Бензин бәясе рекорд куйды

15.11.2017 09:22 | Яңалыклар тасмасы Печать

Бензин бәясе рекорд куйды
"Российская газета" хәбәр итүенчә, илдә бензинның күпләп сату бәясе яңа рекорд куйган. Узган атнада АИ-92 маркалы бензинның тоннасы – 42 мең 850 сум (2,3 процентка арткан), ә АИ-95 44 мең 990 сумга (1,7 процент арткан) кыйммәтләнгән. Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында әнә шундый хәлләр күзтелгән.
Бәяләр "Газпром нефть"нең Мәскәү нефть эшкәртү заводындагы бер җайланмасы эштән туктау аркасында арткан дип фаразлана. Ул ноябрь урталарында яңадан эшли башларга тиеш, дип тә әйтәләр. Монополиягә каршы федераль хезмәт белгечләре исә якындагы 10 елда Россиядә ягулык бәяләре инфляциягә караганда тизрәк артачак дип фаразлый.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике