Автогигант уңышлы эшли

09.11.2017 14:56 | Яңалыклар тасмасы Печать

Автогигант уңышлы эшли

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә  агымдагы елның 10 аена да башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Соңгы елларда автогигантның уңышлы эшләве сөенечле  хәл. Генераль директор Сергей Когогин әйтүенчә, агымдагы елда базар үсеше өметле фаразларны да узып китте.

“2017 елның калган ике аенда машиналар җыю буенча төп конвейердагы темпны тәүлегенә 210 автомобиль дәрәҗәсендә тотарга кирәк. Бу КАМАЗ автомобильләренә ихтыяҗ зурлыгын күрсәтә”, – ди Сергей Когогин.

Сату һәм сервис буенча генераль директор урынбасары Сергей Афанасьев, гыйнвардан октябрьгә кадәр  28 791 “КАМАЗ” техникасы сатылуын хәбәр итте. Аларның 25 332 сен Россия кулланучылары алган. Ел ахырына кадәр компания 38 меңнән артык автомобиль сатарга планлаштыра. Бу да узган елгы күрсәткечләрдән югары.

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең финанс блогы җитәкчесе Андрей Максимов әйтүенчә, МСФО  буенча табыш ел башыннан 117,9 млрд. сумга җиткән. Чиста табыш 3,5 миллиард сумнан арткан. Җитештерүгә инвестицияләр 11,2 млрд. сумнан артык тәшкил итә.

Эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау киңәшмәсендә алдынгыларны бүләкләү дә булды. “КАМАЗ” профсоюз комитеты җитәкчесе Александр Васильев “Фидакарь хезмәте өчен “медале һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Автогигантның матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев  ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәхмәтенә ия булды. “ЦФ КАМА” уртак предприятиесе генераль директоры Александр Захаровка Россия сәүдә-сәнәгать министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Зөлфия ФОАТОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике