Чаллыда бәйрәм чаралары гөрли

04.01.2018 19:10 | Көн темасы Печать

Чаллыда бәйрәм чаралары гөрли
Яңа ел бәйрәм көннәре һәм каникуллар Чаллыда күтәренке рухта үтә.Шәһәр паркларында, чыршылар куелган мәйданнарда, күңел ачу урыннарында төрле күңел ачу программалары, концерт-тамашалар берсен-берсе алыштырып кына торалар. Быел Чаллыда балалар өчен аеруча кызыклы чаралар күпләп оештырыла.Автогигантның яшь талантлары үзләре дә күңел ачу программаларында актив катнашалар.Яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр көн саен шәһәрнең Азатлык мәйданында чыгыш ясыйлар, күңелле уеннар оештыралар. Чаллы халкына "Изуми" театрының "Ак тылсым" исемле тамашасы аеруча ошады.Шунысы үзенчәлекле бу республикабыз башкаласыннан килгән иҗат коллективы автокаланың өч мәйданында чыгыш ясады. Шишкин бульварында, Мәләкәс яр буенда һәм Азатлык мәйданында күрсәтелгән тамашаларда һәркеше катнаша алды.Актерларның оста уйнаулары гына түгел, гаҗәеп матур утлар белән бизәлгән киемнәре дә тылсымлы мизгелләргә-әкият иленә алып кереп китте. Чаллыда бәйрәм чаралары Раштуа бәйрәме үткәнче дәвам итәчәк.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике