Чаллыда 42 нче полиция терәк пункты ачылды

08.02.2018 14:11 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллыда 42 нче полиция терәк пункты ачылды

Яңа терәк пункты Мәләкәс аръягының 21 нче мәһәлләсендә ачылды.  Ул якынча 10 кешегә хезмәт күрсәтүгә каралган.

2015 елда Татарстан республикасында уникаль закон кертелә, аның нигезендә, терәк пунктлар аерым участокларның тәртип саклау урыны гына булып исәпләнми. Анда участок полиция хезмәткәрләреннән тыш, балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре дә эшли.
МВД җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров сүзләренә караганда, полиция хезмәтенә мөрьәҗәгать итүләрнең 30%ы  терәк пунктларына туры килә. 
Хәзер вәкәләтле полиция хезмәткәрләре планшетлар һәм патрульле машиналар белән тәэмин ителгән.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике