Гөбәдия татарның иң затлы ризыгы

07.01.2018 11:02 | Яңалыклар тасмасы Печать

Гөбәдия татарның иң затлы ризыгы
Яңа ел бәйрәмнәре үтеп ризык тулы өстәлләр бушап калды.Тәмле ашка күнеккән ашказаны ниндидер ят, тәмле тәгам эзли. Гөбәдия пешереп ашагыз, ул гомер-гомергә татарның иң затлы ризыгы санала. Гөбәдия өчен камыр ясау: * майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак, * 6 йомырка, * 1 аш кашыгы тоз, * 3 уч шикәр комы (120 г тирәсе), * 80 г чүпрә (коры чүпрә ярамый, камырны начар кабарта икән), * 200 г акмай, * 50-60 г үсемлек мае. 1 литр сыеклыкка 2 кг исәбеннән он алына. Онны салганчы, сыеклыкны чак кына җылытып алырга кирәк. Май камырны басып бетерер алдыннан гына салына. «Аркадан тир бәреп чыкмый торып, камыр әзер булмый», – ди Гөлсинә ханым. Басканнан соң камырның бераз кабарганын көтәргә кирәк. Бу кад?р камырдан өч таба гөбәдия чыга. Эчлеген ясау: (бер таба гөбәдиягә) 1 стакан тулыр-тулмас дөге, 5 йомырка (кабыгы әрчелгән йомырканы тозга манып алып, эре угычтан уалар), 1 стакан йөзем җимеше, 300 г корт, 350 г акмай. Эчлек катлы-катлы итеп салына. Акмайны йөзем өстенө түшәп чыгалар. Гөбәдиянең аскы ягына – 500 г, өске ягына 200 г камыр кирәк. Сөембикә.ру


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить