"КАМАЗ-мастер" экипажы "Дакар-2018" узышларының беренче этабында финишка өченче килде

07.01.2018 10:56 | Көн темасы Печать

"КАМАЗ-мастер" экипажы "Дакар-2018" узышларының беренче этабында финишка өченче килде
"КАМАЗ-мастер" командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы "Дакар-2018" узышларының беренче этабында финишка өченче килде. 31 чакрым озынлыктагы беренче махсус юлны ул лидердан 29 секундка калышып узды. Финишка беренче булып TATRA командасыннан чех Алеш Лопрайс килде. Икенче урында – Голландия узышчысы Мартен Ван Ден Бринк (RENAULT). "КАМАЗ-мастер" командасының калган узышчыларының беернче этап күрсәткечләре: Антон Шибалов – бишенче (+1 минут 18 секунд), Дмитрий Сотников – җиденче (+1 минут 48 секунд), Айрат Мәрдиев сигезенче (+2 минут 11 секунд) булып килгән. “КАМАЗ-Мастер” командасының узышта дүрт экипажы катнаша. “Дакар” стартына барысы 42 йөк машинасы чыккан. Узышлар 20 гыйнварга кадәр дәвам итә


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике