Татарстанда фаҗига: машина күпердән елгага төшеп, йөртүчесе һәлак булган

01.12.2017 17:01 | Яңалыклар тасмасы Печать

Татарстанда фаҗига: машина күпердән елгага төшеп, йөртүчесе һәлак булган
Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән очкан, шоферы үлгән, дип хәбәр итә Чаллы автоинспекциясе. Юл-транспорт һәлакәте кичә 21.30 сәгатьтә килеп чыга. 6нчы модель «Жигули» автомобилендә 20 яшьлек Мөслим кешесе Яшьлек проспекты ягыннан Боровецкий урманына таба юл тота. Шилнә елгасы аша салынган күпердән чыкканда, күпер култыксаларын җимереп, машина чокырга әйләнеп каплана. Машина йөртүче шунда ук һәлак була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан.+ Матбугат. ру


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить