Татар артистлары Питрәчтәге авариядә ятим калган балаларга акча җыя

08.01.2018 11:25 | Яңалыклар тасмасы Печать

Татар артистлары Питрәчтәге авариядә ятим калган балаларга акча җыя
Инициатива белән Инстаграмда Әбри Хәбриев чыккан. Аңа җырчы Айгөл Бариева кушылган. Шоумен Әбри Хәбриев Инстаграм аккаунтында мөрәҗәгать язган. Питрәч авариясендә һәлак булган Дәүләтшиннар гаиләсенә һәм Алинә Мортазина гаиләсенә ярдәм күрсәтик, дип өнди ул. Исегезгә төшерәбез, Дәүләтшиннарның 3 баласы тома ятим калды, Алинә Мортазинаның нәни кызчыгы әнисез калды. Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Әбри посты белән бүлешкән. ///http://intertat.tatar////


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике