23 майда Дания Миңнехановна Хәмидуллинаның туган көне. Аны ихластан котлыйбыз!

24.05.2017 08:35 Печать

23 майда Дания Миңнехановна Хәмидуллинаның туган көне. Аны ихластан котлыйбыз!

Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып санала. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз сабыеңдай якын күрергә, кайгы-шатлыкларын уртаклаша белергә кирәк. Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимазниянең башлангыч сыйныф укытучысы Дания Миңнехановна Хәмидуллина әнә шундыйлардан. 

Шушы көннәрдә ул үзенең гомер бәйрәмен, туган көнен билгеләп үтә. Дания ханым инде 33 ел балаларда белемгә, туган телгә, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүгә зур көч куя. Аның тырыш хезмәте күпсанлы мактау кәгазьләре белән дә дәлилләнгән.

Югары квалификацияле укытучыбыз укучыларына гына түгел, хезмәттәшләре өчен дә өлге. Без, 4 “В” чыгарылыш сыйныф укучылары ата-аналары да, аны чиксез хөрмәт итәбез. Балаларыбызга төпле башлангыч белем һәм тәрбия биргәне өчен чиксез рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Дания Миңнехановна, киләчәктә дә шулай югары күрcәткечләргә ирешеп, мәгариф үсеше өчен армый-талмый хезмәт итегез. Ак бәхетләр, корычтай ныклы сәламәтлек, имин көннәр сезгә.

Табигатьтән сезгә илһам иңгән,

Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.

Белем дигән илне якын итеп,

Яулагансыз текә үрләрне.

Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,

Исемегез һәркем телендә.

Беркайчан да болыт капламасын,

Кояш булсын тормыш күгендә.

 4 “В” сыйныф укучылары һәм ата-аналары


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017