Блокада һәм бер телем икмәк...

29.01.2014 09:22 | Язмаларда - язмыш Печать

Блокада һәм бер телем икмәк...

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Ленинград блокадасы өзелгәнгә 70 ел тулды. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Блокада мәхшәрендә иң газиз кешеләрен югалткан Зәй районы Шәпке авылы кызы Мәрзия апа Шәрәфетдинованың хатирәләре бу көннәрдә кабаттан яңарып, йөрәген сагыш-әрнүләргә салды.

Язмыш кайларга гына илтми дә, нинди генә сынауларга дучар итми адәм баласын! Мәрзия апаның әнисе Миңниса әби мәрхүмә, җәсәде туган авылыннан меңләгән чакрымнарда, моңарчы күрмәгән-ишетмәгән чит-ят шәһәрдә күмелеп калыр дип уена да китермәгәндер, мөгаен. Хәер, яхшы тормыштан чыгып китмәгән лә...

1930 елда башта берсеннән-берсе кечкенә 4 баласын һәм кадерле хатынын ятим калдырып, гомер юлдашы Ихсан дөнья куйган. Аннан соң, 1938 елда салымыңны түләмисең дип, сәвитчеләр башта йортыннан куып чыгарып, мал-туарын гына түгел, сандыгындагы киемнәренә кадәр тартып алып, ахырдан мунчасын да сүтеп алып киткәч, чарасыздан балаларын кочып, илереп-илереп елаган Миңниса. Шул вакытта Ленинградта укыган җиреннән каникулга кайткан өлкән улы Зөфәр әнисен шунда китәргә күндергән. Шәһәр җирендә барыбер тормыш җиңелрәк дип инандырган. Тәвәккәлләп юлга кузгалган татар хатыны...

Ияләшү кыенрак булса да, Ленинградта азмы-күпме тормышларын көйләп җибәргәннәр. Миңниса апа кирпеч заводына эшкә урнашкан, аның янында яңа гына 17 яше тулган Мәрзия дә булышып йөргән. Икесенең эшләп алган акчалары фатирга түләргә дә, үзләрен һәм балаларын ашатырга, әле азмы-күпме өс-башларын юнәтергә дә җитеп барган.

– Ләкин инде барысы да җайланды дип сөенергә өлгермәдек – сугыш башланды. Абый беренче көннән үзе теләп фронтка китте. Кызганычка каршы, хәбәрсез югалган хәбәре генә килде. Әни бик тә авыр кичерде аны, эзләтеп тә карады. Тик барысы да юкка, кайда күмелгәнен дә белә алмадык. Ә Ленинградның камалышта калуын, дөресен әйткәндә, халык сизми дә калды. Һәркем үзенчә, бу бары тик вакытлыча гына дип уй йөртте. 1-2 айдан совет армиясе шәһәрне азат итәчәк дип үз-үзен һәм якыннарын, күршеләрен юатты. Ә бу көтү 2,5 елга сузылды. Каһәр суккан сугыш бөтен өмет-хыялларны челпәрәмә китерде! Ул елларда кичергәннәр искә төшсә, тәннәр куырылып килә. Коточкыч гарасаттан исән калганнарның меңнән бер бәхетлеседер мин... – ди ул бераз көрсенеп.

1941 елның сентябренә әле азык-төлек белән тулып торган кибетләр инде декабрь аена бушап кала, ә 1942 елның январеннан шәһәр азык-төлек карточкаларына күчә. Завод-фабрикаларда эшләүчеләргә 250шәр грамм, картларга һәм балаларга 125әр грамм блокада икмәге бирелә. Башка бернинди ризык та юк. Шәһәрдә ачлык башлана. Озак та үтми, кышкы Ленинград урамнарында табут салган чана тартып зиратка юл тотучылар күренә башлый. Тора-бара бу инде гадәти хәлгә әйләнә. Ягылмаган фатирларда салкыннан һәм ачлыктан шешенеп үлгән гаиләләр саны көннән-көн арта.  1943 елның январь-февраль айларында халык 100әр меңләп кырыла. Урамнардан этләр, мәчеләр юкка чыга һәм... паекка дип чыккан җиреннән балалар, яшүсмерләр югала башлый. Кеше ашаучыларга карата чыккан катгый законнар да туктата алмый бу коточкыч мәхшәрне. 1941 елда бу төр җинаять өчен 20 кеше хөкем ителсә, 1943 елның февраль аенда әлеге вәхшиләрнең саны 612гә җитә. Аларның күбесе атып үтерелә.

– Өлкәннәр соңгы сулышларына кадәр сабыйларын яшәтергә тырышты, үз өлешләрен аларга ашатты. Мәрхүмә әниебез гаҗәеп сабыр, игелекле кеше иде. Бервакыт балаларга бирелгән 125әр граммлы икмәк паекларын чираттан чыккан чакта кулымнан тартып алдылар. Озак кына өйгә кайтырга куркып йөрдем. Ә ул, бичара, минем өчен шулкадәр борчылган, кайтуыма сөенеп каршыма чыкты. Кочаклашып елаштык. Айлар буе үз өлешен энем белән сеңелемә ашатканын да, ул хәлсезләнеп урынга егылгач кына белдем. 1943 елның зәмһәрир кышында әниебез вафат булды. Үз кулларым белән чанага күтәреп салып, Ленинград зиратына илтеп җирләдем. Буш чана тартып урамнар буйлап елый-елый кайтканымны мәңге онытасым юк.

Тик яшәргә кирәк: энем белән сеңелемне кайгырту тулысы белән минем иңнәргә күчте. Кирпеч заводында эшләп алган 250 грамм икмәкне куеныма яшереп, йөгерә-йөгерә кайтам. Иң беренче уем: исән торганнармы? Аларны ашата-яшәтә алуыма сөенәм. Үзем алардан калган икмәк валчыкларын бармак йөзен юешләп җыеп ашап бетерәм. Тик, ничек кенә сакларга тырышсам да, гомерләре бик иртә өзелде бахырларның, – ди ул авыр сулап.

1943 елның җәендә бөтен балаларны фатирлардан җыеп эвакуацияләү турында хәбәр тараталар. Энесе белән сеңелесенә иң матур киемнәрен кидереп, Ладога ярына китерә Мәрзия. Кысып кочып, кулларына адресын тоттырып, баржага кертеп җибәргәндә, кадерлеләрен мәңгелеккә озатканын башына да китерми ул. Катер кузгалып, күл уртасына җитәргә өлгерми, карчыга кебек каяндыр очып килеп җиткән фашист самолеты баржаны бомбага тота. Утлы ташкын булып су өстендә шартлап күтәрелгән баржа кисәкләре төрле якка чәчелә. Коточкыч хәлдән айнырга өлгермәгән әти-әниләр елап-кычкырып суга ташлана. Тик әлеге баржадан бер генә сабый да исән калмый. Хәсрәттән шартлап ярылырга җиткән башын тотып, озак кына яр буенда утыра Мәрзия...

Елый да, йоклый да алмый, таш булып ката шул көннән кыз баланың күңеле. Кирпеч заводында эшләп алган паегын әле нәрсәгәдер өметләнеп, озак кына җыеп бара ул. Балалар шаулашып кайтып керер төсле тоела. Эштән соң фатирына кайтмыйча урамнар буйлап бәрелеп-сугылып йөргән көннәрнең берсендә хәрби госпиталь янәшәсендә аңын җуеп егыла Мәрзия. Мәрхәмәтле табиблар аны күтәреп алып керәләр. Дәваланып аякка басуга, санитарка булып эшләргә тәкъдим итәләр. Сугыш беткәнче шушы госпитальдә авыр яралыларны бөтен тырышлыгын, күңел җылысын биреп карый татар кызы. Ике ел эчендә дистә меңләгән солдатларга сихәтләнеп тормышка кайтырга ярдәм итә. Блокада елларындагы батырлыгы өчен Мәрзия Шәрәфетдинова дистәләгән медальләр, Ленинград шәһәр комитетының рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Ә блокада өзелгән көнне бөтен шәһәр шау-гөр килеп бәйрәм итә. Бер-берсен кочаклап, шатланышып, шулкадәр озак итеп, тансыклап көтеп алган зур җиңү белән бер-берсен котлый халык. Күпме еллар буылып-бүленеп торган яшьләр елга булып ага. Әнисе күмелгән зиратка барып та, энесе белән сеңелесен мәңгегә йоткан салкын Ладога ярына тезләнеп тә елый Мәрзия.

Госпиталь җитәкчелеге эштә калырга ничек кенә кыстамасын, иң газиз кешеләрен югалту хәсрәтен исенә төшереп, йөрәген әрнетеп торган хатирәләр белән тулы шәһәрдән китәргә карар кыла ул. 1948 елда бергә эшләгән иптәш кызы белән комсомол путевкасы алып, Ангарск шәһәренә юл тоталар. Шул китүдән ерак Себердә 58 ел гомер кичерә Мәрзия апа. Беренче көннән төзелеш бригадасы составында җылылык торбаларын изоляцияләүче булып эшли. Ирләр белән беррәттән 8әр сәгать салкын торбалар өстенә утырып, җәен дә, кышын да аларны стекловата белән урый. 23 ел гомерен шушы авыр да, зыянлы да, ләкин бик тә яраткан хезмәтенә багышлаган ул. 50 яшендә лаеклы ялга чыккач та, әле шактый вакыт эшеннән аерыла алмаган.

Яраткан һөнәр, кешеләр арасында кайнап яшәү бәлки шәхси тормышының китеклеген онытырга ярдәм иткәндер. Язмыш бу яктан бәхетен никтер күпсенгән аның. Хәер, тормышка чыккан ул. Ангарскига килү белән яңа гына сугыштан кайткан башкорт егете белән бер-берсен яратышып кавышканнар. Тик... Рәшите салкын окопларда ятып алган чахоткадан мантый алмыйча, вафат булган. Нибары 4 ел яшәп калганнар. Кызганычка каршы, авыру иреннән тапкан сабыйларның да гомере булмый: улы да, кызы да 1 яшь тулар-тулмас ук дөнья куялар.

Күпме кыенлыклар күреп, бер-бер артлы килгән югалту хәсрәтеннән бәгырьләре әрнеп-туралып беткән бичара хатынны әнә шулай кайтып-кайтып сыный язмыш. Бөтен барлыгын, мәхәббәтен биреп тапкан газиз сабыйларын да рәхимсез үлем тартып алгач, Мәрзия үз-үзенә бикләнә. Башка беркайчан да, беркем белән дә бәхетен сынамаска ант итеп, баш-аягы белән эшкә чума. Тик гомере буе беренче һәм соңгы мәхәббәтен – Рәшитен сагынып яшәгән ул. Фоторәсемнәр альбомының иң беренче битендә дә – аның рәсеме. Бу юлы да кадерлесенең саргаеп беткән кечкенә генә сурәтенә бармаклары белән сак кына кагылганда, йөзе яктырып, күзләре нурланып киткәндәй булды.

Бүген ул Чаллыда, туганнан-туган сеңелесе Сәрия гаиләсендә яши. Моннан алты ел элек Ангарскидан үзләренә алып кайтканнар. Хәер, озак еллар дәвамында элемтәне өзмәгән алар. Әнисенең сеңелесе 7 яшьлек кызын – Сәрияне ятим калдырып вафат булганын ишетү белән, авылга кайтып төшә Мәрзия. Баланы үзе белән алып китәргә дип теләк белдерә. Тик әтисе бердәнбер кызын чит-ят җирләргә алып китүгә каршы төшә. Туганнарына Мәрзия гомере буе ярдәм итеп яши, посылка-посылка күчтәнәчләр, кием җибәрә. Сәрия кияүгә чыккач та, үзен дә, балаларын да үсеп җиткәнче киендерә. Елның-елында кунакка йөрешәләр. Еш кына балаларны җәйге каникулларга үзенә чакыра Мәрзия апалары.

Игелек җирдә ятмый. Үз кызы кебек күреп, кайгыртып, якын итеп яшәгән апасын бүген туганнан-туган сеңелесе үзе кадерли. Урын-җире ап-ак, үзе караулы, тәмледән-тәмле ризыклардан, җиләк-җимештән дә өзми аны Сәрия. Тик Мәрзия апасының иң яраткан ризыгы – блокада телеме кадәр генә юка итеп киселгән бодай икмәге икән. Чәй өстәле артына утыргач та, сеңелесеннән шакмаклап киселгән телемгә ак май ягып бирүен сорады ул. Әлеге кадерледән-кадерле ризыкны бирчәеп беткән бармаклары белән сак кына тотып иреннәренә китергәндә, Мәрзия әбинең йөзе ихлас хозурлык, сабыйларча эчкерсез куаныч белән яктырып китте. Бик тә бәхетле иде ул бу мизгелдә... Ни гаҗәп, бер гасырга якын гомер дә оныттырмаган татар кызының йөрәгенә уелып-суелып кергән кичерешләрен, салкын блокада көннәрендә күргәннәрен!

Блокада өзелгәнгә 70 ел тулган бу тарихи көннәрдә Мәрзия Ихсан кызы Шәрәфетдинованы зурлап килгән күпсанлы котлауларга, ихлас теләкләргә без дә кушылабыз. Фашизмны җиңгән каһарманнар сафында тыйнак һәм олы йөрәкле татар кызы булуы барыбыз өчен дә бик зур горурлык. Шушы елның 14 мартында Мәрзия апага 93 яшь тула. Ямьле язлар саулык-сәгадәт тулы якты, җылы көннәр алып килсен сезгә, батыр татар кызы!

Рәзинә Насыйбуллина.

Автор фотосы. 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
В АО «НАСКО» стартовали продажи продуктов КАСКО с телематикой
Приобретение новых продуктов позволит клиентам компании существенно экономить на КАСКО.
15:55 24.11.2017