Чаллылы мошенниклар ятмәсенә капкан

15.11.2017 10:02 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллылы мошенниклар ятмәсенә капкан

Күпме генә кисәтсәләр дә шәһәрдәшләребез һаман да мошенниклар тозагына эләгә. Шушы көннәрдә 43 яшьлек ир-ат белдерүләр сайты аша снегоход сатып алырга була. Үзенә кирәкле модельне тапкач сатучы белән элемтәгә керә һәм 29 мең сум күләмендә акча күчерә. Сөйләшенгән вакытка снегоходы килеп ирешмәгәч зыян күрүче хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.  Алар сатучының Мәскәү өлкәсендә яшәвен ачыклыйлар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла.  


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике