ЧАЛЛЫ КҮГЕНДӘ СӘЕР ЯКТЫЛЫК: НӘРСӘ БУЛДЫ БУ?

08.01.2018 19:26 | Яңалыклар тасмасы Печать

ЧАЛЛЫ КҮГЕНДӘ СӘЕР ЯКТЫЛЫК: НӘРСӘ БУЛДЫ БУ?

Социаль челтәрләрдә раштуа төнендә булган сәер яктылыкның нәрсә икәнен ачыкларга тырышалар. Шаһитлар әйтүенчә, яктылык вакытында һава дулкыны да сизелгән. Бу хәл бүген, җиденче гыйнварда 0.20 минутта була. Яктылыкны Татарстанның көнчыгыш районнарында — Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Чистайда яшәүчеләр дә күргән. «ВКонтакте»да бу күренешнең Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә дә күзәтелүе әйтелә. «Ап-ак күк йөзен күрдем». «Салют аталар дип уйлаган идем, бер генә тапкыр булды. Салют булмаган икән», — дип яза кулланучылар. Күп шәһәрләрдә берьюлы булганлыктан, бу метеорит дип фаразлаучылар да бар. Удмуртиядә яшәүчеләр тәрәзәләр зыңгылдаганы турында яза.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике