Чикмәнле бәрәңге – С витамины чыганагы!

08.02.2018 15:51 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чикмәнле бәрәңге – С витамины чыганагы!

Ютәл­дән кә­бес­тә яф­ра­гы кот­ка­ра

­Мо­ның өчен кә­бес­тә яф­ра­гы алып, 1-2 ми­нут­ка кай­нап тор­ган су­га са­лып то­ры­гыз. Ан­на­ры шу­ңа бал сы­лап, күк­рәк­кә ябар­га ки­рәк. Әгәр ютәл бик көч­ле икән, ике яф­рак ябар­га. Яф­рак нык ябыш­сын өчен сы­ла­нып тор­ган фут­бол­ка ки­е­гез. Төн­лә шу­лай йок­лар­га ки­рәк. Ә ир­тән исә ан­нан бер­ни дә кал­мый ди­яр­лек, ул бал бе­лән бер­гә төн­гә сы­ла­нып бе­тә. 3-5 көн эчен­дә ютәл­нең ни икә­нен оны­тыр­сыз.

Ман­да­рин­ның ка­бы­гы да фай­да­лы

­Дис­бак­те­ри­оз һәм аш­кай­на­ту проб­ле­ма­ла­ры бул­ган­да

­Кип­кән ман­да­рин ка­бы­гын ко­фе­тарт­кыч­та вак­ла­гыз. Ак­сыл әф­ли­сун тө­сен­дә­ге по­ро­шок бар­лык­ка ки­лер. Шу­ны һәр ри­зык­ка тәм­ләт­кеч уры­ны­на 1 чәй ка­шы­гы ку­шып аша­гыз. Ул ме­те­о­ризм һәм аш­ка­за­ны-эчәк авы­ру­ла­рын­нан бу­лы­ша. Аны ко­фе­га ку­шып эчәр­гә дә бу­ла.

Брон­хит­тан
2 аш ка­шы­гы кип­кән ман­да­рин ка­бы­гы­на 1,5 ста­кан кай­нар су ко­е­гыз. Шу­ны сүл­пән ут­та 5 ми­нут то­ты­гыз да, ут­тан алып, бер сә­гать тө­нә­те­гез. Мо­ны ашар­га яр­ты сә­гать ка­ла, җы­лы­тып, көн­гә өч тап­кыр яр­ты­шар ста­кан эче­гез.

Ко­ры ютәл­дән

2 аш ка­шы­гы кип­кән ка­бык­ка 1 ста­кан ара­кы са­лып, ка­раң­гы урын­да бер ат­на тө­нә­те­гез. Ти­еш­ле ва­кыт уз­ган­нан соң, сө­зеп, су­га 20 там­чы та­мы­зып, ашар ал­дын­нан көн­гә өч тап­кыр эче­гез. Ман­да­рин ка­бы­гы сос­та­вын­да­гы эфир май­ла­ры нык бу­лы­ша.

Сал­кын ти­гән­дә

­Бер уч кип­кән ман­да­рин ка­бы­гы­на кай­нар су ко­еп, тар авыз­лы са­выт­ка са­лып, 10 ми­нут буе шу­ның па­рын ис­нә­гез. Әле­ге про­це­ду­ра­дан соң бер сә­гать эчен­дә урам­га чы­гар­га яра­мый. Фи­тон­цид­ка бай ман­да­рин па­ры ин­фек­ци­я­ләр­не тиз ара­да куа.

Аяк та­ба­ны гөм­бә­че­ген­нән

­Ман­да­рин ка­бы­гы бе­лән тыр­нак­лар­ны һәм бар­мак ара­ла­рын көн­гә ике тап­кыр ыш­кыр­га ки­рәк.

Хәл­сез­лек һәм йо­кы­сыз­лык­тан
Ман­да­рин ка­бы­гын вак-вак бүл­гә­ләп, па­кет­ка са­лы­гыз да 15 ми­нут ис­нә­гез. Ул шу­лай ук баш авыр­ту­ла­ры­нан да кот­ка­ра. Цит­рус­лы­лар исе һәм эфир май­ла­ры ары­ган­лык­ны ала, стресс­тан кот­ка­ра, ты­ныч­лан­ды­ра һәм йок­лап ки­тәр­гә бу­лы­ша.

Чик­мән­ле бә­рәң­ге

­Ан­да ба­нан­га ка­ра­ган­да клет­чат­ка биш тап­кыр­га күб­рәк туп­ла­на. Ди­мәк, ка­бык­лы бә­рәң­ге эч­не ка­тыр­мый, ки­ре­сен­чә, эч кип­кән­нән яр­дәм итә һәм ток­син­нар­ны чы­га­ра ди­гән сүз. Ул шу­лай ук хо­лес­те­рин­ны ки­ме­тә, кан­да­гы ши­кәр кү­лә­мен көй­ли.

Чик­мән­ле бә­рәң­ге – С ви­та­ми­ны чы­га­на­гы. Ул ти­мер­не үз­ләш­те­рер­гә яр­дәм итә, кан та­мыр­ла­ры­на уңай йо­гын­ты ясый, ви­рус­лар­дан, ин­фек­ци­я­ле авы­ру­лар­дан кот­ка­ра. С ви­та­ми­ны – көч­ле ан­ти­ок­си­дант, ул ирек­ле ра­ди­кал­лар­га кар­шы кө­рә­шә, ор­га­низм­ның ва­кы­тын­нан ал­да кар­та­ю­ын бул­дыр­мый.

Мон­нан тыш, ка­бы­гын­да пеш­кән бә­рәң­ге­дә­ге се­лен мат­дә­се чик­лә­век һәм көн­ба­гыш­ка ка­ра­ган­да күб­рәк. Баш­ка бер ге­нә ри­зык­та да мо­ның ка­дәр се­лен юк. Ул им­му­ни­тет­ны һәм нерв сис­те­ма­сын ны­гы­та, ор­га­низм­ның авы­ру­лар­га кар­шы то­ру үз­ле­ген арт­ты­ра, мат­дә­ләр ал­ма­шын ях­шыр­та. Тән ти­ре­се, чәч, тыр­нак­лар­ны ма­ту­рай­та.

Әгәр ка­бык­лы бә­рәң­ге­не су­да пе­ше­рә­сез икән, аның су­ын да тү­гәр­гә ашык­ма­гыз. Ул май­лар­ны ян­ды­ра, арт­рит­тан кот­ка­ра, йө­рәк авы­ру­ла­ры һәм ги­пер­то­ни­я­дән яр­дәм итә.

Сә­ла­мәт бу­ла­сың кил­сә, хөр­мә аша

­Хөр­мә ди­е­тик ри­зык са­нал­са да, ашый­сы ки­лү те­лә­ген ба­са. Ан­да­гы ви­та­мин һәм фай­да­лы мат­дә­ләр­не са­нап то­рыр­га да ки­рәк­ми. Ул аш­ка­за­ны функ­ци­я­лә­ре бо­зы­лу­дан кот­ка­ра. Сос­та­вын­да­гы пек­тин мат­дә­се аша­за­ны эш­чән­ле­ген ях­шыр­та. Эчәк­ләр­дә­ге ин­фек­ци­я­ләр­не куа, кан та­мы­ры-йө­рәк авы­ру­ла­ры­на про­фи­лак­ти­ка ясый. Кар­ди­о­лог­лар кө­не­нә 1-2 хөр­мә ашар­га ки­ңәш итә. Ка­лий мик­ро­э­ле­мент­ла­ры йө­рәк авы­ру­ла­рын ки­сә­тә, С, Р ви­та­мин­на­ры кан та­мы­ры сте­на­ла­рын ны­гы­та. Хөр­мә сос­та­вын­да йод бар, шу­ңа кү­рә ул кал­кан­сы­ман биз авы­ру­ла­рын­нан да сак­лый. Бә­вел ку­ды­ру үз­ле­ге бул­ган­лык­тан, таш­лар­ны ку­ды­ра. А ви­та­ми­ны күз мус­кул­ла­рын ны­гы­та. В ви­та­ми­ны нерв сис­те­ма­сын ны­гы­та. Хөр­мә­не да­и­ми аша­ган ке­ше стресс­лар­га би­реш­ми. Ти­мер исә ане­ми­я­дән сак­лый. Сал­кын тию чо­рын­да хөр­мә им­му­ни­тет­ны кү­тә­рә. Ул ан­ти­сеп­тик һәм ка­кы­рык куп­та­ру­чы да. Шу­ңа кү­рә әле­ге җи­меш та­мак авыр­ту, йөт­ке­рү­дән дә кот­ка­ра. Хөр­мә шу­лай ук каз­на­лар­ны да ны­гы­та. Ши­кәр чи­ре, ар­тык та­за ке­ше­ләр­гә һәм өч яшь­кә ка­дәр ба­ла­лар­га хөр­мә аша­тыр­га яра­мый.

Кы­шын яшел­чә­ләр, ни­чек ке­нә сак­лау­га ка­ра­мас­тан, җәй­ге ке­бек су­сыл бул­мый. Шу­лай да алар­га әле­ге ха­ләт­не ки­ре кай­та­рыр­га бу­ла. Ти­рән са­выт­ка сал­кын су са­лы­гыз. Туң­дыр­гыч­та боз шак­мак­ла­ры бул­са, алар­ны да өс­тә­гез. Су сал­кын­рак бул­ган са­ен ях­шы­рак. Шун­нан соң су­га ки­шер, чө­ген­дер, шал­кан, тор­ма ке­бек та­мы­ра­зык­ны са­лып, алар яны­на чис­тар­тыл­ган бер бә­рәң­ге ку­е­гыз. Боз­лы су крах­мал тә­э­си­рен­дә, яр­ты сә­гать эчен­дә яшел­чә­ләр тү­тәл­дән яңа алын­ган ке­бек ха­ләт­кә ки­лер.

 Ре­цепт өчен үл­чи­без

­Күп­че­лек оч­рак­та, ку­ли­на­рия ки­тап­ла­рын­да, сы­ек азык грамм­нар­да күр­сә­те­лә. Ә ха­лык­та аш ка­шы­гы, бал ка­шы­гы яки ста­кан бе­лән эш­ләү га­дә­те бар.

• 1 ста­кан­га 13 аш, 40 чәй ка­шы­гы сы­ек ри­зык сыя.

• Әгәр сы­ек ри­зык­ны(су, ук­сус, һ.б.) ста­кан, аш яки чәй ка­шы­гын ту­ты­рып сал­са­гыз, ә куе (сөт өс­те, ма­йо­нез, кай­нат­ма, бал, кай­мак, һ.б.) ри­зык­ны өеб­рәк са­лыр­га ки­рәк.

• Әгәр, сез­нең кул ас­тын­да мах­сус үл­чәм шка­ла­ла­ры бул­ган ста­ка­ны­гыз юк икән, үзе­гез, ста­кан­га нин­ди­дер “там­га ку­еп” үл­чәү ясый ала­сыз.
• Ти­еш­ле кү­ләм­дә сы­ек ри­зык­ны үл­чәү өчен, мах­сус са­выт эз­ләп тә тор­ма­са­гыз бу­ла. Бер литр­лы юыл­ган буш бан­ка­ны алып, ча­ма­лап, ур­та­сын та­ба­сыз да, мар­кер бе­лән там­га­лый­сыз. Ан­на­ры һәр ике өлеш­не ти­гез итеп, ике­гә бү­леп чы­га­сыз. Нә­ти­җә­дә 250 мил­ли­литр бу­ла. Мон­дый үл­чәм алы­мы бе­лән сез те­лә­сә кай­сы сы­ек яки куе азык­ны үл­чи алыр­сыз.Ки­ңәш-та­быш

­Су­ыт­кыч­та, сум­ка­да яки баш­ка са­выт­та­гы ис­не бе­те­рү өчен кул­ла­ныл­ма­ган па­кет­лы чәй са­лып ку­яр­га ки­рәк.

Во­до­род пе­ре­ки­сын яра­лар­ны тө­зә­тү өчен ге­нә тү­гел, тап­лар­ны бе­те­рү өчен дә кул­ла­ныр­га мөм­кин.

Кыр­мыс­ка­лар­дан ко­ты­лыр­га те­лә­сәң, алар­ның җы­е­лу уры­ны­на ко­ри­ца си­бәр­гә ки­рәк.

Ме­талл­дан эш­лән­гән әй­бер­ләр­не теш пас­та­сы бе­лән чис­тар­тыр­га мөм­кин.

Ка­шык-чә­неч­ке­ләр­не ба­нан ка­бы­гы­ның эч­ке ягы бе­лән сөр­теп ял­ты­ра­тыр­га бу­ла.

Бал ор­га­низм­да­гы мик­роб­лар­ны юк­ка чы­га­ру үз­ле­ге­нә ия.

Изел­гән ас­пи­рин төй­мә­се­нә бер-ике там­чы су ку­шып, озын­бо­рын, чер­ки теш­лә­гән урын­га сөрт­сәң, кы­чы­ту ба­сы­лыр.

Чәй со­да­сы бе­лән теш­ләр­нең са­ры­сын бе­те­рү бик җи­ңел.

Агач кү­ме­ре бүл­мә­дә­ге на­чар ис­ләр­не җыя.

Пы­чак ях­шы кис­сен өчен, ур­та­га бөк­лән­гән фоль­га ки­сәр­гә ки­рәк.

Ге­мог­ло­бин­ны ни­чек кү­тә­рер­гә?

Ге­мог­ло­бин­ны гра­нат со­гы бе­лән чө­ген­дер кү­тә­рә ди­сә­ләр дә, га­лим­нәр бу ва­зый­фа­да бе­рен­че­лек­не та­вык ба­вы­ры алу­ын ачык­ла­ган. Ул тиз үз­ләш­те­ре­лә, ор­га­низм­ны фай­да­лы мат­дә­ләр­гә ба­е­та. Опе­ра­ци­я­дән соң, күп кан югал­ту­дан соң та­вык ба­вы­ры тиз ара­да хәл кер­тә.Шу­ның өс­те­нә ул аз­ка­ло­ри­я­ле ри­зык, 100 грам­мын­да ба­ры тик 137ккал. Ул А, С, В6, В12 ви­та­ми­ны һәм фо­лий кис­ло­та­сы­на бай. Ба­кыр, цинк, каль­ций, мар­га­нец, хром, ти­мер – ор­га­низм­га көн са­ен ки­рәк­ле мат­дә­ләр.

Та­вык ба­вы­ры кан ба­сы­мын да көй­ли, кан та­мы­ры – йө­рәк сис­те­ма­сын ны­гы­та. Ге­па­рин кан­ның ое­шу үз­ле­ген баш­ка­ра һәм ми­о­кард ин­фарк­тын ки­сә­тә. Ате­ро­скле­роз­га кар­шы кө­рә­шү­че ли­зин мат­дә­се да бар аның сос­та­вын­да. Соң­гы тик­ше­ре­нү­ләр күр­сәт­кән­чә, та­вык ба­вы­ры яман шеш кү­зә­нәк­лә­ре үсе­шен дә тот­кар­лый.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить