Һава торышы начарлана: бозлы яңгыр, кар-буран көтелә

04.12.2017 16:11 | Яңалыклар тасмасы Печать

Һава торышы начарлана: бозлы яңгыр, кар-буран көтелә

МЧСның Татарстан буенча идарәсе бүген 4 декабрь киченнән башлап иртәгәге кичкә кадәр һава торышының бозылуы хакында кисәтү таратты. Республикада бозлы яңгыр, буран һәм көчле җил кбулуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин икән.

Шуңа күрә юлларга чыгудан тыелып торырга кушалар.

Иртәгә 5 декабрьдә Чаллыда көндез +1 градус җылы була, ә төнлә температура -4 градуска төшә, дип фаразлый һава торышын күзәтүчеләр.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике