән иде.

    Каенанасының Мәдинәдән бер дә ризасызлык белдергәне булмады. Алар аңлашып яшәделәр. Яшьләр дә аңа хөрмәт белән карады, ул да хәленнән килгәнчә терәк булырга тырышты.

    Галимҗан шофер булып эшләде. Баштарак “КамАЗ”да йөрсә, аннан колхоз рәисен йөртергә керде. Мәдинә исә авыл халкыннан сөт җыйды. Иренең өйдә торырга күп вакыты калмаганлыктан, хуҗалыктагы бар эш хатын җилкәсенә төште. Әле шуның өстенә, Мәдинә башмак-бияләйләр, шәлләр, арка җылылары да бәйләп сата иде. Балалар үскәндә бу һөнәре нык ярдәм итте. Бар да әйбәт, бар да көйле кебек иде. Кияүгә чыгып, авылда калуына бер дә үкенмәде ул.

    Үз тырышлыклары белән төп нигезне ныгыттылар, өстәп тә салдылар, барын да заманча, үзләренчә итәргә тырыштылар. Башка җиргә яңа нигез итеп салырга да мөмкинлек бар иде. Ләкин әниләре нигезенең таралуын теләмәде. Башка балаларының инде авылга кайтмаячагын ул белә иде.

    Бар да үз агымына бара иде, бар да тыныч, әйбәт иде кебек. Тик…

    …Мәдинәнең тормышы кинәт кенә түбән тәгәри башлады. Башта каенанасы, бер ел дигәндә ире йөрәк өянәгеннән якты дөнья белән хушлашты.  Инде балалары да читтә үз тормышлары белән яшәгәнлектән, Мәдинә кыр кадәр йортта бер үзе торып калды. Туганнары баштарак аның хәленә керергә, юатырга тырышсалар да, ел ашлары узу белән, төп нигезне бүлешергә, аннан үзләренә дә өлеш чыгарырга даулый башладылар.

    Бик кыен иде Мәдинәгә бу көннәрдә. Шушында гомер кичерсә дә, барып зарын сөйләргә бер генә туганы да янәшәсендә юк иде. Авылның үзе өчен никадәр чит булуын ул менә хәзер генә аңлады. Ә дуслар, күршеләр якын туганың түгел шул инде алар. Авызыңнан чыккан сүзне йә гаеп итәләр, йә сереңне сыйдырган кебек тыңлыйлар да, синең артыңда ук башка белән уртаклашалар. Берничә тапкыр авызы пеште Мәдинәнең. Ә соңгысында бөтенләй уеннан уймак чыкты. Күрше хатыны белән сөйләшеп торганда: “Бик кайтып өй даулап йөрсәләр, башка берәүгә кияүгә чыгармын да, туган нигезләренең бусагасын да атлап керә алмаслар әле”, — дигән сүз ычкындырды ул. Уенын-чынын бергә кушып, ачудан әйтелгән сүзләрне күршеләре шул минутта ук иренең туганнарына җиткереп, зур тавыш-гауга чыкты. Шулай итеп, Мәдинә белән гомер иткән иренең туганнары бөтенләй сөйләшмәс булды, араны өзде.

    Аралар өзелеп кенә калмады, бөтенләй дошманлашуга барып җитте. Алар Мәдинәне яшәгән йортыннан куып ук чыгардылар. Башта кайтып тавыш чыгардылар, кудылар, йортны бүлү белән куркыттылар, аннан үзе юкта өенең йозагын алмаштырып киттеләр. Авыл Советы белән ачып, берникадәр вакыт Мәдинә биредә яшәде әле. Соңыннан бу тавышлардан туеп, бар булган мал-туарын сатып, мал-мөлкәтен төяп, балаларына күчәргә булды. “Балаларын да карашырмын,  үз газизләремә сыярмын. Чит авылда картлык көнемдә барыбер рәхәт булмас иде”, —  дигән нәтиҗә ясады ул эчтән генә.

    Ләкин иртәрәк нәтиҗә чыгарган булган шул. Әниләренең гел булышып яшәвенә ияләшкән балалар, аңардан һаман да шул ук ярдәмне көттеләр. Җитмәсә, туган йортка сукмакны югалтуда гаепләделәр. Бу бит аларның  бик тә якын туып-үскән авыллары иде.

    Чарасызлыктан ни эшләргә дә белмәде Мәдинә. Ул бит ялкаулана, кемнеңдер җилкәсенә салына торганнардан түгел иде. Ул үз көче белән тырышып, тырмашып яшәде. Балалар дип җан атты, тормышны тартты. Аларның әниләрен аңламавы йөрәгенә тиде, үзен артык кашык кебек хис итә башлады. “Аякта чакта шундый мөнәсәбәт булгач, картая төшкәч нишләрмен?!” — дип хафаланды ул.

    Ахыр чиктә газеталардан белдерүләр табып, гомер итәргә тормыш яры эзлим дигән бер ир-ат белән танышып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән авылга кайтып китте. Бөтен уй-максаты шунда төпләнеп калу, гомер итү, сыеныр почмак, аңлау табу иде.

    Уңганлыгы, булдыклылыгы, ачык йөзле булуы өчен авыл халкы аны тиз үз итте. Үзе генә яшәп ятучы ир-атка да яшәү төсе керде, йорты да хатын-кызлы йортларга охшап калды. Бик тыныч һәм рәхәт иде биредә Мәдинәгә. Балаларын да бик тиз гафу итте. Каладагы кызларының да балаларын алып кайтып карашты.

    Гомер иткән авылындагы йортын уйлап кына сыкранды ул. Ни дисәң дә, күпме хезмәт салынган, күпме көче кергән, күпме маңгай тире тамган иде бит анда. Кайбер дусларыннан сорашып белгәнчә, анда кеше яшәми, йортның ишегендә һаман да ул киткәндә эленгән йозак тора икән. Анда кайтып яшәргә берсе дә батырчылык итмәгән. Киресенчә, мал артыннан куучы туганнар үзара талашып, дошманлашып беткәннәр. Уртак малны бүре ашый диюләре менә шулдыр инде. Кеше тормаган йортның йөзе тиз үзгәрәсе дә хак башында. Яшәгән очракта да, күз яшьләре аша кешедән тартып алынган нигезнең тынычлыгы булырмы, ул нәфесле туганнарга бәхет китерерме?

    Мәдинә бу хакта бик еш уйлана. Күпме генә кызганса һәм якын күрсә дә,  инде бер киткән йортка кире әйләнеп кайтасы килми.

    Бер бәхетең булмаса, аны башка өмет итмә инде дигәннәрен күп тапкырлар ишетсә дә, үз мисалында күрәсе килмәгән иде Мәдинәнең. Тик тормыш ул дигәнчә түгел, тәкъдиргә язылган күрәчәк юллар буенча дәвам итә шул. Яңа тормыш яры Мәхмүт тә баштарак Мәдинәдән бик канәгать булып, җаена гына торса да, соңрак ул да йортсыз калудан, йорт бүлүдән куркуын сиздерә башлады. Хатынны килмешәккә, йорт-җирсез бер мескенгә саный, мыскыл итә, тавыш чыгара, хәтта кул күтәрә башлады. Шулай биш еллап тартышканнан соң, яшим дип теш-аягы белән ябышкан хатынның кабат башын аска иеп, балалары янына китүдән чарасы калмады. Кайсы баласына сыяр ул? Озаккамы? Менә шунысы билгесез.

    Мал, нәфес, комсызлык кешенең күзен дә, намусын да томалый. Туганлык, дуслык, кешелеклелек дигән сыйфатларга да капма-каршы ул. Тик гомерләрнең азагы һәркемнең бер төрле тәмамлана. Фани дөньялардан буш кул белән китәсен күпләр, бигрәк тә кеше башына басып мал җыючылар аңлап бетерми. Ә әни хакын хакламаучы балалар үз нарасыйларына нинди үрнәк күрсәтә?  Үгет-нәсихәтнең үзәгендә, барсын да аңлап, әби-бабай тәрбиясендә үскән балалар да ялгышкан заманда, тәрбиягә сусап үскән балалар нинди булыр? Менә шунысы куркыта һәм борчуга сала. Мәрхәмәтле булыйк һәм булганына шөкер итеп яшик! Без бу дөньяда кунак кына. Җирдә матур эзебез, бездән соң күңелдә якты хатирәләр  калсын!

     

     Ләйлә Вәлиәхмәтова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: