Сугыш язган язмыш

08.04.2014 07:53 | Язмаларда - язмыш Печать

Сугыш язган язмыш

Бу матур парны Бөек Җиңү кавыштырган дисәк, һич ялгыш булмас. Яһүд кызы Йоха Рутковская белән татар егете Шакир Шәрипов сугыш беткән елны Тукай районының Иске Абдул авылында очрашканнар. Һәм шуннан соң 67 ел инде гел бергә, тигез мәхәббәттә гомер кичерәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, 9 оныклары һәм шуның кадәр үк оныкчыклары бар. Ике ел элек Чаллыга күчеп килгәннәр. 95 яшьлек Йоха әби белән 93 яшьлек Шакир бабай бүген үзләре кадерләп үстергән балаларының игелеген, кадер-хөрмәтен күреп яшиләр.

Йоха әби култык таяклары ярдәмендә сак кына хәрәкәтләнеп, залга юнәлә. Күренеп тора: һәр адымы аңа авырлык белән бирелә, ләкин бирешергә исәбе юк. Булышмакчы булып, янына килеп баскан Шакир бабайның кулларын йомшак кына этеп: “Юк, кирәкми, үзем барам”, – ди ул. Алай да бабай китәргә ашыкмый, кадерлесенә көч биреп, янәшәсеннән атлый. Ниһаять, алар чөкердәшә-чөкердәшә залга чыгалар. Бабай карчыгын иңнәреннән кочып, йомшак кәнәфигә утырта. Шул матур мизгелне тотып алу нияте белән мин аларны истәлеккә фоторәсемгә төшерәм. Җор телле Йоха әби шунда да шаяртырга җай таба.

– Нәрсә куркып кына кочасың, яратканыңны күрсеннәр, ике куллап коч мине! – ди. Үзе рәхәтләнеп кеткелди. Бабай да аптырап тормый, көлә-көлә карчыгын кысып кочаклый.

– Кайчан таныштыгыз? – дигән сорауга Шакир бабай ярым шаяртып, – Кем хәтерли инде аны, бик озак гомер яшибез бит, – диде.

Сөйләшүгә төпчек кызлары Лилия кушыла.

– Безнең әти белән әни гомерләре буе шулай уйнап-көлеп, һәр нәрсәгә юмор аша карап яшәделәр. Кайчан да булса күңел төшенкелегенә бирелгәннәрен хәтерләмим, – ди.

– Озын гомерле булуларының сере дә, бәлки, шундадыр? – дигән соравыма Йоха әби үзе шундый матур итеп, саф татарча җавап бирә.

– Һәр туган таңыбызны яхшылыкка, яктылыкка һәм бәхеткә юрап каршы алдык. Игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә, йөрәгебездәге мәхәббәт хисләрен түкми-чәчми кешеләргә өләшергә тырыштык. Балаларыбызны да шулай үстердек. Аллаһыга шөкер, шуңа күрә кадерле безнең картлык, – ди ул картына ягымлы караш ташлап.

Сугыш вакытында Йоха Зелековна Соня апасы белән бергә Иске Абдул авылына эвакуацияләнә.

– Танышуыгыз ничегрәк булды соң? – дигән сорауга, икесе дә елмаеп хатирәләргә бирелә. Бу юлы да Йоха әби алданрак өлгерә.

– Бер күрүдә гашыйк булдым мин Шакирга. Күзләре шундый матур, зур иде, – ди.

– Йоханың гүзәллеге өстенә, саф күңелле, эчкерсез булуы әсир итте мине. Аны яратмау мөмкин түгел иде, – дип истәлекләр йомгагын сүтә Шакир бабай. – Ә мин Иске Абдулга 1945 елның башында авыр контузия алып кайттым.

Кызганычка каршы, Берлинга барып җитә алмадым. Фашист илбасарларына каршы Рокоссовский җитәкчелегендәге икенче Белоруссия фронтында, 30нчы укчы полкы составында сугыштым. “Максим” пулеметы белән нинди генә аяусыз бәрелешләрдә булмадык!

– Сугышка кадәр без гаиләбез белән Калуга өлкәсендәге Торопец шәһәрендә яшәдек, – дип, теләр-теләмәс кенә авыр истәлекләренә бирелә Йоха әби. Күзләренә мөлдерәп яшь тула. – Фашистлар без яшәгән йортны бензин сибеп яндырдылар. Әти белән әнине тереләй чокырга күмделәр.

 

 

Мәңге онытасым юк ул җан өшеткеч хәлләрне! Ул вакытта ике абыем да – Хаим белән Исроп фронтта иде, сугыш кырларында мәңгегә ятып калдылар. Апамнан башка беркемем дә юк иде...

Йоха әбинең язмышы мине тетрәндерде. 1936 елда туган шәһәреннән китмәгән булса, исән калыр иде микән! Нәкъ шул елны Ленинградтагы фармацевтика институтына укырга керә ул. 1940 елда провизор һөнәре алган дипломлы белгечне Воронеждагы суд-медицина экспертизасына җибәрәләр. Ләкин сугыш бөтен уй-планнарны җимерә...

Шакир бабай белән Йоха әби сугыштан соңгы авыр чорны да искә алдылар. Ул елларда Шакир Шәриф улы хатын-кызлардан торган тракторчылар бригадасы белән җитәкчелек итә. Бөтен авыл кызлары карап торган иң уңган егетләрнең берсе була. Йоха ул вакытта ындыр табагында эшли. Еш кына сельпода бухгалтер булып эшләгән апасы янына керә. Бер керүдә Шакир белән күзгә-күз очрашалар. Озак та үтми, чибәр яһүд кызын туйлап өйләренә алып кайта Иске Абдул егете.

Сугыштан соңгы ачлык, ялангачлык турында бүген дә тыныч кына сөйли алмый алар.

– Алабутаны җыеп-киптереп, ничек итеп аннан кабартма пешергәннәрне, җәйләрен чокыр-чакырлардан җыйган кычытканны турап аш өлгерткән чакларны онытырлык кына мени! Ә колхоз басуыннан черек бәрәңге алып кайткан көннәрдә өйдә чын бәйрәм була торган иде”, – диләр.

Озак та үтми, Шакир Шәриповның тракторчылар бригадасын күрше Торнаташ авылына күчерәләр. Шунда 1946 елның 1 апрелендә Йоха белән Шакирның көтеп алган кызлары туа. Киңәш иткәннән соң матур яһүд исеме – Сара дип кушалар. Хәер, татар авылы аны бик тиз үз җаена Бибисара дип үзгәртә. Икенче балалары 4 елдан соң гына, ләкин төгәл графиктан тайпылмыйча – бу юлы да 1 апрель көнне туа. Аңа яһүдичә Рафаил дип кушсалар да, халык җайлап кына Рафаэльгә үзгәртә.

1954 елда Шакировларның тагын бер уллары Рөстәм һәм 1961 елда кечкенә Лилия туа. Төпчеген тапканда, Йохага 44 яшь тула.

–  Без шулкадәр тату, матур яшәдек. Әти белән әнинең ниндидер сәбәп белән сүзгә килгәннәрен, ачуланышканнарын хәтерләмим, – дип искә ала уртанчы уллары Рөстәм.

– Алар иртә таңнан эшкә чыгып китәрләр, кичке караңгыда гына кайтып керерләр иде. Әтиебез озак еллар ферма мөдире булып эшләде. Әни дә колхоз эшеннән кайтып кермәде. Ә безнең һәркайсыбызга өйдә, бакчада, сарайда кемнең, нинди эш башкарасы төгәл бүленгән иде. Әтиләр эштән кайтуга, ялт итеп барысын да эшләп куя торган идек.

– 1953 елда гаиләбез белән район үзәге урнашкан Теләнче Тамак авылына күчеп килдек. Мин суыту җайланмалары машинисты булып май заводына урнаштым. Ә Йоха анда, ниһаять, үз белгечлеге буенча 25 ел аптека мөдире булып эшләде, – ди Шакир бабай.

– Әниебезнең эше бик җаваплы иде. Дарулар белән бөтен районны тәэмин итү өстенә, үзәк район хастаханәсе өчен катлаулы эремәләр дә ясады ул. Алары хирургия операцияләре өчен кулланыла иде, – дип, хатирәләрен дәвам итә Рөстәм. – Әнинең аптекасы Чаллы аптека идарәсенә караган учреждениеләр арасында һәрвакыт иң алдынгылардан булды. Бөтен яшьләрне аның янына стажировка үтәргә җибәрә торганнар иде.

Еллар үтә. Шәриповлар иркен матур йорт салып керәләр. Бакчада җиләк-җимеш үстерәләр, мал да асрыйлар. Авылдагы иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе була алар.

– Үземне белә-белгәннән безнең йорттан гел кеше өзелмәде. Киңәшкә дип укытучысы да, табибы да, инженеры да килә иде, – дип елмаеп сүзгә кушыла Лилия. – Әни еш кына өстәлгә яһүд халык кухнясындагы ризыкларны әзерли иде. Гадәттә ул телеңне йотарлык тәмле дерелдек (холодец), салкын яшелчә ашы (окрошка), корица салып пешерелгән күмәч була торган иде.

– Минем хәтеремә шулай ук әтиләрнең 60-70нче елларда Ленинградка Соня апа янына кунакка йөргәннәре кереп калган. Чөнки аннан күчтәнәчкә бу якларда күрмәгән-ишетмәгән апельсиннар алып кайта торганнар иде. Әниебез әлеге хуш исле җимешләрдән танышларына һәм үзе дару ясый торган авыруларга да авыз иттерә иде, – ди Рөстәм, бәхетле балачак мизгелләрен искә алып.

Шәриповларның балалары һәрвакыт башкалардан гыйлемлелеге, зирәклеге белән аерылып тора. Төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Сара кечкенәдән балалар белән уйнарга ярата, шуңа күрә тәрбиячегә укый. Озак еллар Әлмәттә балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыга. Рафаил дистә елдан артык Түбән Кама сөт комбинаты директор урынбасары булып эшләгән. Соңгы елларда үз эшен ачып җибәргән. Рөстәм Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң Чаллыга кайткан. Үз һөнәре буенча хезмәт куя. Төпчекләре Лилия дә Чаллыга, әниләре янына елышкан. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Бу интернациональ гаиләнең гаҗәеп матур тарихын бүген Шакир бабай белән Йоха әбинең балалары һәм оныклары лаеклы дәвам итә. Сара рус егетенә кияүгә чыккан. Рөстәм белән Рафаил, шулай ук төпчекләре Лилия пар канатларын татар гаиләләреннән сайлаганнар. Рөстәм ярымшаяртып үзен “татар еврее” дип атый. Лилиянең кызы Альбина да “мин үземдә яһүд каны акканын тоеп яшим”, ди, үзенең чыгышы белән горурланып.

Безнең очрашу Йоха әбинең бик матур итеп шигырь укуы белән тәмамланды. Чын мәгънәсендә бәхетле кеше генә 95 яшендә шундый зур хиссият, дулкынлану белән шигырь укый ала торгандыр. Соклану һәм ак көнләшү хисләре белән саубуллашам. Бер-берсенә булган мәхәббәт хисләрен саф килеш гомер кышына алып килгән бу алтын парга 100гәчә яшәүләрен телик.

Наталья Вяткина, (“Наш дом – Татарстан” журналы). Рәзинә Насыйбуллина тәрҗемәсе.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
В АО «НАСКО» стартовали продажи продуктов КАСКО с телематикой
Приобретение новых продуктов позволит клиентам компании существенно экономить на КАСКО.
15:55 24.11.2017