Чаллыда мөселман яшьләрен таныштыру хезмәте эшли башлады

13.02.2018 15:51 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллыда мөселман яшьләрен таныштыру хезмәте эшли башлады

Чаллының "Хәләл үзәге"ндә мөселманнарны таныштыру хезмәте эшли башлады. Бирегә мөрәҗәгать итүчеләр анкета тутырып калдыралар. Аның нигезендә парлар сайлап алына. Таныштыру хезмәтенә иртәнге сәгать уннан кичке сигезгә кадәр анкета тутырып калдырырга мөмкин. Аның нигезендә парлар сайлап алына. Мансур әфәнде әйтүенчә, мөселман әдәпләренә нигезләнгән мондый таныштырулар яңа гаиләләр төзелүгә ярдәм итәчәк. Биредә яшь парлар белән никах дәресләре уздыру, булачак гаилә әгъзаларына ир, хатын, балалар, ата-аналар хакларын аңлату да каралган.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить