Кадерлебез – Абдуллина Гөлсем Мостафа кызына бүген 80 яшь тула! Сөекле әниебез! Сине алтын юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

24.05.2017 08:31 Печать

Кадерлебез – Абдуллина Гөлсем Мостафа кызына бүген 80 яшь тула! Сөекле әниебез! Сине алтын юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озын-озак гомер ит, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә күмелеп яшә.

Мамык кебек йомшак чал чәчләрең,

Кояш нуры балкый йөзеңдә.

Тормыш моңы – зәңгәр күзләреңдә

Җан җылысы – һәрбер сүзеңдә.

Сәламәт бул,

Бул бәхетле,

Елмаеп кына яшә.

Тик бел,

Үзең генә түгел,

Безнең белән янәшә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017