Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Ки­яү – дек­рет ялын­да

“Дөнь­я­да бул­ма­ган­ны уй­лап тап­ты­лар. Ба­ла – әни­сез, ир – эш­сез, ха­тын – эш­тә.

Бу дөнь­я­да ни­ләр ге­нә юк. Хә­зер ха­тын-кыз­лар эш­ли, ир­ләр дек­рет ялы­на чы­га. Мон­дый хәл­ләр га­дә­ти кү­ре­неш­кә әй­лә­неп ба­ра. Ека­те­ри­на Ива­нов­на кы­зы­ның ба­ла­сы ту­ып, бер ай уз­ган­нан соң эш­кә чы­гу­ы­на ачуы ки­лә. “Га­и­лә­сен тә­э­мин итү өчен, эш­кә чык­ты. Ире ба­ла бе­лән өй­дә уты­ра”, – ди ул.

Але­на­ның Рус­лан бе­лән га­и­лә ко­ру­ы­на 5 ел­дан ар­тык ва­кыт узып кит­кән. Әм­ма ул 32 яшен­дә ге­нә ба­ла тап­кан. Баш­та Нигъ­мә­тул­лин­нар үз­лә­ре өчен ге­нә яшәр­гә ка­рар кыл­ган­нар: ипо­те­ка­га фа­тир ал­ган­нар, чит ил­ләр­гә ял­га йөр­гән­нәр, кре­дит­ны тү­ләп бе­тер­гәч ке­нә ба­ла та­бар­га план­лаш­тыр­ган­нар. Та­биб­лар­га йө­ри баш­ла­гач, Але­на­ның ба­ла та­ба ал­ма­я­ча­гы ачык­ла­на­ган. Тик­ше­рү­ләр узып, төр­ле ана­лиз­лар тап­шы­рып, бик озак дә­ва­лан­ган ха­тын. Лә­кин нә­ти­җә­се ге­нә бул­ма­ган.

Ан­на­ры та­биб­лар бе­лән ки­ңәш­ләш­кән­нән соң, ЭКО ясар­га ка­рар ка­бул ит­кән­нәр. Ти­еш­ле кү­ләм­дә ак­ча да җый­ган­нар. Ин­де га­и­лә­не план­лаш­ты­ру үзә­ге­нә ба­рыр­га җы­ен­ган­да, Але­на үзен­дә үз­гә­реш­ләр си­зә. Да­ру­ха­нә­дән тест- по­лос­ка алып кай­та һәм... ба­ла­га уз­га­нын ачык­лый. Мо­ңа бу­ла­чак әти-әни, алар­ның ата-ана­ла­ры шат­ла­нып туя ал­мый.

Шат­лык бе­лән бор­чу-мә­шә­кать янә­шә йө­ри ди­ләр бит. Хак икән. Рус­лан эш­ли тор­ган за­вод­та җи­тәк­че алы­шын­ган. Яңа җи­тә­че бе­лән ур­так тел та­ба ал­ма­ган ул. Ике ара­да ки­е­рен­ке­лек ар­та гы­на бар­ган һәм ир чир­ли баш­ла­ган. “Яңа се­бе­ре­ке яңа­ча се­бе­рә”, – ди­ләр бит. Яңа ди­рек­тор пре­ми­я­ләр­не кис­кән, эш ре­жи­мын кат­гый­лат­кан. Тиз­дән ба­ла ту­а­сы га­и­лә өчен бу бер дә ку­а­ныч­лы хәл тү­гел. Әм­ма Але­на ирен ты­ныч­лан­дыр­ган: “Бор­чыл­ма. Иң мө­һи­ме – ба­ла сау-сә­ла­мәт ту­сын, үзе­без исән-сау бу­лыйк. Кал­га­ны хәл ите­лер”, – ди­гән ул.

Аның ка­ра­вы Але­на­ның эшен­дә ки­ре­сен­чә, ал да гөл. Йөк­ле­лек ал­дын­нан гы­на, Ал­ла­һы­ның яр­дә­ме бе­лән, аны юга­ры ва­зи­фа­га куй­ган­нар. Аны за­ры­гып кө­тә­чәк­лә­рен, дек­рет ялын­нан ир­тә­рәк чык­са, таш­ла­ма­лар, бо­нус­лар би­рә­чәк­лә­рен дә әйт­кән­нәр.

Бер көн­не те­ле­ви­зор­дан Але­на кай­сы­дыр эс­т­ра­да йол­ды­зы­ның ире­нең дек­рет ялы­на ки­түе ту­рын­да хә­бәр ишет­кән. Һәм Але­на­ның эше ях­шы бу­лу­ын ис­тә то­тып, үза­ра ки­леш­кән­нән соң, ба­ла ту­ып, бер ай уз­гач, Рус­лан­ны дек­рет ялы­на чы­га­рыр­га ка­рар кыл­ган­нар. Яшь­ләр­нең бу ка­ра­рын ата-ана­ла­ры хуп­ла­ма­ган... Әм­ма яшь ата-ана мо­ңа ка­нә­гать.

Ан­ге­ли­на­га 7 ай тул­ды. Рус­лан өй­дә уты­ра. Бу га­и­лә 5 кат­лы йорт­ның 4нче ка­тын­да яши. Рус­лан ба­ла­ны ко­ляс­ка бе­лән урам­га алып чы­га, озак­лап парк­лар­да йө­ри­ләр. Ан­ге­ли­на­ны аша­та, юын­ды­ра, ки­ен­де­рә, төн­лә дә ба­ла­ны ка­рый. Мон­нан тыш, өй җы­еш­ты­ру, кер юуу, кер үтүк­ләү, ки­бет­кә йө­рү, ашар­га пе­ше­рү, ком­му­наль хез­мәт­ләр, те­ле­фон өчен тү­ләү­ләр, ва­тыл­ган әй­бер­ләр­не тө­зә­тү ... кыс­ка­сы, ха­тын-кыз­ның та­вык чүп­ләп бе­те­рә ал­мый тор­ган бар эшен зар­лан­мый­ча баш­ка­ра.

Але­на исә эш­тә. Ты­рыш ха­тын­ны озак­ла­мый җи­тәк­че итеп ку­я­лар. “Рус­лан ту­еп, эш­кә чы­гам гы­на ди­мә­сен. Ба­ла бе­лән озаг­рак утыр­сын иде”, – ди ул.

Аның бо­лай эш­лә­ве­нә үзе­нең әни­се ге­нә кар­шы. “Дөнь­я­да бул­ма­ган­ны уй­лап тап­ты­лар. Ба­ла – әни­сез, ир – эш­сез, ха­тын – эш­тә. Ба­ла­ның әни­сен күр­ми­чә үсү­е­нә бор­чы­лам. Үсеп җит­кәч, Ан­ге­ли­на әни­сен­нән ваз ки­чәр­гә дә мөм­кин бит. Го­мер-го­мер­гә ир ак­ча та­бып, га­и­лә­сен тә­э­мин ит­те. Мон­да сау-сә­ла­мәт ир дек­рет ялын­да уты­ра”, – ди ул.

Рус­лан­ның әни­се Кад­рия ха­ным да “кыр­мыс­ка оя­сы­на та­як ты­гып, бу­тый”. “Ба­ла туу­га эш­кә чап­ты. Ди­мәк, аңа ба­ла ки­рәк­мә­гән. Кү­ке! Ярый әле улым акыл­лы бу­лып чык­ты, кы­зын үзе тәр­би­я­ли”, – ди ул.

Хөр­мәт­ле га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз, бу га­и­лә­дә кем хак­лы, кем га­еп­ле: 5 ел кө­теп ал­ган мә­хәб­бәт җи­ме­шен таш­лап эш­кә чык­кан ана­мы? Әл­лә ха­ты­ны­ның җил­кә­се­нә ме­неп утыр­ган ир­ме? Мин бу га­и­лә­нең тор­мы­шы­на кы­сыл­мау ягын­да. Үза­ра ки­ле­шеп, хәл итеп алар шу­лай дус-та­ту яши­ләр. Иң мө­һи­ме – ике­се дә ка­нә­гать. Ба­ла да әти­се бе­лән үсә. Бү­ген­ге тор­мыш­та ба­ла­лар­ның күп­че­ле­ге ата-ана­сын күр­ми дә ди­яр­лек. Ата-ана дөнья куа, кы­зы-улы бе­лән сөй­лә­шер­гә ва­кы­ты кал­мый. Бәл­ки, күб­рәк әти­се бе­лән үс­кән ба­ла­лар тор­мыш авыр­лык­ла­ры­на би­реш­ми тор­ган бу­лып үсеп, үз­лә­ре­нең әти­лә­ре бе­лән го­рур­ла­нып яшәр­ләр.

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ара­быз­да ха­ты­ны дек­рет ялы­на чык­кач, эшен таш­лап өй­дә сы­ра эчеп яту­чы ир­ләр да шак­тый. Алар бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да Рус­лан хөр­мәт­кә ла­ек. Але­на ба­ла­сы өчен бор­чыл­мый­ча, эшен ти­еш­ле дә­рә­җә­дә баш­ка­ра. Баш­ка ха­тын-кыз­лар ке­бек өй­дә дә, эш­тә дә ат уры­ны­на эш­лә­ми. Иң мө­һи­ме: ул ирен ким­сет­ми, ба­ла­сы­ның әти­се бе­лән бу­лу­ы­на сө­е­нә ге­нә. Ә сез ни­чек уй­лый­сыз, фикерләрегезне кө­тә­без!

Зөл­фия ИС­ЛӘЙ­ЛЕ

фото – mamaplus.md

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч

2
X