Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Гөлнурда яман шеш табалар, анысыннан да авыррагы — 24 ел бергә яшәгән ире гаиләсен калдырып китә…» [гыйбрәтле тормыш]

Аның гомере гел көтүдән генә тора кебек. Бәхет көтеп… Балаларның исән-имин үсеп башлы-күзле булуын көтеп узган бит иң матур еллары. Читтә адашып йөргән газиз ярын – ирен көтеп унҗиде ел үтеп киткән. Ниһаять, ул кайткан. Уе-хыялы, гүяки, тыны белән тартып кайтаргандай кайтарган ул аны…

Балтачка журнал укучылар белән очрашуга баргач, күптәнге танышыбыз Кадрия ханым: «Элемтә бүле­гендә озак еллар бергә эшләгән дустым-хезмәттәшем Гөлнур белән таныштырасым килә үзегезне. Шигырьләр яза ул. Елый-елый тыңлыйбыз. «Сөем­бикә»­гә үзе тәкъдим итәргә ояла. Укып, бәя бирерсез, бәлки», – дигән иде. Ә янәшәсендәге ханым исә шунда ук каршы төште: «Юк ла, Кадрия, сез яратып тыңлаганга да рәхмәт. «Сөембикә» кадәр «Сөембикә»дә чыгарырлык түгелдер шул алар», – дип, оялып, читкәрәк китеп басты. Тыйнаклыгы күңелгә хуш килдеме, журналга хәерхаһлы Кадрия ханымның үтенеченә колак салмаска яхшысынмаумы, җай табып, күзләре моңлы ул ханымга үзем барып сүз куштым. «Үзем өчен генә язган шигырьләр», – диюе белән килешми мөмкин түгел. Алай да хатын-кыз җанындагы моң-хәсрәт – йөрәк сагышы, җан авазы күңелне кузгатты. Аннан ишеткән гыйбрәтле хикәятне укучыларга да иреш­терәсем килде.

Мәхәббәт каян башлана? Серле күз карашыннан, гап-гади берәр сүздәнме? Ялгыш кына кулларның кулга тиеп китүеннәнме? Әллә беренче үбешүдәнме?!

Гөлнур авыл мәктәбен тәмамлауга район үзәгенә – элемтә бүлегенә эшкә урнаша. Мондый бәхет кемгә тәтегән әле! Эшкә йөрү үзе бер рәхәт: күпме хат, газета-журналлар уза аның җитез куллары аша. Ника­дәр мәгълүмат! Унсигез яшьлек авыл кызына Балтач сер, тылсым тулы гаҗәеп дөнья булып тоелса, гаҗәп­ме?! Почта бүлекләренә тәгаенләнгән хатларны, газета-журналларны аерып-төреп җибәрүдән бушаган арада «Азат хатын», «Казан утлары»н күздән кичерергә өлгерә. Мавыгып роман-хикәяләр, шигырьләр укырга ярата кыз. Яшьлек бит ул – һәммәсенә өлгерәсе, вакыйга­ларның үзәгендә кайныйсы килә.

Ялга авылга – өйләренә кайтса… Телевизорлары ватылган, күрсәтми икән. Мастер-төзәтүче килгән, дигән хәбәр ишетеп, әниләре останы эзләп китә. «Чакыручы күп икән, шулай да вакыт табарга тырышырмын, диде. Бик ипле, сүз тыңлаучан егеткә охшаган. Кунып калыр, бәлки. Урын иркен, сыярбыз». Үтенечен аяк астына салмаган останы бер күрүдә яратып, сөенеп кайтып керә әниләре. Таба ашы пешә, кунак көткәндәй дүрт күз белән останы көтәләр.

Һәм ул килә. Мактарлык та, ул буй-сын дисеңме, елмаюы, сөйләшүеме, шул мизгелдә үз булып күңелгә керә торган! Аклы-каралы телевизорны сүтеп ташлый, вак-вак шөрепләрне ничек җыеп бетерер дип кайгырасы юк, булдырыр бу. Озак кайнаша егет, әмма остадан эш курка диюләре хак ич. Хикмәт, гөрләп эшли «тиле вәзир»ләре. Ә табын артында сүз ара сүз чыгып, останың да «теле ачыла»: егерме биш яшен тутырса да, әле һаман буйдак – өйләнмәгән егет икән. Үзе көлә: «Кыз күзләргә дә вакыт юк хәтта, эш тә эш, мин – эшне, эш мине ярата», – ди.

Иртәгесен таңнан алар юлга бергә кузгала. Автобуска кадәр өч чакрым араны җәяүләп узасы бар. Ул чакта сөйләшкән сүзләрнең һәммәсе истә дә калмаган. Хәер, кыз әллә ни сөйләшми дә, серле әкият тыңлагандай, әсәрләнеп, юлдашын гына тыңлый. «Очрашырбыз әле, соңгы күрешү булмас», – шул сүзе хәтергә нык уелып калган. Очрашалар, әлбәттә. Журналлар сорап та, концертка, бию кичәсенә чакырып та керә егет. Күп тә үтми, мәхәббәт аңлатып, кызга тәкъдим ясый ул.

Бәла

«Матур яшәдек. Бер-бер артлы улларыбыз туды. Өчәү!» – ди дә бер мизгелгә йөзен балкыткан сөенече сагыш белән алышына. Күзләренә янә моң тула.

Яшьлекнең чәчәк-чуклы, уен-көлкеле, бәхетле мизгелләре ник шулай тиз уза торгандыр? «Тормыш мәшәкатьләре дигән таш кыяга бәрелеп мәхәббәт көймәсе челпәрәмә килде». Бер алардан гына калмаган, күпләргә таныш хакыйкать бу. Ыгы-зыгылы, борчу-мәшәкатьле көндәлек тормыш берәүне дә читләп үтми шул. Бала чүпрәкләре, әле берсенең, әле икенчесенең авырып китүе, елаш-көйсезләнүләр, йокысыз төннәр… Ир-атның төрлесе бар: берәү тормыш арбасына җигелеп авыр йөкне сыкранмый тартуны вазыйфа санаса, кемдер гаиләне авыр йөк итеп кабул итә. Гомер кыска, без җирдә кунак кына, уйнап-көлеп яшәп калырга кирәк, дип исәпли Гөлнурның Илсуры да.

Йорт тоту мәшәкатьләре хатын җилкәсендә: күлмәк, чалбар үтүкләнгән, өй чиста, идән, кер юылган, ашарга пешкән булсын. Ир төнге уникедә кайтса да, эш күплекне сылтау итеп хәтта кайтмый калса да, хатын ризасызлык галәмәтен чыраена чыгармасын. Гел елмаеп, көлеп кенә торсын. Тырыша Гөлнур. Әмма…

«Бәла ишек какса, капкаңны киереп ач», дигән борынгылар. Көтмәгәндә мәкерле авыру, яман шеш бөтереп ала да урынга сала Гөлнурны. Монысы – баласы, мичтә әле анасы, диюләре хактыр, ахры. Балалар бәхетеннәндер, чирне башлангыч чорында, нык таралып, организмны тәмам агулап өлгергәнче искәреп ала табиблар. Шөкер, операция нәкъ вакытында ясалды, дип, иркен суларга өлгерми, яңа бәла баш калкыта. Егерме дүрт ел бер түбә астында яшәп, хәл кадәренчә дөнья көткән ире Илсур, үсеп кенә килә торган өч улын – гаиләсен ташлап, өйдән чыгып китә. Хыянәт ачысы күзен томалыймы, монысына берничек тә ышана алмый йөди ул. Кайтыр, ди, көтә… Атна уза, ай, ир юк та юк. Бер яшь кенә чуаш хатыны белән чуалуын җиткерәләр җиткерүен. Ышанмый. Ышанасы килми. Гөлнур үзе кырыкны узып бара, ә ир иллегә якынлашып килә ич инде. Мөмкинмени мондый хәл? Зиһене чуалгандыр, айныр, дип, дус-иш тә юатырга тырышкан була. Янәсе, мал да ашаган җиренә кайта, кайтмый хәле юк. Югыйсә элегрәк тә эш белән киткән җирен­нән ике-өч көнгә кичегеп кайткалаганы бар иде Илсур­ның. Гадәтен белсә дә, азгынлыкка юрамый иде моны Гөлнур. Күндәм, сүз тыңлаучан, кече күңелле ич ул! Кеше үтенечен аяк астына сала белмәүдән генәдер. Әүвәлге танышкан кич, авылларына телевизор төзә­тергә соң гына килгәне истә әле. Әгәр шул чакта: «Кай­тасым бар! Булмый!» – дип кырт кискән булса… Юллары беркайчан кисешмәс иде. Ә болай… Кулы эш белә, кеше хәленә керүчән дип юанасы гына. Карусыз адәмгә эш өючесе табылып тора бит аның. Хәер, эшли дә, акча да таба – ир кеше шундый булырга тиеш тә.
Йорттан хәтта киемнәрен дә алмый чыгып китсен дә кайтмасын, имеш. Кайтыр! Тик өметне өзмәскә, усалланмаска гына! Явызланып әллә ниләр кылып буладыр. Аралар бөтенләй өзелсенме?! Юк! Ә болай… өмет бар әле. Өмет яшәтә кешене. Дөнья көтү дигәннәр аны. Гыйшык-мыйшык уйнау, шаяру гына түгел ич.

Гаилә – балалар үсә, эшең алга китә, көч-куәт җыя торган изге җир бит ул.
Гөлнур кеше арасына чыгып бик күренеп йөрмәскә тырыша. Сер бирәсе, зарланасы килмәве дә хак.

Хәл сорашкан кыланып, берәү жәлләгән булыр, берәве балта тоттырыр, берсе пычак, диләрме… Төзәтә алмаслык ялгышлар сабыр итә белмәүдән килә дип ышана ул. Әмма «Кайтыр!» дигән ышаныч та гел җылытып тора алмый. Ул өйдә югында, эштә чакта, дус-ишләре кергәләп, «Илсур сораган иде», диеп, кием-салымын да ташып бетерде бугай инде. Ә беркөнне эшеннән сорап иртәрәк киткән иде Гөлнур. Ишек төбендә саллы гына яшькелт биштәр ята. Күңеле сизгән, Илсур – өйдә. Кайткан бит, кайткан! Балаларны да кисәтеп куярга онытмаска кирәк, үпкә-сапка күрсәтеп, турсаеп йөри күрмәсеннәр. Эзгә төшәр, җайланыр тормышлары. Адәм баласы хатадан хали була димени! Дүрт аяклы ат та абына. Бик авыр булса да, бу сынауны да үтәргә язгандыр шул аларга.
Әмма ялгышкан, кайтуы түгел, араларны тәмам өзеп, бөтенләйгә китеп баруы икән Илсурның.

Шул чактагы халәте искә төшсә, әллә гарьләнүдән, әллә көчсезлектән әле дә күзенә яшь тула Гөлнурның. «Синнән башка яшәү юк безгә! Китмә!» – дип ялынып-ялварулары… Түбәнсенү дип тә уйламады, ир чыгып китә башлагач, җибәрмәскә теләп аякларын кочып елады. Үзе генә түгел бит ул, балалар бар. Ә аларга әти кирәк! Әти сүзе, җан җылысы тансык малайларга. Кеше арасына керә, үсеп кенә килә торган чаклары ич. Әтиләре ташлап чыгып киткәнгә хурлана, иптәшләрен­нән ояла торган вакытлары. Ә иң авыры… берничек тә акча җиткереп, кием төткәзеп булмый. Өчәү бит алар! Бүген-иртәгә ир-егет буласы өч үсмер. Үсә торган, умырып ашый торган чаклары. Укытасы да бар. Почтада эшләгән Гөлнурның хезмәт хакы тартсаң-сузсаң да әллә нигә җитми шул, җитми. Алимент дип соранып йөрисе килми, ә әти кеше үзе белеп бирми.

Шашар дәрәҗәгә җиткән хатынының өстеннән атлап: «Виноват ли я, виноват ли я, виноват ли я, что люблю…» дип җырлап, бии-бии чыгып китүен онытырга иде дә бит…
Аңлашырга теләп, улларын ияртеп, әллә ничә кат эзләп тә барды. «Кайтыр!» дигән ышаныч әкренләп кимесә дә, ялварулар комга сеңгән су кебек эзсез югалса да, өмет сүнмәгән иде әле. «Әти, кайт!» – дип килгән улына күсәк – тимер лом күтәрде ир: «Йөрмә! Юллар өзелгән, күпер сүтек». Әле кайчан гына балалар дип үлеп торган кайгыртучан ата, җен алыштыргандай, ничек шулай үзгәрә ала икән?!

Көнкүреш комбинатыннан китеп, яңа ачылган банкка хуҗалык бүлеге мөдире булып урнашкан чагы иде Илсурның. Кулында машина, шәхси шофер, акча, мәхәббәт… Уңышлардан баш әйләнү шулдыр. Ачның хәлен тук белми. Казанда укучы улы акчага тилмергәч, көне буе банк ишек төбендә әтисенең эшкә килүен көтеп торды. Кыш, өс-башы юка. Туңып бетте. Әтисе яшь хатынын битеннән үбеп, машинадан төште. Өтек кыяфәтле малайга күз дә салмый, вәкарь белән банк ишегенә үрелде. «Әти, сине көтә идем…» Тыңлап та бетермичә, борын төбендә шартлатып япты ишекне. Хәер, ыргытты бер җөмлә: «Юк миндә акча…» Бәлки, булмавы хактыр да. Өч баладан каерып алган ирне кулда тоту җаен беләдер юха хатыннар. Үзеннән битәр сәмәнен каерып алу ягын кайгыртырга көйләнгән әрсез мутбикә икәне маңгаена язылган ич. Хәер, озакламый әтиләре ул хатыннан киткән, тагын да явызрагына барып капкан бугай… Шундый хәбәр килеп иреште.

 

Чыганак: Татар тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев