Хайваннар да игътибар сорый

08.02.2018 16:16 | Яңалыклар тасмасы Печать

Хайваннар да игътибар сорый

Бү­ген­ге көн­дә авыл җир­лек­лә­рен­дә ге­нә тү­гел, шә­һәр фа­тир­ла­рын­да да төр­ле хай­ван­нар ас­рау­чы­лар бар. Без ия­ләш­кән эт бе­лән пе­си­дән тыш, баш­ка эк­зо­тик хай­ван­нар да ке­ше­ләр­нең якын дус­ла­ры­на әй­лә­неп ба­ра. Лә­кин 4 аяк­лы дус­ла­ры­быз­ны алып кайт­тык та, мо­ның бе­лән эш бет­те ди­гән сүз тү­гел. Алар­ны да са­бый ба­ла­ны тәр­би­я­лә­гән ке­бек ка­рар­га ту­ры ки­лә. Шу­шы ва­кыт­та баш­та мең төр­ле со­рау туа: нәр­сә аша­тыр­га, авыр­са кая алып ба­рыр­га? һ.б. Бу һәм баш­ка со­рау­лар­га ачык­лык кер­тү мак­са­тын­нан без шә­һә­ре­без­нең ве­те­ре­на­рия бер­ләш­мә­се җи­тәк­че­се Иль­дар Ну­гу­ма­нов­ка мө­рә­җә­гать ит­тек.

– Иль­дар Нур­га­ли­е­вич, сез­гә га­дәт­тә нин­ди со­рау­лар бе­лән мөрь­ә­җә­гать итә­ләр? Нин­ди яр­дәм­нәр күр­сә­тә­сез?

– Без­нең оеш­ма­га мө­рә­җә­гать итү­че­ләр бик күп. Га­дәт­тә, эт-мә­че­ләр­гә ка­гы­лыш­лы со­рау­лар күп ки­лә. Алар­ны ни­чек тер­кәр­гә, нин­ди при­вив­ка­лар яса­тыр­га, авы­ру­лар­дан ни­чек сак­лар­га? Без бар­лык со­рау­лар­га да җен­тек­ләп җа­вап би­рә­без, аң­ла­та­быз. Төр­ле оч­рак­лар бу­лыр­га мөм­кин бит, кай­ча­гын­да йорт хай­ван­на­ры­на опе­ра­ци­я­ләр дә ясар­га ту­ры ки­лә.
Соң­гы ел­лар­да “Кош грип­пы” ке­бек төр­ле авы­ру­лар бар­лык­ка кил­де. Шу­ңа бәй­ле рә­веш­тә без­гә төр­ле ит про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рү­че оеш­ма­лар­дан да со­рау­лар бик күп ки­лә. Алар­га да төр­ле як­лап бу­лы­ша­быз.

Мон­нан тыш, шә­һәр­гә кер­те­лә тор­ган про­дук­ци­я­ләр­не дә кон­троль­дә то­та­быз. Эш­мә­кәр­ләр про­дук­ци­я­не кер­тер өчен баш­та без­гә шал­ты­ра­та­лар, нин­ди до­ку­мент­лар ки­рәк, нин­ди та­ләп­ләр үтә­лер­гә ти­еш икә­нен со­рый­лар. Өс­тә­ве­нә, чит рес­пуб­ли­ка­лар­дан кер­гән та­вык, дуң­гыз һәм баш­ка ит про­дук­ци­я­лә­ре­нә про­ба­лар алы­на, алар рес­пуб­ли­ка­ның тик­ше­рү үзә­ге­нә тап­шы­ры­ла. Әле­ге үзәк­тә алар­ның ба­ры­сын да җен­тек­ләп өй­рә­нә­ләр һәм нә­ти­җә­ләр ясый­лар.

Урам­да йорт­сыз, ка­рау­сыз кал­ган пе­си яи­сә эт та­бып ал­ган оч­рак­та кай­да мөрь­ә­җә­гать итер­гә?

– Ве­те­ре­на­рия кли­ни­ка­ла­ры­ның сез та­бып ал­ган эт яи­сә пе­си­ләр­гә яр­дәм күр­сәт­мә­ве дә мөм­кин. Чөн­ки, кем бе­лә бит, алар­да әл­лә нин­ди яман, йо­гыш­лы чир­ләр бу­лыр­га мөм­кин. Иң бе­рен­че чи­рат­та, бу ко­ты­ру авы­руы. Мә­сә­лән 2-3 ел элек 300гә якын ко­ты­ру авы­руы тер­кәл­гән бул­са, соң­гы ел­лар­да бу сан­нар кис­кен ки­ме­де. Шу­лай да, урам­да тап­кан хай­ван­нар­ны 10 көн эчен­дә тик­ше­рү үт­кә­рер­гә ки­рәк. Бу хай­ван­нар­ның үз­лә­ре өчен ге­нә тү­гел, ә ке­ше­ләр өчен дә бик кур­кы­ныч. Чөн­ки, аңа кар­шы укол­лар да, вак­ци­на­лар да юк. Ике көн эчен­дә бил­ге­ле бу­лып, та­биб­лар­га мөрь­ә­җә­гать ит­кән оч­рак­та, ке­ше­гә ти­е­шен­чә яр­дәм күр­сә­те­лә һәм ул исән ка­ла. Рес­пуб­ли­ка­да 3-4 ел эчен­дә 5-6 мон­дый ая­ныч­лы оч­рак тер­кәл­гән. Сан­нар­га күз сал­сак, теш­ләү оч­ра­гы бу­ен­ча 2017 ел­да Чал­лы­да хас­та­ха­нә­ләр­гә мөрь­ә­җә­гать итү­че­ләр са­ны 1200 гә җит­кән. Лә­кин, әле та­биб­лар­га мө­рә­җә­гать ит­мә­гән­нә­ре дә бай­так­тыр, чөн­ки күп оч­рак­та ке­ше­ләр: “Әй, кеч­ке­нә ге­нә яра, мо­ның өчен ба­рып тор­мыйм”, – ди­ләр. Лә­кин, аң­лый­сыз­дыр ин­де бу, бе­рен­че чи­рат­та, сез­нең сә­ла­мәт­лек өчен ки­рәк. Шу­ның өчен урам­да тап­кан йорт хай­ва­ны­гыз­ны иң баш­та без­гә алып ки­лә­сез. Ул 10 көн­гә ка­ран­тин­га ку­е­ла, шун­нан соң аңа ко­ты­ру­га кар­шы укол яса­ла. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, әле­ге кур­кы­ныч авы­ру­га ка­ра­та вак­ци­на тү­лә­ү­ле һәм шу­лай ук, тү­лә­ү­сез дә бу­лыр­га мөм­кин. Ягъ­ни, һәр ат­на­ның шим­бә кө­нен­дә һәр те­лә­гән ке­ше хай­ван­на­ры­на тү­лә­ү­сез вак­ци­на яса­та ала, ул үзе­без­нең ил­дә эш­лән­гән. Ә баш­ка көн­нәр­не чит ил­дән кер­тел­гән вак­ци­на яса­ла, ул ин­де тү­лә­ү­ле. Лә­кин алар бик нык ае­ры­ла дип әйт­мәс идем, без­нең ил­не­ке дә бик ях­шы. Шу­лай итеп, йорт хай­ва­ны­на ки­рәк­ле вак­ци­на­лар ка­да­гач, аны тер­ки­без һәм до­ку­мент би­рә­без. 2014 ел­ның 7 мар­тын­да ка­бул ител­гән 16-ТРЗ но­мер­лы “Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сын­да йорт хай­ван­на­рын то­ту­ның ае­рым мәсь­ә­лә­лә­ре ту­рын­да” ка­нун­ның 9 мат­дә­се ни­ге­зен­дә, бил­ге­лән­гән тәр­тип­тә тер­кәл­гән эт­нең му­ен­ча­гын­да, аның та­нык­лы­гын­да­гы иден­ти­фи­ка­ция но­ме­ры күр­сә­тел­гән бу­лыр­га ти­еш. Шу­шы оч­рак­та гы­на, аны йорт­та то­тар­га мөм­кин бу­ла.

– Шә­һәр фа­тир­ла­рын­да йорт хай­ван­на­рын то­ту­га ка­ра­та нин­ди дә бул­са чик­лә­ү­ләр бар­мы?

Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сы­ның 16 нчы но­мер­лы за­ко­ны бар. Ан­да әй­тел­гән­чә, бер­ни­чә йорт хай­ва­ны яшә­гән өй­дә, 18 яше тул­ган һәр­бер ке­ше­дән ри­за­лык кә­га­зе алын­ган бу­лыр­га ти­еш. Әгәр дә, зур йорт хай­ван­на­ры яши икән, бу оч­рак­та, ба­лигъ бул­ган бар­лык күр­ше­ләр­дән дә ри­за­лык кә­га­зе алы­ныр­га ти­еш. Ярый, мә­сә­лән, пе­си яи­сә йорт ку­ма­гы гы­на бул­са, алар­ның күр­ше­ләр­гә зы­я­ны бар дип әй­теп бул­мый. Ә ин­де буль-терь­ер ке­бек кур­кы­ныч эт яшә­гән йорт­та, бе­рен­че чи­рат­та, ты­ныч­лык юга­ла, икен­че чи­рат­та, бу са­ни­тар нор­ма­лар­га ки­леп то­та­ша.
Бү­ген­ге көн­дә, фа­тир­да яши тор­ган хай­ван­нар­ның са­нын чик­ләү би­у­ен­ча за­кон ка­ра­ла гы­на әле. Лә­кин, тиз ара­да ул га­мәл­гә ке­рер дип ыша­на­быз.

– Йорт хай­ван­на­рын­да иң еш оч­рый тор­ган авы­ру­лар нин­ди? Алар ке­ше­ләр­гә йо­гар­га мөм­кин­ме?

Иң еш оч­рый тор­ган авы­ру­лар­ның бер­се – бө­ер­ләр­гә таш уты­ру һәм төр­ле ал­лер­ги­я­ләр. Ә ин­де соң­гы ара­да, карт хай­ван­нар­да яман шеш авы­ру­ла­ры еш оч­рый баш­ла­ды. Баш­ка ел­лар бе­лән ча­гын­штыр­ган, нәкъ ме­нә әле­ге авы­ру ешай­ган­нан-ешая ба­ра. Шу­лай ук, иң та­рал­ган авы­ру­лар – гас­т­рит, аш­ка­за­ны җә­рә­хә­те. Бу ин­де, бе­рен­че чи­рат­та, тук­ла­ну­га бәй­ле. Хә­зер күп­ләр пе­си­ләр­гә, эт­ләр­гә дә ки­бет­ләр­дә са­ты­ла ко­ры азык­ны аша­та­лар, ә хай­ван­нар­ның тә­лин­кә­лә­ре­нә са­лыр ал­дын­нан ки­ңәш­ләр­не укыр­га аш­кы­нып тор­мый­лар. Са­выт­ны ту­ты­рып са­ла­лар да хай­ван­нар берь­ю­лы ба­ры­сын да ашап бе­те­рә­ләр. Нә­ти­җә­дә, аш­ка­зан­на­ры­на авыр­лык ки­лә.
Ә ал­лер­ги­я­ләр­гә кил­гән­дә, алар шу­лай ук, әле­ге ки­бет азык­ла­рын­нан ки­леп чы­гар­га мөм­кин. Күп оч­рак­та, ке­ше­ләр алар­ның оч­сыз­лы­ла­рын ала­лар. Бил­ге­ле ин­де, мә­сә­лән, өй­дә зур эт яшә­сә, аны аша­тыр­га көн­дә кыйм­мәт­ле азык алып бул­мый. Еш бул­ма­са да, ке­ше­гә кү­чә тор­ган авы­ру­лар да оч­рый. Соң­гы ва­кыт­та кү­рен­ми әле ул, лә­кин кыр­ку­чы тим­рәү авы­ру­ы­ның ке­ше­гә күч­кән оч­рак­ла­ры бул­ды. Шу­лай ук, кеч­ке­нә ба­ла­лар­га ал­лер­гия авы­ру­ла­ры да кү­чәр­гә мөм­кин. Бил­ге­ле ин­де, ба­ла­лар­ның ор­га­низм­ны ал­лер­ги­я­гә тиз би­ре­шә. Шу­ңа кү­рә, йорт хай­ван­на­ры­ның ел­га ике тап­кыр сә­ла­мәт­ле­ген тик­шер­теп то­рыр­га, при­вив­ка­лар ка­да­тыр­га ки­рәк. Эт, пе­си­ләр бе­лән уй­на­гач, алар­ны сый­па­гач, кул­лар­ны са­бын­лап ях­шы­лап юар­га ки­рәк. Го­му­мән, кеч­ке­нә ба­ла­лар бул­ган өй­дә, йорт хай­ван­на­рын ас­рар­га ки­ңәш ител­ми.

– Урам эт һәм пе­си­лә­ре өчен без­нең шә­һәр­дә при­ют­лар бар­мы?

Әле­гә ба­ры тик бер ге­нә шун­дый урын бар. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, при­ют зур тү­гел, ә таш­лан­дык эт һәм пе­си­ләр са­ны без­нең шә­һәр­дә шак­тый зур. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ни­чек ке­нә те­лә­сәк тә бар­лык йорт­сыз хай­ван­нар­ны ан­да ур­наш­ты­рып бе­те­реп бул­мый. Якын-ти­рә шә­һәр­ләр­гә кил­сәк, Ала­бу­га­да бер при­ют бар һәм шу­лай ук, во­лон­тер­лар да йорт­сыз пе­си­ләр­гә ху­җа та­бу бу­ен­ча ак­тив эш­ли. Лә­кин, аның шу­лай ук, үз ми­ну­сы бар. Ал­да әй­теп кит­кә­нем­чә, йорт­сыз хай­ван­нар­да әл­лә нин­ди авы­ру­лар бу­лыр­га мөм­кин, ә во­лон­тер­лар, алар­га яр­дәм итеп, үз­лә­ре­нең сә­ла­мәт­лек­лә­рен кур­кы­ныч ас­ты­на ку­я­лар. Мо­ны да ис­тә то­ту мө­һим.

– Шә­һәр­дә йорт хай­ван­на­ры­ның ар­туы яи­сә ки­мүе ту­рын­да тү­гел мәгъ­лү­мат бар­мы?

Һәр­бер­сен са­нап бе­те­рү мөм­кин тү­гел, чөн­ки тер­кәл­мә­гән хай­ван­нар да бик күп. Шу­лай да ста­тис­ти­ка алып ба­ра­быз, га­дәт­тә хай­ван­нар­ны вак­ци­на­лаш­ты­ру ва­кы­тын­да тер­ки­без. 2016 ел­да ко­ты­ру авы­ру­ы­на ка­ра­та 4871 эт­кә һәм 2356 пе­си­гә вак­ци­на яса­ган бул­сак, 2017 ел­да эт­ләр­дә бу сан 10% ка, пе­си­ләр­дә 7 % ка арт­кан. Шу­шы сан­нар бу­ен­ча исәп­лә­гән­дә, без­нең шә­һәр­дә ким ди­гән­дә 5000 эт һәм 2500 пе­си бар.

– Без­нең шә­һәр­дә эк­зо­тик хай­ван­нар ас­рау­чы­лар бар­мы?

5 ел ти­рә­се без­гә эк­зо­тик хай­ван­на­рын тер­кәр­гә ки­лү­че­ләр юк. Лә­кин, мон­нан бер­ни­чә ел эле бер йорт­та май­мыл ас­ра­ды­лар, бе­рә­ү­ләр­дә Ор­лан-бе­лох­вост дип ата­лу­чы ерт­кыч кош яшә­де. Шу­лай ук, без­гә элек ле­о­пард бе­лән дә кил­гән­нә­ре бул­ды.

– Бил­ге­ле бул­ган­ча, шә­һә­ре­без­дә мө­сел­ман­ча ит ча­лу уры­ны бар­лык­ка кил­де. Аны да кон­троль­дә то­та­сыз­мы?

Әйе, бы­ел аны әле та­гы да ях­шы­рак, мал ча­лу­чы­лар­га уңай­лы­рак итеп үз­гәр­тә­ләр. Тө­зе­леш эш­лә­ре ин­де ахы­ры­на да якын­ла­шып ки­лә. Әле­ге объ­ект күп­ләр­дә кы­зык­сы­ну уят­ты. Ми­сал өчен, шу­шы көн­нәр­дә ге­нә аны Уфа­дан да ки­леп ка­рап кит­те­ләр. Алар­ның да без­дә­ге ши­кел­ле ит ча­лу уры­ны бул­ды­ра­сы­ла­ры ки­лә, баш­ка төр­ле итеп әйт­кән­дә, тәҗ­ри­бә алыр­га кил­де­ләр. Шу­ны­сын да, әй­тер­гә ки­рәк, ул Ту­кай ра­йо­ны җир­ле­ген­дә ур­наш­кан, шу­ңа кү­рә бар­лык тө­гәл мәгъ­лү­мат һәм сан­нар Ту­кай ра­йо­ны ве­те­ре­на­рия бер­ләш­мә­сен­дә. Лә­кин, без дә алар бе­лән ты­гыз элем­тә­дә эш­ли­без.
Күп­ләр­не бор­чы­ган со­рау­лар­ның бер­се, ан­да һәр те­лә­гән ке­ше мал чал­ды­ра ала­мы һәм бу тү­лә­ү­ле­ме? Әйе, те­лә­гән һәр­ке­ше мон­да ки­леп мал чал­ды­ра ала. Әгәр дә ул үзе­нең ма­лы бе­лән ки­лә икән, ба­ры тик ча­лып бир­гән өчен ге­нә ак­ча алы­на. Шу­лай ук, мон­да те­лә­гән мал­ны сай­лап, са­тып алып, шу­шын­да ук чал­ды­ру мөм­кин­ле­ге дә бар. Кыс­ка­сы, ба­ры­сы да ке­ше­ләр­нең уңай­лык­ла­ры өчен эш­лә­нә.

Сү­зем­не йом­гак­лап, шә­һәр­дә авы­ру­лар бул­ма­сын, үзе­без­дә, без­нең йорт хай­ван­на­ры­быз да чир­лә­мә­сен дип те­ли­се ки­лә.

– Әң­гә­мә­гез өчен зур рәх­мәт, Иль­дар Нур­га­ли­е­вич.

 

Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике