“КАМАЗ-мастер”дан Эдуард Николаев “Дакар-2018”нең боҗра этабында җиңеп чыккан

08.01.2018 10:48 | Яңалыклар тасмасы Печать

“КАМАЗ-мастер”дан Эдуард Николаев “Дакар-2018”нең боҗра этабында җиңеп чыккан
Пискода узган “Дакар-2018”нең икенче этабында Россиянең “КАМАЗ-мастер” командасыннан Эдуард Николаев экипажы җиңеп чыккан, дип хәбәр иткән Facebookта үз битендә команда. Фото Спортивная команда Икенче көн узышлары 267 километрлы боҗра этабы булып, 90 проценты юлсыз секция булган. Рельефлы комлы юллар, бигрәк тә кызу вакытта, финишка баруда зур каршылыклар тудырган. Штурман-җиңүче юлның кыенлыгын 10 баллы шкалада “җиделе”гә бәяләгән.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике