Чаллы хакиме чыгышы кызыксыну тудырды

01.12.2017 09:10 | Көн темасы Печать

Чаллы хакиме чыгышы кызыксыну тудырды

Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Сколковода моношәһәрләр мэрлары корылтаенда доклад белән чыгыш ясады.

Ул “Нәтиҗәләр ясап-киләчәккә планнар корабыз” пленар сессиясендә Чаллы турында Кама агломерациясенең үзәге диде. Россиядә җитештерелгән һәр ике йөк автомобиленең һәм һәр өч көпчәкнең берсе, илдә эшләнгән пластик материалларның дүртенче өлеше Чаллыга туры килә, дип белдерде.

Хаким автокалада икътисадның тотрыклы үсештә булуы, заманча технологиялар кулланып җитештерүчәнлекне арттыру, төзекләндерү эшләренең төгәл һәм бернинди тайпылышсыз баруын бәян итте. Дәүләт программаларының үз вакытында үтәлүен башкарылган эшләр белән раслады. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмен тоеп эш итүләрен ассызыклады. Чаллы хакиме чыгышы съезда катнашучыларда кызыксыну тудырды. Киләчәктә автокалага тәҗрибә уртаклашырга килергә теләүчеләр шактый булыр.

 

 

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике