Яңа елда яңа гаилә!

10.01.2018 09:05 | Яңалыклар тасмасы Печать

Яңа елда яңа гаилә!

Яңа елда 7 гаилә барлыкка килде

2018 елда Чаллының тантаналар саенда 7 гаилә теркәлде. Беренче булып 6нчы гыйнварда Элмира һәм Айдар Гыйләҗевләр гаиләсе барлыкка килде.

Яңа елда Чаллыда беренче булып Кама балалар медициан үзәгендә кыз бала дөньяга аваз салды. 1 гыйнварда туган нәнинең авырлыга 3870 грамм, буе 53 сантиметр. Сабый Мөслим районыннан килеп туган. Шул ук көнне Чаллы гаиләсендә малай дөньяга килгән. 2–8 гыйнварда Чаллы ЗАГСында 30 бала тууы теркәлгән. Ә узган елның декабрендә 13 пар игез бала туган.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить