Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә Газиз Кашапов-Үзилене искә алу кичәсе узды

22.11.2017 08:16 | Яңалыклар тасмасы Печать

Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә Газиз Кашапов-Үзилене искә алу кичәсе узды

Иҗатка соңарып кына килгән һәм бакыйлыкка иртәрәк күчкән әдипләр арасында иҗади гомере 15 еллап кына булган Газиз Кашапов та бар. Дөньяда нибары 49 ел яшәп, зур тормыш мәктәбе үткән, прозаик, публицист, шагыйрь буларак танылган шәхес ул. 16 ноябрьдә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә Газиз Кашапов-Үзилене искә алу кичәсе узды.

Чараны әлеге китапханәдә оештырылган әдәбият музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина әзерләде һәм алып барды; шигырьләре белән үреп, Газиз Кашапов үткән катлаулы тормыш юлына күзәтү ясады. “Мин ашыгып тудым бу дөньяга...” дип язган шагыйрь яшьли ятим калып әбисе тәрбиясендә үсә, хәрби хезмәт үткәндә һәлакәткә очрый, ләкин күңелендә кечкенәдән иҗат очкынын йөрткән кеше буларак, аны иҗат яңадан аякка бастыра. Яшәтә, яшьнәтә. Кыска гына гомерендә җиде китаплык басма мирас калдыра ул. Әле басылмаганнары күпмедер дә, йөрәгендә йөрткән уй-хисләре күпме булгандыр. Якташы Хәсән Туфан турында “Киек каз юлы” романының икенче кисәген язарга өлгерми калуы да зур үкенеч.

Чарада катнашучы Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафин күңелендә язучы турындагы хатирәләр шактый саклана. “Сәмум җиле” китабы, “Казан утлары” журналы һәм башка вакытлы матбугат чараларында басылган әсәрләре буенча таныш булган әлеге гаярь ир-егет белән беренче очрашулары, шаулап-кайнап торган Чаллыда эшли башлаган вакытлары турында искә төшерде ул. Газиз Кашаповның Хәсән Туфан белән ныклап аралаша башлагач, яшь каләм ияләрен дә олпат язучы янына алып бара башлавын, шул рәвешле әдәби юл башында төпле киңәшкә мохтаҗ яшь шагыйрьләргә ярдәм кулы сузуын да искә алды. Узган гасырның 90 нчы елларында аның зур публицист буларак танылуын, кыю рәвештә үз карашларын, үз позициясен яклаучы каләм иясе булуын билгеләп үтте. Күптән түгел генә Газиз Кашаповның Үзиледәге музеена аның бик күп шәхси документларын тапшыруын да әйтте.

Кешенең бу җирдәге гомерен ул яшәп киткән еллар гына билгеләми. Туган ягында танылган, зурланган әдипләр бу яктан бәхетле: аларның гомере якты истәлек булып халык хәтерендә яши. Аксубай районыннан килгән зур делегациянең чыгышын тыңлагач, Газиз Кашапов-Үзиленең үз илендә, үз ягында хөрмәтле шәхес буларак олылануына сокландык. Яңа Үзи авылы мәдәният йортында урнашкан музейның ишекләре һәрдаим ачык, биредә Г.Кашапов истәлегенә төрле чаралар үткәрелә; каберенә зиярат кылалар; авылга кергән җирдә баннер эшләнгән; Бакый Урманченың шәкерте Альфред Әбдрәшитов ясаган сыны куелган. Г.Кашаповның музейдагы архивы гаҗәеп дәрәҗәдә бай икән. Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов аның исемендәге урам булдыру уе турында да җиткерде. Шагыйрьнең әсәрләрен, бигрәк тә шигырьләрен тәрҗемә итү кирәклеген дә күтәрде якташлары. Афәрин диясе генә кала. Яхшы ниятләренең тормышка ашуына өметләник.

Кичәгә Чаллыда яшәп иҗат итүче күп кенә шагыйрьләр һәм язучылар, әдипнең балалары, туганнары килгән иде. Сәхнәгә күтәрелгән Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, төбәкне өйрәнүче язучы-шагыйрь Мансур Сафин дустын зур шәхес буларак искә алды. Шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың да каләмдәше турында хатирәләре яңгырады кичәдә. Шагыйрьнең соңгы шигырен укып, аның бу тормышка, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән яшәвенә игътибар юнәлтте.

Газиз Кашаповны күреп белүчеләр арасында чаллылыларның күпчелегенә таныш булган җырчы мөгаллимә Дания Сибгатуллина әдипнең җыр-моңга гашыйк кеше булуын искә алды. Аеруча халык җырларын ярата иде ул, диде мөгаллимә. “Кеше китә, җыры кала” сүзләре Газиз Кашаповка да туры килә, җыр кебек иҗаты калды, һәм без бу иҗатны күтәрергә, сакларга тиешбез дип, Чаллы педагогия университетында язучы иҗаты буенча курс эшләре язылуын мисалга китерде. Дания Сибгатуллина башкарган “Җилкән” (Ә.Ситдыйкова сүзләре, Ф.Сафин көе), автор-башкаручы Зөлфия Җиһан башкаруындагы “Яши алмас идем” (Г.Кашапов сүзләре) җыры да әлеге кичәнең рухына туры килде, әдипнең Роза Хәмидуллина башкаруында яңгыраган шигъри фикерләре татарның талантлы улы калдырган мирасның сакланырга тиешлеген тагын бер кат искәртте кебек.

Милләтебезнең йөзек кашы булган талантлары яклауга, саклауга мохтаҗ. Алар тудырган әдәби мирасның кадерләнүе, зурлануы, иң беренче чиратта, исәннәр өчен кирәк. Алга таба да зур әдәбиятлы, көчле халык булып яшәү өчен кирәк.

Лилия Фәттахова

Роза Хамидуллина фотолары


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике