Россиядә балалар өчен SIM-карталар барлыкка килергә мөмкин

10.11.2017 07:46 | Яңалыклар тасмасы Печать

Россиядә балалар өчен SIM-карталар барлыкка килергә мөмкин
Россиядә балалар өчен SIM-карталар барлыкка килергә мөмкин. Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров шундый тәкъдим белән чыкты, дип хәбәр итә RSN. Аның сүзләренчә, биредә төп проблема – әлеге «симкалар»ның балаларның әти-әниләренә рәсмиләштерелүендә.
«Барлык элемтә операторларында да булган функцияне закон нигезендә беркетергә вакыт җитте дип саныйм. Әмма алардан (балалар өчен SIM-карталар) бик азлар гына файдалана», - дип белдерде ведомство башлыгы. Роскомнадзор җитәкчесе ачыклык керткәнчә, «Элемтә турында»гы законга тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк. Ул әлеге мөмкинлекне Дәүләт Думасының язгы сессиясендә карарга тәкъдим итте.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить