Чаллыга – акчалата премия. Ни өчен?

10.01.2018 08:34 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллыга – акчалата премия. Ни өчен?

Шәһәребез ел саен республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Шушы көннәрдә узган елдагы эшчәнлек буенча Татарстанда иң төзек шәһәр ачыкланды. Чаллы “Иң төзек торак пункт” номинациясендә җиңде. Һәм хөкүмәт дипломы һәм 1 миллион 92 мең сум акча белән бүләкләнде.

ТР торак-коммуналь хуҗалык һәм төзеле министрлыгының обһектларны мониторинглау бүлеге башлыгы Рөстәм Хәкимов әйтүенчә, бу акчаның 10%ын шәһәрнең төзекләндерүдә катнашкан хезмәткәрләргә бүлеп бирәчәкләр. Ә калган шәһәр мохитын тагын да матурайтуга тотылачак.

Әлеге бәйгедә “Җилкомсервис” идарә комапниясенә территорияне яшелләндерүдәге югары күрсәткечләре өчен диплом тапшырылды.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике