Кабахәт

12.02.2014 07:46 | Язмаларда - язмыш Печать

Кабахәт

Көннәрнең берсендә гомер буе авыл советында кизү торган бөкре Зәкия Хәлилләр өенә килеп керде. Башында йон шәл, өстендә кара сатиннан тегелгән бишмәт, аягында сучинка – галош кидерелгән ап-ак итекләр. Кунак үзенең дәрәҗәсен белеп кенә зәңгәр төстәге урындыкка утырды да, өй эчен күзәтеп чыкты. Сул якта мич, аның алды чаршау белән бүлеп алынган. Ул азык-төлек әзерләү урыны буларак файдаланыла. Түрдә – башлары дүртпочмаклап ясалган сәке. Уңда, бакча ягына караган тәрәз каршында – өстәл, аның кырыендагы бушлык – төннәрен йоклау урыны. Стенада ата-бабалардан күчеп килә торган көзге, аның кырыенда буявы уңып беткән рам. Аңа нәселнең иң кадерле кешеләренең фоторәсемнәре куелган. Алар арасында автоматын өскә күтәргән кызылармеец Хәлил Садыйков елмая. Аста “Мы дошли до Берлина”, дип язылган. Зәкия тамагын кырып куйды да: “Берлинга җиткән җитүен, тик менә тормышларыгыз җиңелгән нимесләрнеке кебек яхшы түгел икән. Өегез искергән. Мондый бәләкәй йортта ничек яшисез”, – дип ультиматум җиткерде.

– Син, Зәкия, күктән төшкәндәй кыланасың, колхоз ярлы, мал асрарга ни печән, ни ашлыгы юк. Менә шулай тормыш итәбез инде, – дип офтанды Хәлил.

– Яралы фронтовик бит үзең, акча түли торганнардыр әле?

Чаршау артыннан кулына әлүмин табак тоткан Гайнелхәят күренде.

– Гәүдәсе тулы сугыш яралары аның. Әнә, аягын кара син. Көч-хәл белән өстерәп йөри. Плиндә булганнарга орден-медаль. Сугышта ике ай булган Галименә кадәр пенсия түлиләр. Менә безгә бук та юк, – диде ул.

Моң-зарлар дәвам итәр иде. Ләкин Хәлил авырткан җиренә басуларына чыдый алмый:

– Җитте. Исән калуыма шатланам. Әнә, Хаҗиәхмәт, Вилданның кайда үлгәнен дә белмиләр. Үлгәч минем хет каберем билгеле булыр, – дип мич алдына килеп, соңгы араларда аз-маз куллана торган тәмәкесен кабызды. – Кеше кадерен белмиләр бездә... Беләсегез килсә, сугыш кырында күпме ир-егетләр калды, гарипләнде... Командирларын әйтер идем инде...

Исполнитель Зәкия сүз башлаганына үкенеп, аны йомгаклау чарасына күчте:

– Нигә килде дип тә сорамыйсыз. Сине иртәгә военкоматка чакырдылар. Менә повесткасы. Кул куй.

Хәлилнең инде ничә еллар сызлаган йөрәге тагын да чәнчеп киткәндәй булды. Сугышның ачысын-төчесен, газапларын күргән карт солдат буларак, ул үзенең язмышына күнеккән, тормышыннан канәгать иде. Аллага шөкер, ниһаять, балалар урнашты. Мало что ли игътибарсыз калган фронтовиклар? Мөһиме – ул исән. Тик сугыш афәтен искә төшерә дә яралы аягы, тәне генә түгел, бөтен халәте белән дерелдәргә керешә. Ә бит уйлап сугышкан очракта югалтулары да болай ук булмас иде. Аның системасы дөрес түгелдер, системасы.

Район үзәге Тимерлектән 20 километр. Автобусы булмагач, халык бару өчен йә олы юлга попуткага чыга, йә башка чара эзли. Иң кулае, әлбәттә, бензовозга яки сөт илтүче тракторга эләгү. Ярый да бит кешесе күп булмаса!

Хәлил үзе иләгән, үзе теккән кайры тунын киеп, югары очка Кәҗә Василларына бензовоз белешергә китте. Шофер егет өйдә икән. Ул сәгать сигезгә колхоз идарәсе янына төшәргә кушты. Шулай итеп, бару-кайту мәсьәләсен хәл итте кебек. Военкоматка чакыруларына бик нык дулкынланмаса да, бу төн бик акрын узды. Гомер буе йокы урынын үтәгән идән бүген тагын да каты, салкын шикелле тоелды. Моның өстенә, мич артында күкәй өстендә утыручы казның каңгылдап алуы, чикерткәнең көйле генә чырлавы да йокларга комачау итте Хәлилгә.

Димәк, чакырталар... 30 ел көтте ул аны. Җиде тапкыр яраланып та инвалидлыкны танымадылар. Аз-маз пенсиясен бирсәләр ни булган? Аңа 65 яшь. Гомере дә күп калмагандыр... Хәзер инде аңа хөрмәте дә кирәк түгел. Соң инде, соң...

...Хәлил коры елганың уң ягындагы бәләкәй генә урамына йорт җиткереп чыкты. Аннары яшьтәшләре Галим, Мәннан, Камали, Вилдан, Хаҗиәхмәт, Мөнир күчтеләр. Ил буенча күмәкләшү крута башланса да, Тимерлектә ул 1934 елда гына тәмамланды. Тормышларын яңа башлаган яшь гаиләләрдә бирер маллары булмаганга карышып тормадылар, гариза язып, колхозга керделәр. Эшләргә халык саны күп булса да, кызыл балчыклы җир күмәк хуҗалыкны уңыш белән сөендерә алмады. Халык очын-очка ялгап яшәвен дәвам итте. Яшел үлән  түшәлгән елга арты урамына ямь биреп, балалар дөньяга килде. Хәлил, салым хезмәткәрләреннән кача-поса тире иләп, гаиләсенә, күрше-тирәләргә кайры тун, бүрек текте. Бик үк йомшак булмасалар да, кышкы салкыннар өчен менә дигән кием иде алар. Галим яшь карамалардан дуга бөгеп сатты, кәрҗиннәр үрде. Вилдан мич чыгарды. Мәннан белән Камали балта осталары булып җитеште. Бәләкәй генә арткы урам үзенең традицияләре белән яшәде. Мөгезле мал суйганда итле шулпага олысы-кечесе чакырылды. Мунча ягылса, Галимнәргә чиратлашып йөрделәр.

Сугыш башлану урамны ятим итте. Башта Хаҗиәхмәт, Вилдан хәбәрсез югалды. Галим Волхов фронтыннан гарип булып кайтты. Аннан – Мәннан. Хәлилнең гомере озын булган, күрәсең. Мәскәү астындагы мәхшәрдә исән калган пехота полкының дистәләгән солдат-офицеры арасында рядовой Хәлил Садыйков та бар иде. Соңыннан Смоленск, Ржев өчен бәрелешләр. Кирәк чакта атарга пулясы, снаряды булмаса да, халык Сталин өчен танкларга ташланды, амбразураны күкрәге белән каплады. Уйлап эшләнмәгән хәрби операцияләрдә күпме халык кырылды. Хәлил дә бер частьтән икенчесенә күчерелде. Аеруча 1941-42 елларда таркаулык хөкем итте. Ржев янындагы биеклекне алырга боерык алынды. Ни өчендер билгеләнгән вакытта артиллеристлар атмады. Күпме пехотачы һәлак булды. Биеклек яны мәетләр белән тулды. Кич җиткәндә биеклек алынды. Аннан, ялгышып, совет артиллеристлары үзебезнең солдатлар өстенә снарядлар койды. Могҗиза белән Хәлил бу юлы да исән калды. Яраларын аннан-моннан бәйләделәр дә, кабат алгы сызыкка җибәрделәр. Ватан алдындагы бурычын ул тулысынча үтәде. Ә менә Ватан, дөресрәге, төрле чиновниклар башбаштаклыгы белән ни бүләген, ни пенсиясен ала алмады солдат. Германиядән алып кайткан трофейный кием-салымнары да череп юкка чыкты. “Хет тегү машинасы булса да эләктерәсе калган”, – дип офтанды хатыны Гайнелхәят. Менә 30 ел үткәч, исләренә төшкән. Нигә икән?

Хәлилне майор званиесендә кырык яшьләр чамасындагы район хәрби комиссары каршылады. Озын гәүдәле, җирән чәчле.

– Юрий Абрамович Рамазанов булам, – дип таныштырды ул үзе белән. – Сугыш чоры баласы. Каяндыр Белоруссиядән китергәннәр. Балтачта детдомда тәрбияләндем, милләтем белән кемдер, ә менә рухи яктан – татар...

Майор фронтовикка чәй эчертте, тормышы белән кызыксынды.

– Аллага шөкер, әйбәт.

Комиссар Хәлил Садыйковтан артыгын ишетә алмады.

– Гаепсезгә кешеләр рәнҗетелгән. Сугышта да сезгә җиңел булмаган. 30 ел вакыт үтсә дә, яңа вакыйгалар, батырлар исеме ачыла. Менә сезгә дә төрле частьләрдә сугышырга туры килгән. Аларның саннары гына билгеле. Ә кемнәр хезмәт иткәнлеге хакында документлар, төрле сәбәпләр белән, юкка чыккан. Сез хезмәт иткән 192, 85, 65нче частьләрдә яралануларыгызны рәсмиләштерүче документлар юк. Малаегыз соравы буенча тикшерелде. Кайберләрен таптык. Ржев янындагы бәрелештә батырлык күрсәткәнегез өчен сез Кызыл Йолдыз орденына лаек булгансыз. Аннан – “Хәрби батырлык өчен” медаль. Эзләнүләр дәвам итә. Менә Ленинград хәрби медицина архивыннан хат көтәбез...

Хәлил Садыйков тормышның ачысын-төчесен татыган, могҗиза белән исән калган миллионнарның берсе буларак, орден-медаль өчен түгел, үзләренең бәһаләрен ала алмаган совет солдатларын кызганып елап ук җибәрде. Майор фронтовикның иске пиджагына орден һәм медальне такты. Әле бу гына түгел икән. Юбилей уңаеннан санаторийга 22 көнлек юллама да бирелде.

Авылдашлары Хәлил Садыйковның бүләк алуын район гәҗитендәге мәкаләдән укып белделәр. Фронтовик гомерендә беренче тапкыр санаторийга дәваланырга китте.

“Шифалы су” Кама буендагы җиде катлы бинада урнашкан икән. Дәвалау урыннары да биредә. Яхшы ашаталар. Гомумән, җәен урыннар җитмәү сәбәпледер инде, кышкы айларда дәваланучыларның байтагы сугыш, хезмәт ветераннары. Шуңа да карамастан, кичләрен концерт, кино күрсәтәләр. Атнасына өч мәртәбә кызыклы кичәләр үткәрелә. Утларны ярым караңгы итеп куйгач, кемнең ничә яшьтә икәнен белү авыр. Гомергә беренче мәртәбә иреккә чыккандай, кызып-кызып рәхәтләнеп бииләр, яңа танышлар табалар. Хәлилнең күршесе – Мәҗит Хәбибуллин. Озын буйлы, нык гәүдәле фронтовик. Актаныш районыннан. Хәлилдән 7 яшькә кечерәк. Партия, совет системасында эшләгәнгә, бик “ватылмаган”. Сугышның соңгы ике елында Балтыйк буе республикаларын азат итүдә катнашкан. Җиңүне Польшада каршылаган. Орден-медальләре күп. Ул танцыга йөри.

Көннәрнең берендә, бераз нарком аракысын йоткач, Хәлилне дә аска дәштеләр. Ләкин аның ни сәләте, ни теләге юк иде. Ул тәмәке тартучылар янына тышка чыкты. Ветераннар төркем-төркем кызык хәлләр хакында гөрләшә. Процедураларда да сигез медаль такканы русча-татарча нидер сөйли. Ә-ә-ә, сугыш хәлләре турында түгел икән, хатын-кызлар хакында.

Карт-коры:

– Не может быть, булмас. Арттырасың, – дип шик белдерә.

Ә тегесе:

– Что мне, фронтовику не веришь, – дигәч кенә халык бераз тынычлангандай булды.

Ветеран тагын да кәперәер иде, әмма башына кара түбәтәй кигән бабай, үзе болай диндарга охшаган:

– Ә бит хатын-кызны мәсхәрәләү зур гөнаһ санала. Ярамый болай, ярамый. Күп белгәч, әйт әле, кайларда хезмәт иттең, сугыштың? Тормыш хәлләрең ничек? – дип сөйләшүне бүлде.

Боз күзләре борын төбенә үк терәлеп торган “ветеран” таптанып торды-торды да:

– Булды инде шунда. Күрдек,  бабай, күрдек авырлыкларны, – дияргә көч тапты.

Әкренләп кенә аның яныннан кешеләр таралышты.

Иртәгәсен шактый гына төшереп алган “ветеран” бу юлы икенче темага күчкән иде.

Хәлил аңа игътибар да итмәс иде. Өзек-өзек кенә үзбәк, казах, чучмек дигән сүзләр ишетелгәч, төркем янына килеп, тыңлый башлады. “Герой” аякларын ян-якка аерып, ата каз кебек биеп тора. Аннан терсәге белән штанын күтәргәндәй хәрәкәтләр ясый. Күзләре карак кешенеке кебек уйный. Черек тешләре аша төкереген чирттереп ала.

– Авызын япкыры, көне буе эшсез яттым да, башка бер фикер килде. Авылда бит иясез карт кызлар, тол хатыннар море. Үземә әйтәм, аларны җыеп алырга да, үзбәк якларына илтеп сатарга... Ну юл расходын капларлык калым аласы инде. Шылай итеп, бер партияне туплап, Шынталы станциясеннән алып киттем Ташкент якларына. Поезд туктаган саен чуркаларга әйтәм, хатын кирәкме? Алалар, брат. Шылай итеп, азмы-күпме акчалы булдым. Ир күрергә тилмереп яткан кыз-хатыннар рәхәткә чыкты...

Арча якларыннан килгән буйдак егет:

– Бы-булмаганны сө-сөйләмә. Татар кызлары киттеләр ди кара ке-кешеләргә. Алдагансыңдыр а-аларны, – дип икеләнә.

– Ну... Аңа бит печән ашатып булмый, туган икән, кияүгә чыгарга, бала табарга тиеш. Татары булмагач, ни эшләсеннәр алар.

– Э-эзләгән ке-кешегә ир бе-беткәнмени. Мә-мә-мәсәлән, мин кемнән ким?

– Бир адресыңны, китерәм үзеңә мишәр кызларын. Целый взвод.

Хәлил бүтән тыңламады. Хәер, “ветеран”ны тыңларга хәле дә юк иде. Аның иң авырткан җиренә тиде ул. Кызы Санияне дә үзбәккә алып китеп сатучы шушы бәндә түгел микән?

Хәлил бүлмәсенә кереп тәһарәт алды да, догалар укып, йокларга ятты. Бисмилләхир-рахмәнир-рахим, күль әгүзе бираббиль фәлакъ...

Ләкин күктәге фәрештәләр дә тынычландыра алмады аны. Саниясе белән булган хәлләрне искә төшерде.

Хәлил 65 яше белән бара. Яшәсен яшәгән, күрәсен күргән дигәндәй. Аллага шөкер, мир алдына оятлы калмады. Балалар да үсеп һәркайсы тормыш кордылар. Бай яшәмәсләр дә ач торганнары юк. Йорт, каралты-куралары да күршеләреннекеннән ким түгел. Яңа елда туган беренче балалары Сания генә Урта Азиягә ниндидер мишәр кешесенә ияреп китеп йөрәккә яра салды. Соңыннан бу адәм актыклары аны көчләп кияүгә биргән булып чыкты. Бушка түгел, әлбәттә. Кияү кешесенең калымы бәрабәренә. Авылда тол хатыннарның күп булуы да буйга җиткән кызларга кияүгә чыгу мәсьәләсен кыенлаштырды. Тимерледән генә дә сугышка 500гә якын ир-егет китте бит. Кайтучылар бик аз булды. Элек иң ямьсез саналган, хатын-кызлар санга сукмаган аксак-туксакларның да дәрәҗәсе үсте. Алары да сайлана-сайлана иң асыл кызларга өйләнде. Ия чыкмаганнар кайсы-кая китеп тормышлы булу ягын карады.

Сания җәһәннәм тишегендәге үзбәк кышлагында яшәвен, иренең Кәрим исемле булуын әйтеп хатлар язгалады. “Монда бик эссе,су юк. Көне-төне эш, гадәтләре дә бездәгечә түгел. Пычраклар... Үзем дә татарлыгымны югалта барам ахыры”, – дип яшь түкте. Хатының кайбер урыннары яшь эзеннән танып булмаслык хәлгә килә иде. Саниянең хатларын укый-укый әнисе дә елады. Сугыш авырлыкларын кичкән Хәлимгә дә ансат түгел иде. “Яшь көенә нигә җибәрдем. Дурааак...”, – дип үзен сүккәли иде. Вакыт узгач тора-тора ияләнер әле дип тә үзен юаткалады. Күрше авылда булса карар иде, ярдәм итәр иде. Монда ни барып, ни күреп булмый үзен. Саниянең тора-бара хатлары да сирәгәйде. “Мамык җыябыз, куллар чебиләнеп бетте, өстәвенә йорт эшләре... Кызыбыз туды. Халимә дип атадык”... Тагын бер едан Камил дөньяга килде...

Үз илендә бәхетле булмагач, чит җирләрдә булмый да булмый инде ул. Саман кирпеченнән йорт җиткереп аерым яши башлагач матур татар хатынына тагын бер бәла килде. Ире Кәрим көтмәгәндә үлеп китте. Мондагы закон буенча абыйсының хатынына энесе өйләнергә тиеш икән. Сания акылга сай Мәҗиткә хатын булуны күз алдына да китерә алмады. “Әти-әни, минем түзәр хәл юк, үземә кул салыр идем балаларны кызганма. Килеп алсагыз иде...”

Балтыйк илләрен гизгән фронтовик Тимерлектән Үзбәк якларына чыгып китте. 10 көн дигәндә килеп төште ул Сания яши торган җиргә. Туган авылында әле кар булса монда инде яз. Тирә-як ямь-яшел, җимеш агачлары шау чәчәктә. Табигатьнең матурлыгы шулай булса да халык начар яши икән. Авыр хезмәттән һәм хәсрәттән ябыгып, кибеп беткән Санияне күргәч тә әти кешенең күзләреннән яшь тәгәрәде.

–            Гафу итә күр, кызым. Ник җибәрдек сине бирегә. Бетмәс иде әле ире дә. Кайтабыз Алла боерса. Сыйдырырбыз.

Кода-кодагыйлар инде үзбәккә әйләнгән Санияне елый-елый озатып калдылар. Кәримнәре исән булса яшәр иде дә бит. Үлеп харап булды. Кайтулары Свердловск аша иде. Аннан Уфа, Казан. Сания тормыш авырлыгыннан вагонга керүгә йокларга ятты. Халимә белән Камилне карау Хәлил җилкәсенә төште.

Беренче оныклары булгач үзбәк балаларын тәм-том, ашау-эчүдән тыймады. Поезд озаграк торган станцияләрдә кием-салым да алгалады, үзбәк бишмәтләре безнең якларда сәер күренер бит.

Вагоннары общий иде. Кергән-чыккан кешеләрнең исәбе-хисабы булмады. Свердловскийдан соң үзбәк, казах халкын башкорты, татары алмаштырды. Уфага кадәр баручы урта буйлы, табак битле башкорт күрше генә бүлектә иде. Исеме Мидхәт икән. Белгече буенча врач ди. Ул балаларны ничектер үз итте бугай. Ни татарча, ни русча белмәгән Халимә белән Камилне ипи, су кебек сүзләрне өйрәтеп карады. Ләкин сабыйлар барыбер үзбәкчә сукаладылар.

Мидхәт яңа тормыш кору исәбе белән үзләренең башкаласы Өфедә төшеп калды. Чит иләрдә йөреп инде үзбәк гореф-гадәтләренә күнеккән Саниягә туган үскән җирдәге тормышка яңадан кереп китергә авырга туры килде. Ничек кенә булмасын аңа монда бары да таныш. Таянырга әти-әнисе, сеңлесе, энесе бар. Халимә белән Камилне дә аякка бастырыр. Саниянең белеме 7 класс кына булгач җиңел эш тәтемәде. Мәктәпкә техничка булып урнашты. Олы мәйданлы бүлмәләрне юасың, утын ягып мичен ягасың, моның өстенә дежур тору һ.б.

Ике бала анасы 30 яшьлек Саниянең хатын-кыз буларак чәчәк аткан чагы. Ягымлы, сөеп-сөелә торган вакыты иде. Табигать үзенекен итте. Ир назы таләп итте. Ләкин ни эшлисең, хисләрен йөгәнләп яшисе генә, картлыкны көтәсе генә кала.Поезда очраткан Мидхәтне еш кына исенә төшергәләде ул. Белеп булмый, бәлки килеп чыкмасмы үзе.

Октябрәнең пычрак, салкын көнендә, чыннан да, килеп чыкты ул башкорткешесе. Хәлил аны туганы кебек кабул итте. Аракы, аннан бал эчкәч кунакның кылларын таркалап карады. Рус, немец, татар, башкорт сүзләреннән карт шуны аңлады – институтны тәмамлагач инде күп җирләрдә эшләргә өлгергән, ике тапкыр өйләнгән, аерылган. Салырга да ярата икән. Өендә дә яңа тормыш килеп чыкмаган. Менә бирегә килгән. Бәлки тормыш монда елмаер. Инде эшне дә белешеп Саба районының участок бүлнисендә рентгенолог булып эшләячәк икән. Торыр урын да бирәчәкләр. Тулы бәхет өчен гаилә кирәк ди. Сания бу рольгә суйган да каплаган икән. Мидхәт ике баланы да сыйдырырга әзер.

Хәлил карт салкын баштан тегесен дә уйлады, монысын да. Әмма беренче булып Саниянең үзеннән җавап көтте.

–            Әти минем инде акбүзатым атланган. Солтаннарны көтеп ята алмыйм. Язмыш шулайдыр, балаларга да ата кирәк. Бәлки рәтләнеп китәр. Булмый икән сез бит минем янда, таянырга туганнар бар, – диде.

 

Хәлим үзе генә никах укып Санияне ике баласы белән трактор яллап 60 км ераклыктагы –Сурышка җибәрде. Көне-төне үзбәк якларыннан михнәт күреп кайткан Сания һәм аның балалары исәнлегенә дога кылды, хәер бирде.

 

***

 

Нәсих туганда ук чирле булып дөньяга аваз салды. Башта аякка баса алмый интекте. 3 яшькә кадәр тезләре белән шуышып йөрде. Аннан әкренләп талпына-талпына аягына басты. Беренче класска укырга барганда гәүдәгә бәләкәй булса да күтенә “без кадагандай” бик хәрәкәтчел иде. Укырга сәләтсезлеген кыяфәтләре белән таш астыннан чыккан үҗәтлеге, кансызлыгы белән тигезләде. Кошлар оясын туздыру, эт-мәчеләрне җәзалау, тагын әллә нинди этлекләрдән тайшынмады ул. 7 классларда аңа көнчелек, үч тоту кебек сыйфатлар да өстәлде. Район газетасына кемнең печән, утын алып кайтканы хакында хәбәрләр бастырды. Кыйнап та карадылар үзен, тик файдасыз. Кәкре Карамалы авыл халкы аңа “Кабәхәт” дигән кушамат такты. Үсеп егет булгач та ни йөзе ни гәүдәсе үзгәрмәде. Кабәхәт Кызыл Армия сафларыннан үзгәреп кайтты. Күкрәге тулы сатып алынган значоклардан кала аның тагын бер шатлыгы бар иде. Аны Комсомолга кабул иткәннәр. Шушы билет белән кабәхәт райвоенкоматка ат караучы булып урнашты. Штатка керде. Сугыш башлангач фронтка китүчеләрне Казанга озата йөрде. Мескен әбиләрдән, яшь хатыннардан яхшы җиргә урнаштырам дип акчасын, каз үрдәген алудан да тайчынмады. Шушы гадәтләре өчен 1944 елның март аенда поездан да ыргыттылар үзен. Тик ул үзгәрмәде. Ләкин Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен медале алуга иреште. Аңа юбилей медальләре өстәлә торды. Еллар үтә-үтә 1950 елның “сугыш ветераны”н эштән азат иттеләр. Шикаятьләр яза-яза инвалидлык та алуга иреште. Монысын инде “эш вазыйфаларын үтәгәндәге халәкәткә очрау” нтиҗәсе итеп бәяләделәр. Ни Алладан, ни мулладан курыкмый, матур дөньяны пычратып яшәде кабәхәт. Кайчан да булса эшләгәннәре өчен мир алдында, Ходай каршында җавап бирәчәген әле аңламады ул.

Хәлил үзенең кызын алдап үзбәккә сатучының йөзенә төкерермен дип йөрсә дә түзде, вакланырга теләмәде. Ничек килде шулай кайтып та китте.

Кабәхәтнең гомере исә шушында тәмамланды. Аны исә йөзтүбән яткан килеш ташлар арасыннан таптылар. Милиция хезмәткәрләре “Исерек килеш егылып үлгән”, дигән нәтиҗә чыгардылар. Үлгәндә дә кешечә үлмәде дип сөйләде Кәкре Карамалы авыл халкы. Тора-бара туганнары да онытты үзен.

... Хәлил 65 яше белән бара. Яшәсен яшәгән, күрәсен күргән дигәндәй. Аллага шөкер, мир алдында намусы чиста. Балалар да үсеп һәркайсы тормыш кордылар. Бай яшәмәсләр дә ач торганнары юк. Йорт, каралты-куралары да күршеләрнекеннән ким түгел. Беренче балалары Сания генә, Урта Азиягә ниндидер мишәр кешесенә ияреп китеп йөрәккә яра салды. Соңыннан бу адәм актыклары аны көчләп кияүгә биргән булып чыкты. Бушка түгел, әлбәттә. Кияү кешесенең калымы бәрабәренә. Авылда тол хатыннарның күп булуы, буйга җиткән кызларга кияүгә чыгу мәсьәләсен кыенлаштырды. Тимерледән генә дә сугышка 500гә якын ир-егет китте бит. Кайтучылар бик аз булды. Элек иң ямьсез саналган, хатын-кызлар санга сукмаган аксак-туксакларның да дәрәҗәсе үсте. Алары да сайлана-сайлана иң асыл кызларга өйләнде. Ия чыкмаганнар кайсы-кая китеп тормышлы булу ягын карады.

Сания җәһәннәм тишегендәге үзбәк кышлагында яшәвен, иренең Кәрим исемле булуын әйтеп хатлар язгалады. “Монда бик эссе,су юк. Көне-төне эш, гадәтләре дә бездәгечә түгел. Пычраклар... Үзем дә татарлыгымны югалта барам ахыры”, – дип яшь түкте. Хатының кайбер урыннары яшь эзеннән танып булмаслык хәлгә килә иде. Саниянең хатларын укый-укый әнисе дә елады. Сугыш авырлыкларын кичкән Хәлимгә дә ансат түгел иде. “Яшь көенә нигә җибәрдем. Дурааак...”, – дип үзен сүккәли иде. Вакыт узгач тора-тора ияләнер әле дип үзен юаткалады. Күрше авылда булса карар иде, ярдәм итәр иде. Монда ни барып, ни күреп булмый үзен. Саниянең тора-бара хатлары да сирәгәйде. “Мамык җыябыз, куллар чебиләнеп бетте, өстәвенә йорт эшләре... Кызыбыз туды. Халимә дип атадык”... Тагын бер едан Камил дөньяга килде...

Үз илендә бәхетле булмагач, чит җирләрдә булмый да булмый инде ул. Саман кирпеченнән йорт җиткереп аерым яши башлагач матур татар хатынына тагын бер бәла килде. Ире Кәрим көтмәгәндә үлеп китте. Мондагы закон буенча абыйсының тол хатынына энесе өйләнергә тиеш икән. Сания акылга сай Мәҗиткә хатын булуны күз алдына да китерә алмады. “Әти-әни, минем түзәр хәл юк, үземә кул салыр идем балаларны кызганам. Килеп алсагыз иде...”

Балтыйк илләрен гизгән фронтовик Тимерлектән Үзбәк якларына чыгып китте. 10 көн дигәндә килеп төште ул Сания яши торган җиргә. Туган авылында әле кар булса монда инде яз. Тирә-як ямь-яшел, җимеш агачлары шау чәчәктә. Табигатьнең матурлыгы шулай булса да халык начар яши. Авыр хезмәттән һәм хәсрәттән ябыгып, кибеп беткән Санияне күргәч тә әти кешенең күзләреннән яшь тәгәрәде.

–            Гафу итә күр, кызым. Ник җибәрдек сине бирегә. Бетмәс иде әле ире дә. Кайтабыз Алла боерса. Сыйдырырбыз...

Кода-кодагыйлар инде үзбәккә әйләнгән Санияне елый-елый озатып калдылар. Кәримнәре исән булса яшәр иде дә бит. Үлеп харап булды. Кайтулары Свердловск аша иде. Аннан Уфа, Казан. Сания  вагонга керүгә йокларга ятты. Халимә белән Камилне карау Хәлил җилкәсенә төште.

Беренче оныклары булгач үзбәк балаларын тәм-том, ашау-эчүдән тыймады. Поезд озаграк торган станцияләрдә кием-салым да алгалады, үзбәк бишмәтләре безнең якларда сәер күренер бит.

Вагоннары общий иде. Кергән-чыккан кешеләрнең исәбе-хисабы булмады. Свердловскийдан соң үзбәк, казах халкын башкорты, татары алмаштырды. Уфага кадәр баручы урта буйлы, табак битле башкорт күрше генә бүлектә иде. Исеме Мидхәт икән. Белгече буенча врач ди. Ул балаларны ничектер үз итте бугай. Ни татарча, ни русча белмәгән Халимә белән Камилне ипи, су кебек сүзләрне өйрәтеп карады. Ләкин сабыйлар барыбер үзбәкчә сукаладылар.

Мидхәт яңа тормыш кору исәбе белән үзләренең башкаласы Өфедә төшеп калды. Чит иләрдә йөреп инде үзбәк гореф-гадәтләренә күнеккән Саниягә туган үскән җирдәге тормышка яңадан кереп китергә авырга туры килде. Ничек кенә булмасын аңа монда бары да таныш. Таянырга әти-әнисе, сеңлесе, энесе бар. Халимә белән Камилне дә аякка бастырыр.

Саниянең белеме 7 класс кына булгач җиңел эш тәтемәде. Мәктәпкә техничка булып урнашты. Олы мәйданлы бүлмәләрне юасың, утын ягып мичен ягасың, моның өстенә дежур тору һ.б. Акчасы да болай ярысы гына.

Ике бала анасы 30 яшьлек Саниянең, хатын-кыз буларак, чәчәк аткан чагы. Ягымлы, сөеп-сөелә торган вакыты иде. Табигать үзенекен итте. Ир назы таләп итте. Ләкин ни эшлисең, хисләрен йөгәнләп яшисе генә, картлыкны көтәсе генә кала.Поезда очраткан Мидхәтне еш кына исенә төшергәләде ул. Белеп булмый, бәлки килеп чыкмасмы үзе.

Октябрьнең пычрак, салкын көнендә, чыннан да, килеп чыкты ул башкорт кешесе. Хәлил аны туганы кебек кабул итте. Аракы, аннан бал эчкәч кунакның кылларын тарткалап карады. Рус, немец, татар, башкорт сүзләреннән карт шуны аңлады – институтны тәмамлагач инде күп җирләрдә эшләргә өлгергән, ике тапкыр өйләнгән, аерылган. Салырга да ярата икән. Өфедә дә яңа тормыш килеп чыкмаган. Менә бирегә килгән. Бәлки бәхет монда елмаер. Инде эш урынын да белешеп килгән. Саба районының участок бүлнисендә рентгенолог булып эшләячәк икән. Торыр урын да бирәчәкләр. Тулы бәхет өчен гаилә кирәк ди. Сания бу рольгә суйган да каплаган икән. Мидхәт ике баланы да сыйдырырга әзер.

Хәлил карт салкын баштан тегесен дә уйлады, монысын да. Әмма беренче булып Саниянең үзеннән җавап көтте.

–            Әти минем инде акбүзатым атланган. Солтаннарны көтеп ята алмыйм. Язмыш шулайдыр, балаларга да ата кирәк. Бәлки рәтләнеп китәр. Булмый икән, сез бит минем янда, таянырга туганнар бар, – диде ул.

 

Хәлил үзе генә никах укып, Санияне ике баласы белән трактор яллап 60 км ераклыктагы Саурышка җибәрде. Көне-төне үзбәк якларыннан михнәт күреп кайткан Сания һәм аның балалары исәнлегенә дога кылды, хәер бирде.

 

***

 

Нәсих туганда ук чирле булып дөньяга аваз салды. Башта аякка баса алмый интекте. 3 яшькә кадәр тезләре белән шуышып йөрде. Аннан әкренләп талпына-талпына аягына басты. Беренче класска укырга барганда гәүдәгә бәләкәй булса да күтенә “без кадагандай” бик хәрәкәтчел иде. Укырга сәләтсезлеген кыяфәтләре белән таш астыннан чыккан үҗәтлеге, кансызлыгы белән тигезләде. Кошлар оясын туздыру, эт-мәчеләрне җәзалау, тагын әллә нинди этлекләрдән тайчынмады ул. 7 классларда аңа көнчелек, үч тоту кебек сыйфатлар да өстәлде. Район газетасына кемнең печән, утын алып кайтканы хакында хәбәрләр бастырды. Кыйнап та карадылар үзен, тик файдасыз. Кәкре Карамалы авыл халкы аңа “Кабәхәт” дигән кушамат такты. Үсеп егет булгач та ни йөзе ни гәүдәсе үзгәрмәде. Кабәхәт Кызыл Армия сафларыннан да үзгәреп кайтмады. Күкрәге тулы сатып алынган значоклардан кала аның тагын бер шатлыгы бар иде. Аны Комсомолга кабул иткәннәр. Шушы билет белән кабәхәт райвоенкоматка ат караучы булып урнашты. Штатка керде. Комиссариат хезмәткәрләре фронтка китү ягын карасалар да Нәсих төрле сәбәпләр белән “авыруга” әйләнде. Аннан инде кеше булмагач фронтка китүчеләрне Казанга озата йөрде. Мескен әбиләрдән, яшь хатыннардан яхшы җиргә урнаштырам дип акчасын, каз-үрдәген алудан да тайчынмады. Шушы гадәтләре өчен 1944 елның март аенда поездан да ыргыттылар үзен. Тик ул үзгәрмәде. Ләкин Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен медале алуга иреште. Аннан башкалары өстәлә торды. 1950 елны “сугыш ветераны”н эштән азат иттеләр. Шикаятьләр яза-яза инвалидлык та алуга иреште. Монысын инде “эш вазыйфаларын үтәгәндәге халәкәткә очрау” нтиҗәсе итеп бәяләделәр. Ни Алладан, ни мулладан курыкмый, матур дөньяны пычратып яшәде кабәхәт. Кайчан да булса эшләгәннәре өчен мир алдында, Ходай каршында җавап бирәчәген әле аңламады ул.

... Хәлил үзенең кызын алдап үзбәккә сатучының йөзенә төкерермен дип йөрсә дә түзде, вакланырга теләмәде. Ничек килде шулай кайтып та китте.

Иртә дә түгел, соң да түгел, бары да үз вакытында эшләнә дип, белми әйтмәгәннәр. Кешеләрнең моң-зары, күз яшьләре барыбер тотты аны. Кабәхәтнең гомере шушында санаторийда тәмамланды. Аны исә йөзтүбән яткан килеш ташлар арасыннан таптылар. Милиция хезмәткәрләре “Исерек килеш егылып үлгән”, дигән нәтиҗә чыгарды. Аллаһы Тәгалә бу кабәхәткә үзенә лаек үлемне бирде. Кешечә дә үләлмәде дип сөйләде авыл халкы. Тора-бара туганнары да онытты үзен.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017