Яман шеше авыруын җиңәбез!

09.01.2018 14:03 | Яңалыклар тасмасы Печать

Яман шеше авыруын җиңәбез!

Татарстан Республикасының “Рак победим” Иҗтимагый оешмасы  РФ  Президентының гражданлык  җәмгыяте институтларын үстерү өчен бирелүче грантлар  бәйгесендә җиңүгә иреште.

 Грант акчалары Чаллыдагы “Второе дыхание” Социаль-психологик ярдәм үзәгендә  ракка каршы программаны тормышка ашыру өчен тотылачак. 2017 елның башына  биредә әлеге куркыныч диагноз куелган  15000 нән артык  исәптә торган.

   Проект онкология белән авыручы кешеләрнең  социаль  актив чорын озайтуны күздә тота. Аның кысаларында  белгечләрнең индивидуаль   консультацияләре, авырулар һәм аларның якыннары белән төркемләп эшләү,  онкоавыруларны яклау төркемнәре оештыру, иҗади остаханәләр булдыру кебек эшлэр каралган. Бу эшләргә  авырудан тулысынча дәваланган  элеккеге пациентлар да җәлеп ителгән.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике