Шəhри Чаллы

Электр энергиясенә тагын бәя арта

Индексациясе күләме Россия буенча уртача 5 процент дәрәҗәсендә сакланачак

Киләсе елда Россиядә электр энергиясенә бәяләр 5 процентка, газга 3 процентка артачак. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Моннан тыш, ведомствода хәбәр итүләренчә, пассажирлар өчен тимер юл хезмәте дә 3,7 процентка кыйммәтләнә. Документны Россия Министрлар Кабинеты утырышында хупладылар.

2021 елга һәм 2023 план чорына Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары буенча сәнәгать оешмалары өчен тарифлар ел саен 3 процентка артачак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: