Шәһәрдә бәйрәм чыршыларын урнаштыра башладылар

06.12.2017 08:54 | Яңалыклар тасмасы Печать

Шәһәрдә бәйрәм чыршыларын урнаштыра башладылар
Чаллыда төп Яңа ел чыршысы һәр елдагыча «Азатлык» мәйданында куелачак.Чыршыны урнаштыру башланган инде. 
 Аны быел мэрия бинасына якынрак урында — фонтан янында куячаклар. Чыршыны ачу тантанасы 27 декабрьгә планлаштырылган.
Шулай ук шәһәрнең тагы өч җирендә: Сарман трактында, Мәләкәс Яр буенда һәм Сидровка бистәсе паркында чыршылар утларын кабызачаклар. Һәр бәйрәм чыршысын ачу тантанасына мәдәният хезмәткәрләре аерым күңел ачу программасын әзерли.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике