“Безнең сыйныф уңганы-2017” конкурсы

15.11.2017 14:32 | Яңалыклар тасмасы Печать

“Безнең сыйныф уңганы-2017” конкурсы

Игътибар, игътибар! «Шәһри Чаллы» газетасы мәктәп укучылары арасында “Безнең сыйныф уңганы–2017” конкурсын игълан итә. Анда Чаллы һәм Чулман төбәгендәге район, авыл мәктәпләре укучылары, аерым сыйныфлар һәм хәтта ата-аналар комитетлары катнаша ала. 

Моның өчен газетабызның электрон адресына сез тәкъдим иткән уңган укучының фотосын, аның уңышлары хакында һәм аның кайсы мәктәптән һәм класстан икәнлеге хакында язып 1 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Безнең электрон адрес: Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript ( конкурска материалларны редакциягә дә китерергә була, адресыбыз: Яңа шәһәр,Яшь Ленинчылар бульвары , 9 йорт (27/19)) 2 декабрдән бәйгедә катнашучылар хакында мәгълүмат Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript сайтына урнаштырылачак һәм шунда ук алар өчен тавыш бирергә мөмкин булачак. Конкурска йомгак 29 декабрьдә ясала. Җиңүчеләргә истәлекле һәм татлы бүләкләр, “Шәһри Чаллы” газетасының сертификаты тапшырылачак.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике