Чаллыда тагын бер Кытай компаниясе ачыла

22.11.2017 08:25 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллыда тагын бер Кытай компаниясе ачыла

Чаллыда Кытайлылар 50 млн. сумга төшәчәк җитештерү эшен башлап җибәрәчәкләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Элдар Тимергалиев Кытайда халыкара инвестиция ярминкәсендә булган. Чаллы һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлек турында ул Шэньян шәһәре башлыгы белән сөйләшкән. 

Моның нәтиҗәсе буларак, Jixing компаниясе белән килешүләр төзелгән. Әлеге оешма Чаллыда эшләп килүче Haier компаниясен товар белән тәэмин итергә ризалашкан. Бу проект якынча 51 миллион сумга бәяләнә. Эшне башлап җибәрү өчен 2000 квадрат метр мәйданда җир һәм 30 хезмәктәр кирәк булачак икән.

графика из сайта – https://oaeguide.tourister.ru

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике